Accessibility links

"Улларым Христосны данлаган шигырьне ятлаудан баш тарткач, мине мәктәпкә чакырдылар"


Солтановлар гаиләсе
Солтановлар гаиләсе

Чиләбе өлкәсе Пласт шәһәрендә яшәүче 7нче сыйныф укучылары Габдулла һәм Габдрахман Солтановларның әти-әнисе Конституциядә язылган хокуклары бозылуга зарланып прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Малайларның әтисе – Пласт шәһәре имам-хатыйбы Рәис Солтанов.

Прокуратурага мөрәҗәгатендә Рәис Солтанов үзенең улларына алар өчен ят булган православ мәдәнияте көчләп тагылуын әйтә. Башлангыч сыйныфларда балаларга рәсем дәресендә православларның Олы көн – Пасха бәйрәменә буяла торган йомыркалар сурәтен ясатканнар. Балалар моның урынына мәчет сурәтен ясагач, мәктәп мөдире ата-аналарын сөйләшүгә чакырган. "Сез кайда яшисез?" дип сораган мөдир, Русиядә яшәүләрен исләренә төшереп. Шул ук елларда малайларны Христосны зурлаган шигырьне өйрәнергә мәҗбүр иткәннәр.

Мондый хәлләрдән соң Солтановлар балаларын башка мәктәпкә күчергән. Алар 2015 елдан шунда укый. Бераз үсә төшкәч, малайлар биш вакыт намазга басарга теләгән, ләкин аларга моны тыйганнар. Намазны алар беркемгә комачауламаслык итеп тәнәфес вакытында баскыч астында качып кына укыган. Мәктәп мөдире Светлана Репинская малайларның әнисен чакыртып, мәктәптә намаз укырга ярамый дип белдергән. Шул ук вакытта балалар музыка дәресендә православ рухани музыкасын өйрәнә. Дине һәм милләтенә карамастан бу бөтен балаларга да кагыла.

Рәис Солтанов, православ динен генә алга сөреп, исламны чикләүне бу төбәктә элек-электән яшәгән халыкларга карата хөрмәтсезлек дип атый. Татарлар һәм башкортлар, урыслар белән беррәттән, илнең төп халыкары булып тора дип язган имам прокуратурага хатында. Үзенең балаларыннан кала мәктәптә татар һәм башкорт балалары тагын бар дип тә ассызыклаган.

Ә инде дәрестә мөселманнарны каралтучы фильм күрсәтелгәч, Солтановлар моңа түзеп тора алмаган. "Тормыш иминлеге нигезләре" дәресендә балаларга 1979 елда Әфганстанда барган сугыш гамәлләре турында документаль фильмда көч куллану сурәтләнә. Сугыш бара, шул вакыттта азан, Коръән уку тавышлары яңгырый дип сөйли имам. Аның уллары бу фильмда ислам һәм мөселманнар начар яктан күрсәтелде дип саный.

Рәис хәзрәт мондый фильмнарны балаларга күрсәтү кирәк түгел ди, мондый әйберләр диннәр арасында ызгыш чыгара дип кисәтә ул. Хатында Солтанов инде 24 ел Пласт шәһәре имамы булып торуын, рәсми рәвештә эшчәнлек алып баруын, гаиләсенең традицион исламда булуын ассызыклаган. Ул прокурордан бу хәлне тикшереп, тиешле чаралар күрүен үтенә.

Шул ук вакытта имамның хатыны Фәрзәнә Солтанова мәктәп мөдиренә мөрәҗәгать иткән. Ул улларын христиан дине темасын узган вакытта музыка дәресләреннән азат итеп торуны, аның урынына "Ислам" темасын кертүне сораган.

Фәрзәнә ханым Азатлыкка сөйләгәнчә, малайларның мәктәптә проблемнары намаз укый башлагач башланган. "Дүртенче сыйныфтан улларым үз теләкләре белән намазга басты. Мин, әйдәгез, мөдир белән сөйләшеп карыйм дигәч, ни өчен без Аллаһы Тәгалә кушкан намазны укыр өчен рөхсәт сорарга тиешбез диделәр. Намазларын калдырырга теләмичә, алар аны күренмәгән җирдә, баскыч астында тәнәфес вакытында укыды", дип сөйләде ана кеше.

Фәрзәнә ханым уллары белән
Фәрзәнә ханым уллары белән

"Шуннан проблемнар башланды. Аңа кадәр укытучылар гел мактап кына торды. Малайлар бик тәртипле, бишлегә генә укый, төрле олимпиадаларда катнаша, олы улым Абдулла икенче ел сыйныф старостасы булып тора", дип сөйләде ул.

