Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзен Нияз Ахунов дип таныштыручы егет ничек украиннарга әсирлеккә төшүен сөйләде


Матбугат очрашуында катнашучылар
Матбугат очрашуында катнашучылар

Үзләрен Украинада әсирлеккә төшүчеләр дип таныштурычы биш егет сугышның мәгънәсез булуын белдерде һәм Украина халкыннан гафу үтенде.

Украина эчке эшләр министрлыгы оештырган матбугат очрашуында үзләрен Нияз Ахунов, Александр Морозов, Михаил Польщиков, Антон Савин һәм Андрей Поздеев дип танытучы биш егет рекрут буларак хәрби хезмәткә алынулары һәм Украина сугышына ничек җибәрелүләре турында сөйләде.

Үзен 2002 елның 17 гыйнварында туган Нияз Ахунов Мөнир улы дип таныштыручы егет 2021 елның 21 июнендә рекрут буларак хәрби хезмәткә алынуын, танкчы булуын белдерә.

Аның әйтүенчә, аны башка хәрбиләр белән 4 февральдә Воронеж өлкәсенә хәрби күнегүләргә озатканнар, аннан Белгородка күчергәннәр, ә 24 февральдә Украинага җибәргәннәр. Ике көн юлда баргач Украина җирендә беренче бәрелешләрдән соң батальон командиры танкларны калдырып җәяү урманга качарга карар иткән. Батальондагы хәрбиләр урманда 4 тәүлек кая барырга белми йөргәннән соң, аның сүзләренчә, Сумы өлкәсендәге Ромны шәһәре янында урманнан чыгып украиннарга әсирлеккә бирелгәннәр. Алга таба ул Украина хәрбиләре ягыннан үзләренә яхшы мөнәсәбәт булуы, шунда ук ашатулары, кирәкле дарулар һәм коры кием бирүләре турында сөйли.

"Бу — мәгънәсез сугыш, безне, чын сугышны күрмәгән рекрутларны анда ташладылар. Күбебез аны алга таба да күрергә теләмидер дип өметләнәм", ди ул һәм Украинага корал белән бәреп кергән, шәһәрләрне бомбалаган өчен барлык Украина халкыннан гафу үтенә.

Үзен Антон Савин дип таныштыручы егет Русия президенты Владимир Путинны бу сугышның чынлыкта ничек баруы, анда рекрутлар булу турында дөреслекне әйтмәүдә, Русия халкын алдауда гаепли һәм Русиядә хакимиятнең алмашынуын, кораллы урысларның Украинага бүтән беркайчан да кермәвен теләве турында әйтә.

Матбугат очрашуында катнашкан бу егетләрнең бишесе дә Украина халкыннан бу сугыш өчен гафу үтенә. Монда видеога сылтама.

Украина сугыш башланганнан бирле йөзләрчә Русия хәрбиен әсир итеп алуын, 12 меңнән артык хәрбинең үтерелүен белдерде. Русия моны кире кага. Украина сугышындагы югалтулары турында Мәскәү соңгы тапкыр 2 мартта мәгълүмат биреп 498 хәрбинең һәлак булуын белдергән иде. Шуннан соң Русия саклану министрлыгыннан югалтулар турында рәсми мәгълүмат булмады.

Русия саклану министрлыгы, хәтта президент Владимир Путин Украинадагы сугышка рекрутларның җибәрелүен башта кире каккан иде. Әмма андыйларның чыннан да булуын раслаучы мәгълүматлар артып киткәч, министрлык моны танырга мәҗбүр булды. Анда Татарстаннан да бер егет булуы ачыкланды. Хәрби хезмәт турында килешүгә кул куярга мәҗбүр ителгән, өч ай элек кенә армиягә чакырылган татар егете Сумы шәһәрендәге утка кергәнен әти-әнисенә, туганнарына сөйләгән. Бу турыда берничә көн элек Азатлык язган иде.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG