Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әсирлеккә төшкән Башкортстан егете әнисе белән сөйләшә


Әсирлеккә төшкән Башкортстан егете әнисе белән сөйләшә
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:30 0:00

Нияз Ахуновка 20 яшь. Башкортстанның Тәтешле районыннан. Узган елның июнендә хәрби хезмәткә чакырылган. Бу елның февраль аенда ук Украинага сугышырга җибәрелгән. Шунда әсирлеккә төшкән. Бу видеода Нияз телефоннан әнисе белән сөйләшә.

Украина эчке эшләр министрлыгы оештырган матбугат очрашуында Нияз әсирлеккә ничек төшүләре турында сөйләде. Аның әйтүенчә, аны башка хәрбиләр белән 4 февральдә Воронеж өлкәсенә хәрби күнегүләргә озатканнар, аннан Белгородка күчергәннәр, ә 24 февральдә Украинага җибәргәннәр. Ике көн юлда баргач Украина җирендә беренче бәрелешләрдән соң батальон командиры танкларны калдырып җәяү урманга качарга карар иткән. Батальондагы хәрбиләр урманда 4 тәүлек кая барырга белми йөргәннән соң, аның сүзләренчә, Сумы өлкәсендәге Ромны шәһәре янында урманнан чыгып украиннарга әсирлеккә бирелгәннәр. Алга таба ул Украина хәрбиләре ягыннан үзләренә яхшы мөнәсәбәт булуы, шунда ук ашатулары, кирәкле дарулар һәм коры кием бирүләре турында сөйли.

"Бу — мәгънәсез сугыш, безне, чын сугышны күрмәгән "срочник"ларны анда ташладылар. Күбебез аны алга таба да күрергә теләмидер дип өметләнәм", ди ул һәм Украинага корал белән бәреп кергән, шәһәрләрне бомбалаган өчен барлык Украина халкыннан гафу үтенә.

XS
SM
MD
LG