Православ динен тагу, намазны тыю мәсьәләләре борчыса да, Солтанова боларны тыныч юл белән хәл итәргә теләгән. 10 февраль көнне балаларның кәефләре кырылып кайткан. Сәбәбе - исламны каралткан фильм. "Без дә ул фильмны табып карадык, йөрәккә авыр булды. Балаларга андый көч куллану сурәтләнүче фильмнарны күрсәтергә ярамый. Балаларга карата укытучы этикасы булырга тиеш" дигән фикердә Фәрзәнә ханым.

Ни өчен без Аллаһы Тәгалә кушкан намазны укыр өчен рөхсәт сорарга тиеш

"Без шушы җирләрдә туып-үскән кешеләр. Рәис хәзрәт Чиләбе өлкәсендә туган, мин үзем Кунашак районыннан. Икебез дә мәчеттә хезмәт куябыз. Улларыбызга мәктәптә намаз укуны рөхсәт итүләрен һәм дин ягыннан кысрыкламауларын телибез", дип өсти ул.

Хәзер малайларны сыйныфташлары да кыерсыта башлады ди әни кеше. "Пласт – кечкенә шәһәр, монда күмер чыгаручылар яши. Без прокуратурага шикаять биргәч, моны шул ук мизгелдә бөтен шәһәр белде. Габдулла икенче ел сыйныфта җитәкче, балалар аңа бу вазифадан алабыз ди яный башлаган. Улларыбыз беренче сыйныфтан ук хәләл ризыкны үзләре белән алып килеп ашый. Мәктәп белән аның өчен әрләшеп тормыйк дидек, баштан ук ризыкны үзләре белән йөрттеләр. Сыйныфташлары аларга моның өчен теләсә-нәрсә әйтә башлаган, борын төпләрендә сыйныф ишеген ябып куйганнар. Элек мондый хәлләр юк иде. Мин балаларга сабыр итәргә кушам. Прокурорга язгач, шулай басым башланачагын белеп тордык" дип сөйләде Фәрзәнә Солтанова.

Балалар инде җиде ел кимсетүләргә түзә, ди ул. Элек йөргән мәктәпләреннән китү сәбәбе дә шунда булуын әйтә. "Христосны данлаган шигырьне ятлаудан баш тарткач, мәктәпкә чакырдылар, минем белән ниндидер тәртип бозучы, хулиган балалар әнисе кебек сөйләштеләр", дип ачынып сөйли ул.

"Пласт халкы әйбәт ул, православ динендәгеләр белән дә дус яшибез. Балалар иҗатны үстерү үзәгенә йөри, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә, анда да намазларын укыйлар, беркем дә чик куймый. Шушы үзәккә йөрүче балаларга мәчеттә дәресләр дә уздырган идем. Менә шулай, хезмәттәшлек, дуслык бар безнең арада", дип өсти Фәрзәнә ханым.

2018 елда мәктәпкә өлкәдән комиссия килеп, хәл белән танышкан. Солтановларга балаларын башка шәһәргә, мөселман мәктәбенә йөртергә тәкъдим иткәннәр, алай теләмәсәгез, өйдә укуга күчегез дигәннәр. "Бу хәлләрне кешегә чыгарасы килмәгән иде, бездә шәһәр җитәкчелеге дә әйбәт, тик менә сыйныф җитәкчесе белән уртак тел табып булмады. Озак түздек, инде бу фильмны күрсәткәч, түзәрлегебез калмады" дип сөйләде Фәрзәнә ханым.

Светлана Репинская
Светлана Репинская

Пласт шәһәренең 2нче мәктәбе мөдире Светлана Репинская Азатлыкка, әлеге укучыларны кыерсыту булуын ишеткәнем юк, диде. Прокуратурага шикаятьне дә күрмәгәнен әйтте. Әни кешенең үтенеченә килгәндә, ул шул ук көнне канәгатьләндерелде диде Репинская.

"Балаларны кыерсытуларын ишеткәнем булмады. Миңа әлеге фактларны әниләре дә, балалар да, башка кешенең дә җиткергәне булмады", диде мөдир. Башка сорауларга җавап бирүдән баш тартты, хәбәрчегез алдан язылсын, сөйләшү өчен аны кабул итәрмен дип белдерде.

Әйтергә кирәк, Репинская, мәктәп мөдире булу белән беррәттән, Чиләбе өлкәсенең кеше хокуклары вәкиле, "Бердәм Русия" фиркасе әгъзасы да булып тора.

Солтановлар гаиләсенә юридик ярдәм күрсәтергә танылган адвокат Руслан Нәгыев алынган. Ул Азатлыкка сөйләгәнчә, балаларның намаз укырга теләкләре бар икән, аны тыю канунга каршы килә. Балалар бу карарны үзләре, мөстәкыйль кабул иткән. Бу очракта мәктәп аларның иминлеген тәэмин итәргә тиеш. Алар каядыр баскыч астында, кар өстендә намаз укып йөрергә тиеш түгел (андый хәл дә булган ). Мәктәп балаларга имин урын бирергә тиеш.

Руслан Нәгыев
Руслан Нәгыев

"Шул ук вакытта мәктәптә музыка дәресләрендә чиркәү җырлары җырлыйлар, пасха йомыркалары сурәтен ясыйлар, Әфган турында "ислам террорчылары" сурәтләнгән фильм күрсәтәләр. Мөселман гаиләләрендә үсүче балалар моны авыр кабул итә, моңа борчыла, үзләрен кимсетелгән дип хис итә. Без православ диненә каршы түгел, ләкин кешегә үз динен тотуны тыеп, башка динне көчләп тагарга ярамый дип саныйбыз.

Без, прокуратурага мөрәҗәгать иткәннән соң, бу хәлләргә журналистлар игътибар юнәлткәннән соң, балаларның хокуклары якланыр дип исәп тотабыз. Чөнки мәктәп мөдире монда мөдир генә түгел, ул әле Чиләбе өлкәсендә кеше хокуклары вәкиле дә.

Бу проблемны ачык рәвештә фикер алышып кына хәл итеп була

Әлеге проблем бу шәһәрдә генә очрамый, шундый ук сораулар белән миңа бүтән шәһәрләрдән дә мөрәҗәгать итәләр, ләкин бөтенесе дә кешегә чыгарырга әзер түгел. Бу проблемны ачык рәвештә, җәмәгатьчелеккә чыгарып фикер алышканда гына хәл итеп булачак.

Еш кына мәктәпләрдә яулыкларны тыялар, ләкин укучы кыз баланың башындагы яулыгы кемгә комачаулый, ничек итеп яулык сыйныфташлар игътибарын читкә юнәлтә ала? Мөселманнар беркемнең дә хокукларын бозмый, беркемне дә яулык бәйләргә мәҗбүр итми, шуның кебек, аларны да беркем дә яулыгын салырга мәҗбүр итә алмый. Мәктәп мөдирләре "мәктәп ул дөньяви оешма", ди, ә шул ук вакытта музыка дәресләрендә балалар псаломнар җырлый. Без моны дини нигездә кысрыклау дип саныйбыз.

Чиләбе өлкәсендә төп халыклар – татар, башкорт, казакълар. Аларның бабалары бу илне Беренче дөнья сугышында да, Икенче дөнья сугышында да, Наполеон бәреп кергәч тә яклаган. Алар бу дәүләттә яшәүче башкалар белән тигез хокукка ия. Русия Конституциясе ата-аналарга үз балаларына тәрбия биргәндә дәүләтнең тыкшынмавын, дин иреген гарантияли. Русия – күп милләтле, күп динле ил, монда барлык ватандашларга да тигез хокуклар гарантияләнгән, шул вакытта ил дә ныклы булыр. Ә менә мондый очраклар ачу чыгара, андый әйберләр булырга тиеш түгел, чөнки ул вакытта дини һәм милли нигездә ызгышлар килеп чыгачак.

Без әлеге проблемга прокуратура игътибар итәр дип исәп тотабыз. Мин әлеге проблемның Чиләбе өлкәсендә генә түгел, бөтен ил буйлап чишелеш табуын теләр идем" дип сөйләде Нәгыев.

Адвокат сүзләренчә, мондый хәлләр елдан-ел арта бара. Бу хакта дәшми тору һич ярамый ди ул. Бөтен сорауларны канун кысаларында хәл итәргә кирәк – прокуратурага язарга, мәгариф министрыгына, юристларга, хокук яклаучыларга мөрәҗәгать итәргә, бу проблемнар турында сөйләшергә кирәк, ди ул. "Конституция һәм кануннар, милләтенә һәм диненә карамастан ватандашларның хокукларын саклый. Кызганч, кайбер урыннарда ваемсыз түрәләр бар, алар ватандашлар хокукларын боза. Минем 20 еллык эш тәҗрибәм шуны күрсәтә – моңа каршы канун кысаларында көрәшеп була. Проблем турында дәшми торсаң, хокукларны бозу дәвам итәчәк. Безнең ил халкы үз хокукларын канун кысаларында якларга өйрәнергә тиеш", ди Нәгыев.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG