Accessibility links

Ел башыннан Татарстан кеше хокуклары вәкиленә Украинадагы сугыш уңаеннан 836 шикаять кергән


Хәзер төп проблем булып хәбәрсез югалган хәрбиләрне эзләү тора, диде рәсми.

Татарстанда Украина сугышына бәйле шикаятьләр кеше хокуклары вәкиллегенә кергән барлык мөрәҗәгатьләр арасында икенче урынны били. Бу хакта республиканың кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская Дәүләт шурасының комитет утырышында белдерде.

2023 елның 11 аенда республикада яшәүчеләрдән 5,2 мең мөрәҗәгать кергән. Шуларның 1,3 меңе, яки 24,6 процент социаль, икътисади һәм мәдәни хокук бозуларга кагыла. Икенче урында Украина сугышына бәйле шикаятьләр бара. 11 айда Татарстан кеше хокуклары вәкиленә барлыгы 836 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Бу барлык шикаятьләрнең 16,1 процентын алып тора.

Сабурская сүзләренчә, сугыш кырыннан турыдан-туры килгән мөрәҗәгатьләр арткан. Хәрбиләр тиешле сумманы ала алмавына, Татарстан бюджетыннан бер тапкыр күчерелә торган 195 мең сумның тиешенчә түләнмәвенә, яраланган өчен акча бирелмәвенә зарланган. Моннан тыш, дәвалану һәм ветеран таныклыгын алуда да проблемнар туган.

Сәрия Сабурская хәбәрсез югалган хәрбиләрне эзләү "җитди проблем"га әйләнде диде. Аңа сугышчыларның гаиләләре мөрәҗәгать иткән.

"Без бу мөрәҗәгатьләрне Русия саклану министрлыгына җибәрәбез. Әгәр дә безгә ул әсирлеккә төште дип әйтсәтәләр, без аларны әсирләрне алыштыру исемлегенә кертүне сорыйбыз", диде ул.

Шул ук вакытта Татарстанда күпме кешенең хәбәрсез югалуын рәсми әйтә алмады.

Моннан тыш, "ЧВК Вагнер" хосусый хәрби ширкәтендә хезмәт итүчеләрдән күп мөрәҗәгать килүен хәбәр итте ул. Аларга ветеран статусы бирелүенә карамастан, социаль ярдәм, тернәкләнү, инвалидлык бирү мәсьәләсе каралмаган. Сабурская сүзләренчә, "Вагнер" ширкәтендә хезмәт итүчеләрнең күпчелеге килешү төземичә Русия өчен сугышкан.

2022 елда Татарстан кеше хокуклары вәкаләтле вәкиллегенә хәрби хезмәт һәм мобилизация уңаеннан 2 меңнән артып мөрәҗәгать кергән. Шул исәптән мобилизация белән килешмәве белән шикаять итүчеләр дә булган.

Соңгы вакытта мобилизацияләнгән ирләрне сугыштан өйләренә кайтару хәрәкәте көчәя башлады. Бер ел элек сугышка алынган хәрбиләр әлегәчә фронта, аларны ялга гына кайтаралар. Мобилизацияләнгән ирләрнең хатыннары моның белән килешергә теләми. Гаделлек юк, ник безнең ирләр генә хезмәт итә, аларны кайтарырга кирәк ди.

Татарстанда әлегә протест кәефләре сизелми. Бары күптән түгел мобилизациягә эләгеп, 1234нче полкта сугыша торган Татарстан ирләрен туганнары фронт сызыгыннан кире тылга кайтаруны таләп иткән иде.

Белешмә: Русиядә мобилизация

  • 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
  • Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
  • Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
  • Мобилизация барышында Татарстан һәм өлешчә Башкортстаннан сугышка алынганнар Казанда тупланды. Аларны шәһәр читендәге "Казан Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына җыйдылар.
  • Казан танк полигонына тупланган мобилизацияләнүчеләр 4 ноябрьдә канәгатьсезлек белдерде. Ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарланды.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мобилизацияләнгәннәр протестын раслады һәм "бу безне бизәми" диде. Ул мобилизацияләнгәннәр өчен гадәти яшәү шартлары булдыруны таләп итте.
  • 31 октябрьдә Русиядә мобилизациянең төгәлләнүе җиткерелде. Татарстаннан сугышка ничә хәрбинең алынуы билгеле түгел, хакимиятләр төгәл саннар әйтмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG