Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Алга" батальоны Бахмут янында тар-мар ителгән. "Шайтан" кушаматлы командир әсирлеккә алынган


Украина хәрбиләре Андреевкадан берничә чакрым ераклыкта фронт сызыгында урнашкан һәм күмергә әверелгән урманнан бара. Украина, Донецки өлкәсе. 16 сентябрь 2023 ел
Украина хәрбиләре Андреевкадан берничә чакрым ераклыкта фронт сызыгында урнашкан һәм күмергә әверелгән урманнан бара. Украина, Донецки өлкәсе. 16 сентябрь 2023 ел

Берничә көн элек Украина кораллы көчләренең 3нче аерым штурм бригадасы Telegram-каналында видео чыкты. Анда украиннар Татарстанның "Алга" батальоны җитәкчесе, "Шайтан" кушаматлы Тимур Абдрахмановны әсирлеккә ала. Бу — быел сентябрь урталарында, Украина гаскәре Донецки өлкәсенең Андреевка авылын алганнан соң килеп чыккан хәлләр булырга тиеш. "Idel.Реалии" әлеге видеода чынлап та "Алга" җитәкчесе булуын ачыклаган, моны батальонның берничә сугышчысы раслаган. Татарстан хәрбиләренең соңгы зур сугышы турында ниләр билгеле һәм "Шайтан" — кем ул? Быел 6 февральдә Угледар янында "Алга"ның дистәләрчә сугышчысы һәлак булуга нәкъ менә аны гаепләгәннәр иде.

Беренче видео: "Монда ятып калучылар күп булды"

Украина кораллы көчләренең 3нче аерым штурм бригадасы Telegram-каналында чыккан видеода Бахмут янындагы Андреевка авылы тирәсендә урнашкан бер җимерек корылма төшерелгән. Сугыш бара, корылма янында кара чәчле һәм сакаллы ир ята.

Монда тагын кем калды? — дип сорый украин хәрбие.

— Белмим, — дип җаваплый русияле.

Өннәр кайда монда, [Русия хәрбиләре] кайда утыра?

— Иртән генә килдем мин.

Әсир — Татарстанның "Алга" ихтыяри батальоны җитәкчеләреннән берсе (батальон 72нче бригадага керә), Тимур Абдрахманов. Кушаматы — "Шайтан".

Тимур Абдрахманов әсирлектә, сентябрь 2023
Тимур Абдрахманов әсирлектә, сентябрь 2023

Берничә сорау биргәннән соң, украин хәрбиләре "Шайтан"ны җимерек бинага алып керә. Аны тотып керткән хәрбиләрнең берсе украин телендә сөйләшә:

Син монда идән астында иртәннән бирле утырам дисеңме?

— Әйе, дип җавап бирә "Алга" җитәкчесе һәм атышлар вакытында асты-өскә килгән бинаның эченәрәк алып кергән чакта авыртудан ыңгырашып җибәрә.

Украин хәрбиләре Абдрахмановны чүп-чар һәм җимереклекләр өеменә яткырып куя.

Ничәнче бригада?

— 72нче.

Монда якынча ничә кеше кердегез?

— 120ләп.

"Шайтан"га су бирәләр. Ул аны эчкәннән соң сөйли башлый:

— Минем кулым яраланды. Алар иртән бөтенесе качты.

Иртән? Без һөҗүм итә башлагач тамы?

"Шайтан" әйе дигәнне аңлатып баш кага.

Кайчан яраландың?

— Иртән. Йөгереп барып җитә алмадым.

"Алга" җитәкчесенең кыйпылчыктан яралануы ачыклана, ул чабып киткән чакта ятып калучылар күп булды ди.

3нче штурм бригадасы Telegram-каналында "Русиянең батальон җитәкчесен әсирлеккә алдык" дип әйтелгән.

Андреевкада ни булган?

Сентябрь уртасында Украина кораллы көчләренең Баш штабы күп айларга сузылган сугышлардан соң, Бахмуттан көньяктагы Андреевка авылының азат ителүен раслады.

Украина кораллы көчләренең 3нче аерым штурм бригадасы бу хакта 15 сентябрьдә үк хәбәр иткән һәм "72нче бригаданы тар-мар-итүен" белдергән иде.

"3нче аерым штурм бригадасы Андреевка торак пунктын азат итте. Яшен тизлегендәге операция нәтиҗәсендә Андреевкадагы Русия гарнизоны чолгап алынды, төп көчләр белән элемтәләре киселде һәм ул юк ителде. <…> Дошманның бригада күзләве җитәкчесе, өч батальон җитәкчесе, 72нче бригаданың барлык диярлек җәүяле гаскәре һәм оккупантларның шактый санда техникасы юк ителде. Андреевка украин гаскәрләре контроленә күчте", диелгән иде бригада белдерүендә.

3нче аерым штурм бригадасы сугышчылары Донецки өлкәсе Андреевка авылы янындагы Русия позицияләренә пулеметтан атып карый, 2023 елның 27 августы
3нче аерым штурм бригадасы сугышчылары Донецки өлкәсе Андреевка авылы янындагы Русия позицияләренә пулеметтан атып карый, 2023 елның 27 августы

Русия хакимиятләре, Русия саклану министрлыгы һәм Татарстан элитасы "Алга" батальонының Андреевка янындагы сугышларда югалтулары турында рәсми хәбәр итмәде.

ВВС искәртүенчә, Андреевка — Бахмутның көньягындарак урнашкан мөһим торак пунктларның берсе. Бу авылны азат итү украиннарга Русия хәрбиләренең логистика юлларын (Горловка белән элемтәләрен) кисүгә һәм Бахмутны чолгап алуга юл ача. Андреевка өчен авыр сугышлар күп айлар дәвам итте. Украина кораллы көчләре аны азат итүгә якынлашуы турында июльдә үк җиткергән иде.

"Андреевка торак пунктын алу һәм тотып тору — безгә Бахмутның уң як флангында алга китү өчен юл ача һәм алга таба булачак бөтен һөҗүмдә уңышка ирешү өчен ачкыч булып тора", дип белдерде 3нче бригада.

Андреевкадан берничә километр ераклыкта, Донецки өлкәсе, 2023 елның 16 сентябре
Андреевкадан берничә километр ераклыкта, Донецки өлкәсе, 2023 елның 16 сентябре

Украина Бахмутны 2023 елның маенда ярты ел буе дәвам иткән канкоеш сугышлардан соң югалтты. Русия шәһәргә һөҗүм иткәндә кулланган төп көчләр — "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте сафындагы тоткыннар иде, аларны "иттарткычка" ташладылар.

"Шайтан" — кем ул?

"Алга" батальонының берничә сугышчысы "Idel.Реалии"га әсирлеккә алу видеосында чынлап та Тимур Абдрахманов булуын раслаган. "Бу сентябрьдә булды: 14еме, 15еме. Андреевка янында. Аларны чолгап алдылар. Чолганыштан чыктылар. Башта "Шайтан"ны һәлак булган дип уйлаган идек", дип сөйләгән бер солдат.

Интернеттагы ачык чыганаклардан һәм үзе биргән әңгәмәдән аңлашылганча, 33 яшьлек Абдрахманов Мәскәүдә яшәгән. Дагыстанда туган, милләте — лезгин. Гаиләсе һәм балалары бар, ММА көрәше белән кызыксынган, гаскәрдә хезмәт иткән. Хәрбиләр гаиләсеннән. Казанда Суворов хәрби училищесын бетергән. Абыйсы белән әтисе дә Украинадагы сугышта катнаша.

Тимур Абдрахманов (сулда)
Тимур Абдрахманов (сулда)

Быел июль аенда Абдрахманов ялга Казанга кайткан һәм республиканың "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмә корып өлгергән.

Агентлык сайтында чыккан белешмәләрдә әйтелгәнчә, сугышка кадәр ул профессиональ хәрби булган. "Махсус хәрби операция"дә (Украинага һөҗүмне Русия хакимиятләре шулай атарга куша - ред.) өч яра, контузияләр алган, Батырлык ордены һәм "Хәрби батырлык өчен" ("За боевые отличия") медале белән бүләкләнгән.

Абдрахманов үзенә сугышта бирелгән кушаматның каян килүен аңлаткан, аны хәрби төркем җитәкчеләреннән берсе шулай атаган булган: "Бу нинди шайтан тагын", дигән. "Шуннан калды да", дип сөйләгән ул әңгәмәсендә.

Украинага һөҗүмне ул "1941 елда башланганны дәвам итү" дип аңлата:

— Кызганыч, заманында безнең бабайлар, бабайларның әтиләре юк итеп бетерәлмәгән, хәзер без юк итәбез. Миңа җитәкче буларак бу явызлыкны егетләр арасында иң әз югалтулар белән җиңәргә кирәк, дигән булган ул чакта Абдрахманов.

Тимур Абдрахманов
Тимур Абдрахманов

Ул Татарстанның "Алга" батальоны белән 2023 елның 6 февралендә Угледар янында ниләр булуын да сөйләгән. Янәсе, бер сугышчы үлгәч, Абдрахманов башкаларга юлларында очраганнарны "өзгәләргә" боерык биргән. Шулай ук Абдрахманов "югалтусыз булмый", дип тә искәрткән.

Шулай да "Idel.Реалии" белән сөйләшкән "Алга" сугышчылары булган хәлләр турында да, "Шайтан" хакында да үзгә фикердә. Солдатлар да, ул көнне һәлак булганнарның, югалганнарның туганнары да булган хәлләрдә нәкъ менә аны гаепли.

УГЛЕДАР ЯНЫНДА "АЛГА" БЕЛӘН НИ БУЛГАН

2023 елның 6 февралендә "Алга" батальонындагы барлык өч ротаны да (алар тулы булмаган) Угледар янындагы урманны штурмларга җибәрәләр. Анда барлыгы 120ләп кеше китә.

Берничә ай элек "Idel.Реалии" анда булган хәлләр турында зур тикшеренү чыгарган иде.

Хәрбиләр штурмга күзләүсез киткән, аларга артиллерия ярдәме дә булмаган. Моны басма белән сөйләшкән чагында шушы вакыйгада катнашкан берничә сугышчы раслый. Сугыш кырында исән калганнарның кайберләре әсирлеккә төшкән булырга мөмкин, әмма чынлыкта ничек булуын беркем белми. Сугышчыларның бер өлеше хәбәрсез югалган.

"Алга" батальоны ким дигәндә өч тапкыр сугыш кырына кире әйләнеп кайткан — хәрбиләрнең мәетләрен алып чыгар өчен һәм бу урында кабат урнашып карарга омтылып.

Татарстан хәрбиләре бу омтылышларның һәрберсендә үлүен дәвам иткән. "Idel.Реалии" бу операцияләрнең көннәрен дә ачыклый алган: 24 февраль, 14 һәм 21 март.

Соңрак бу сугыш кыры булган кишәрлекне Русия хәрбиләре басып ала, әмма бөтен җәсәдләрне дә алып чыгу яки тану мөмкин булмый, чөнки алар инде таркала башлаган була.

Татарстан хакимиятләре әле дә булган хәлләрне расламады. Бу югалтуларны бер генә хәрби җитәкче дә танымады һәм алар өчен җаваплылыкны үз өстенә алмады.

Угледар янында булган хәлләр турында медиа (нигездә украин медиасы) кыска гына итеп берничә тапкыр телгә алганнан соң, хәрбиләрнең туганнары да, сугышчылар үзләре дә бу хакта социаль челтәрләрдә яза башлады. Алар шигырьләр, һәлак булучыларның фотолары белән видеолар, кайгы уртаклашкан сүзләр чыгарды. Болардан шуны аңларга мөмкин иде: ул сугышта Татарстаннан күп ихтыяри һәлак булган.

Март ахырында "Татар-информ" "Алга" батальоны җитәкчесе "Шайтан"ның белдерүен таратты.

Беренче чиратта бу мөрәҗәгать — элегрәк "Алга"га ялланып сугышка киткән башка бер хәрбинең Угледар янындагы штурмнан соң таралган белдерүенә җавап иде. Ул солдат булган хәлләрдә хәрби җитәкчеләрне гаепләде. Хәрби җитәкчеләр дә, республика хакимиятләре дә сугышчылар һәм аларның туганнары алдында гафу үтенмәгәнгә күңеле кайтуы турында әйтте. "Алга" җитәкчесенең җавабы әлеге белдерүдән соң бер тәүлектән чыкты.

— "Махсус хәрби операция" барышында хәрбиләр арасында да, тыныч халык арасында да корбансыз һәм югалтусыз булмый. Хәрби хәрәкәтләр физик яктан да, рухи яктан да авыр шартларда бара. Кызганыч, сатлыкҗаннар да очрый. Сатлыкҗаннар — үз позицияләреннән киткән, иптәшләрен ташлап калдырган кешеләр. Алар качып китеп ерактан гына мәгълүмат кисәкләре туплаган, чын вазгыятьне тулысынча белми һәм үзенең дезертирлыгын аклау өчен төрле тискәре гайбәтләр, паник кәефләр тарата", диде ул чакта "Шайтан".

Тимур Абдрахманов
Тимур Абдрахманов

"Idel.Реалии" белән сөйләшүдә "Алга" сугышчысы Илназ (исеме үзгәртелде) батальон җитәкчесе белән бәйле хәлләр турында да, аның мөрәҗәгатенә солдатлар үзләре нинди фикердә булуын да төгәлрәк аңлаткан иде.

— Бу белдерүендә "Шайтан" үзенең дә, кешеләрне үлемгә җибәргән бригада командиры — "Север"ның да (сүз "Алга" батальоны кергән 72нче бригада җитәкчесе турында бара — ред.) тәҗрибәсез булуын яшерә. Ярдәм нигә юктыр — белмим. Бәлки "Вагнер"дагы кебек снаряд "ачлыгы"дыр, бәлки башка әйбер. Мин бирелгән боерыклар җинаятьчел дип саныйм, чөнки хәрби җитәкчеләргә югарыдан үтәп булмастай фәрманнар килә. Снарядлар юк икән — штурмга барырга ярамый дигән сүз. Ә нәтиҗәдә: "Ярар, кешеләрне җибәрик, үлсәләр үлерләр. Медальләр алырбыз, үлүләреннән соң тапшырырбыз", дигән кебек. Шулай эшләделәр дә инде — күп егетләргә һәлак булганнан соң "Батырлык" ордены бирделәр, дип сөйләде ул.

Һәм бу — Татарстан ихтыярилары өчен фаҗигале беткән бердәнбер сугышу түгел. Мәсәлән, һәлак булган бер хәрбинең әнисе Марина Горшкова 27 августта интернетта болай дип язган иде: "Соңгы тапкыр Алексей хатынына 23 мартта иртәнге сәгать биштә бар да яхшы дип СМС җибәрде. Нәкъ менә шул көнне "Алга" җитәкчеләре: Роман Веневитин — кушаматы "Север" һәм Тимур Абдрахманов — кушаматы "Шайтан" безнең солдатларны штурмга җибәргән. Аларга "Алыгыз яки дөмегегез!", дигәннәр".

Икенче видео: "Дошманга ультиматум куелды: әсирлек яки үлем"

10 октябрьдә 3нче аерым штурм бригадасының YouTube-каналында "Андреевканы азат итү. Финал: әсир төшкән батальон җитәкчесе, Русиянең 72нче бригадасы ультиматумы, дошман үзенекеләрен юк итә" дигән тулы видео чыкты.

Анда Бахмут янындагы Андреевка авылы өчен сугышлар һәм шул исәптән украин хәрбиләренең "Шайтан"ны әсирлеккә алуы да күрсәтелә. Дөрес, аның сынын видеода "каплаганнар", әмма бу видеолар бер үк төрле.

Абдрахмановны әсирлеккә алу кадрларыннан соң украин хәрбиләренең сугыш алып баруы күрсәтелә, ә соңрак яңа сюжет — дроннардан төшерелгән язмалар чыга.

"Сезнең шәхси состав йә сугыш кырыннан качты, яки юк ителде. Батальоныгызның ике хәрби җитәкчесе — "Медведь" белән "Шайтан" да үтерелде. Без "Авангард"ның (тагын бер үтерелгән командир) төркеме ике йортка урнашкан булуын беләбез. Без сезгә бирелергә тәкъдим итәбез", дип сөйли украин хәрбиләре пилотсыз очкыч аша яңгыраткычтан.

3нче штурм бригадасының "Федя" кушаматлы командиры Андреевка авылын азат итү символы буларак украин байрагын күтәрә, 2023 елның 16 сентябре
3нче штурм бригадасының "Федя" кушаматлы командиры Андреевка авылын азат итү символы буларак украин байрагын күтәрә, 2023 елның 16 сентябре

"Дошманга ультиматум куелды: әсирлек яки үлем" диелгән видеоның язуында.

Видеодан күренгәнчә, бу вакытта батальонның кимендә өч сугышчысы өйләрдән чыгып бирелә. Аларны украин хәрбиләре чолгап ала. Шулай да соңрак Русия хәрбиләренең берсенә снаряд тия.

Алдагы кадр: украин хәрбиләре һәм әсир төшкән ике русияле яшеренү урынында утыра. Русия солдатының берсе яраланган, икенчесе тәмәке тартып утыра.

— Безне батальон җитәкчесе белән бергә ташлап калдырдылар. Безне бригада командиры ташлады. Без әсирлеккә бирелдек.

Видеодагы Русия әсире әйтүенчә, бирелмәкче булган вакытта өченче хәрбигә нәкъ менә Русия артиллериясе ата (сугыш шартларында бу мәгълүматны тикшерү мөмкин түгел - ред.). Аның кушаматы "Кот" булган, ул элемтәче булып хезмәт иткән.

Видео ахырында Украина хәрбиләренең берсе бинага байрак куя. Соңрак бригаданың байрагын тоткан килеш ул Андреевка авылының тулысынча үз контрольләренә күчүе турында белдерә.

Язманың оригиналы: Idel.Реалии

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG