Бу Русия президентының күрше илне бәяләгән иң яраткан сүзе. Кабатлавына караганда, ул аны үзе уйлап чыгарган кебек һәм ул аңа чиксез ышана. Украинага һөҗүмне дә ул бу илне "денацификация" кирәклеге белән аңлатты. Аныңча, хәзерге Украина җитәкчелеге "неонацистлар"дан тора, алар "ДНР" белән "ЛНР" халкына карата геноцид үткәрүдә гаепләнә.
2019 елда Украина үзенең президенты итеп Владимир Зеленскийнысайлады, әмма аның сайлау алды програмында бер генә дә милләтчел яки нацистик шигар булмады. Ул, киресенчә, бар халыкны дин, милләт, телгә карамастан берләшергә, Украинаны яратырга өндәде. Сайлауның тагын бер нәтиҗәсе: Донбасстагы низагны көч белән хәл итәргә теләгән "Олег Ляшкорадикаль фиркасе" 2019 елгы парламент сайлавында 4,01% тавыш кына җыя алды һәм парламентка үтмәде. Русия гел тәнкыйтьләп килгән "Правый сектор" катнашындагы радикал "Свобода" фиркасе, гомумән, 2,23% тавыш кына җыйды. Бу саннар Украина халкында үтә милләтче, радикаль карашларның бик зәгыйф булуын күрсәтә.
Даими рәвештә неонацистик һәм фашистик оешмаларны күзәткән, аларга каршы чыккан Украина антифашист оешмалары фикеренчә, Путин пропагандасының украиннарның үтә милләтчел өлеше җәмгыятькә һәм дәүләткә нык тәэсир итә дигән тезисы нык арттырыла. Шул ук вакытта "ДНР" һәм "ЛНР" ягында көрәшкән "Русич" һәм "Ратибор" кебек төркемнәр ачыктан-ачык неонацистик булып тора, моны тарихчы Вячеслав Лихачев язып чыкты: "үтә уң көчләр низагның Русия ягында күбрәк роль уйнады", ди галим. "ДНР/ЛНР"да нацизм ныграк таралган булып чыга.
Нацизм, холокост, геноцид һәм Икенче дөнья сугышын өйрәнүче 150дән артык галим бу уңайдан белдерү белән чыкты. Алар Украинада нацизм котыра дигән сүзләр бернинди фактлар белән дәлилләнми, бу мораль яктан җирәнгеч, һәм нацизмның миллионнарча корбаны һәм нацизмга каршы көрәшүчеләр (шул исәптән, Кызыл армиянең Русия һәм Украина гаскәриләре) өчен мыскыллау булып тора дип саный.
Берләшкән милләтләр оешмасы башлыгы Антониу Гутерриш та Донбасска карата "геноцид" сүзен куллану урынсыз ди. "Геноцид – ул җинаять, аның төгәл билгеләмәсе бар, һәм аны халыкара хокук нигезендә кулланырга кирәк. Мин бу андый очрак түгел дип уйлыйм", дип белдерде ул.
2. "Донбассны 8 ел утка тотканда, ник дәшмәдегез?"
Интернетта инде мемга әйләнгән фраза, сугышны аклаучы кешеләр һәм ботлар аны мантра кебек даими кабатлый. Янәсе, сез сугышка каршы чыгасыз икән, нигә 8 ел буе Донбассны утка тотуга каршы чыкмадыгыз, хәзер генә каршы дәшәсез, ди алар. Бу кешеләр фикеренчә, элек дәшмәү Русиянең хәзер Украина һөҗүмен үзеннән-үзе аклый.
Беренче чиратта, Русия низаг башыннан ук "ДНР" һәм "ЛНР" фетнәче республикалар ягында булды, аларга акча, кораллар бирде, хәрби ярдәм күрсәтте, күп кенә кешегә Русия паспортын таратты (аннары ул кешеләр оештырылган килеш Русия сайлавына китерелде). Атышлар 8 ел буе ике яктан да алып барылды, бу вазгыяттә украиннар илнең бөтенлеген саклауны алга сөрде, ә Мәскәү моңа каршы булды, фетнәчеләрне очындырып, котыртып торды. Димәк, низагны чыгаруда һәм аны һаман да сүндерми торуда Русия керткән өлеш зуррак та булып чыга.
Шуны да аңларга кирәк: Донецки һәм Луһански өлкәләре – Украинаның халыкара дәрәҗәдә танылган чикләре эчендә урнашкан. Украина сугышны андагы халык белән түгел, ә бу өлкәләрдә хакимиятне үз кулына төшергән һәм Русиядән күпләп ярдәм алган затлар белән алып барды.
КЫСКА НӘТИҖӘ: Украинада да, Русиядә дә Донбасс низагын уңай хәл итәргә теләүчеләр күп булды. Андагы халыкка ярдәм күрсәтү дә ике яктан да булды. Русия үзе бу өлкәләрне контроль итте, андагы халыкка паспортлар таратты. Украина андагы халыкка каршы сугышмады, үз дәүләтенең бөтенлеген сакларга тырышты.
3. "Русия гади халыкка тими, бары тик хәрби инфраструктураны җимерә"
Кызганычка, бу дөрес түгел. Русия рәсмиләре һәм хәрби җитәкчелек бу тезисны әйтеп килсә дә, чынбарлыкта Русия ракетлары бу көннәрдә гади халык яшәгән кварталларга да эләгә, хәтта хастаханә, мәктәп һәм балалар бакчалары янында да шартлап тора. 25 февральдә, мисал өчен, Русиянең бер баллистик ракеты Угледар шәһәрендә хастаханә янында шартлаган иде. Шул ук көнне Ахтырка шәһәрендә ракет балалар бакчасына эләкте.
Bellingcat хәбәр иткәнчә, Русия Украина шәһәрләрендә "кассетлы корал" куллана. БМ-27 "Ураган" һәм БМ-30 "Смерч" дип аталган системнардан ут ачканда, алардан кечкенә һөҗүм припасы белән кассетлы өлеше чыга. Алар җирдә зур мәйданга тарала ала. Кайчак алар шунда ук шартламый, үзенчә бер минага әйләнә ала. Һәм соңрак аңа эләгеп теләсә кем шартлый ала, мәсәлән, кызыклы предметны тапкан берәр бала.
Смартфонлы чорда күп шәһәрдән килгән йөзләгән фото һәм видеодан шул күренә: сугыш Украина шәһәрләрен тулысынча каплап алды һәм гади халык арасында корбаннар, зыян күрүчеләр шактый һәм аларның саны көннән-көн арта бара.
КЫСКА НӘТИҖӘ: Шәһәрләргә, гади халык яшәүче кварталларга ракетлар эләгүенең күпсанлы дәлилләре бар. Русия гади халык өчен куркыныч "кассетлы корал", "Град" системнарын куллана. Тыныч халык арасында корбаннар саны сугыш дәвам итүе белән арта бара.
Бу да Путинның үзе үк уйлап чыгарган фобиясе булып тора - НАТО Русиягә каршы хәрби чаралар күрү нияте турында беркайчан да белдермәде, киресенчә, заманында Русия белән хезмәттәшлек итәр өчен махсус шура булдырган иде. Соңрак Русия аннан үзе чыгарга булды.
Русия НАТОдан сакланса, нигә һөҗүм НАТО илләренә түгел, Украинага ясала? "НАТОдан саклану өчен" башка җирләргә һөҗүм ясарга ярый дигән фикер ялгыш һәм бу Украина халкына карата кешелексез караш.
КЫСКА НӘТИҖӘ: Путин риторикасы, киресенчә, НАТО илләрен активлаштыра. Хәзер моңарчы НАТОга кермәгән илләр дә моның турында ныграк уйлана башлый, НАТО илләре дә саклануга күбрәк акча тота башлый.
5. "Украинада урыс теле кысыла, урыс халкы анда авыр хәлдә"
Соңгы сораштыруларга караганда, 2020 елда Киевта урыс теле украин теленә караганда ешрак кулланылган. Урыс теленә берни янамый, чөнки урыс теле анда болай да нык тамыр җәйгән.
Хәтта шундый парадокс - Украинада урыс теле Русиядәге татар, йә башкорт теленә караганда күпкә көчлерәк, аңа берни янамый. Тик Путинның нигәдер татар телен кысуны тәнкыйтләп чыкканы юк, киресенчә, татар теленә һөҗүмне ул үзе башлап җибәрде.
Украинадагы урыслар үз телендә интернеттан теләгән мәгълүматны укый, карый алса, татарларның бу мөмкинлеге бик чикләнгән, Русия татар теленең тулы үсешенә төрлечә комачаулый, аны җәмәгать сферасыннан кысрыклап чыгара. Мисал - 2017-2018 елларда татар телен мәктәп програмнарыннан алып ташлау, бу Мәскәүдән килгән күрсәтмәләр нигезендә эшләнде.
Украинада урыс теленең авыр хәле турында зарланган Русия сәясәтчеләре икейөзле булып чыга, алар Русия эчендәге тел сәясәтенең күпкә яманрак, милли телләргә карата аяусыз булуын күрергә теләми.