Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яулык бәйләүне тыю халыкның ачуын гына кабартачак"


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Яулык бәйләүче, намаз укучы гаиләләрнең исемлекләрен төзү җәмгыятьтә юктан проблемнар тудырачак. Дини хокукларны яклап, җәмәгатьчелекнең берләшеп мәхкәмәләр юлын таптау кирәк. Татар теленә һөҗүм булганда мәхкәмәгә бармау зур ялгышлык. Бу фикерләр татар ата-аналары конференциясендә яңгырады.

19 май татар ата-аналары берләшмәсе икенче тапкыр зурлап конференция уздырды. (Беренчесе 2018нең ноябрендә узган иде. - ред.) Бу юлы "Мәктәп һәм тәрбияле киләчәк" дип исемләнгән җыен дини тәрбия, мәктәпләрдә калкып чыккан яулык бәйләү мәсьәләләре, мөселманнарның ни өчен мәктәптән балаларын алып өйдә белем бирүгә күчүе проблемнары, туган телне укытуны саклап калу, татар сыйныфлары, бакча, мәктәпләр ачу проблемнары тикшерелде.

Оештыручылар сүзләренә караганда, конференциягә 70 кеше теркәлгән. Күбесе – Казан активистлары, Азнакай, Лаеш, Чаллы, Әлмәттән килүчеләр бар иде. Мәсьәләләр мөһим, әмма актуаль сорауларга җавап эзләү бурычы гына җәмәгатьчелекнең җилкәсенә төште. Бу чарага бер генә түрә дә килмәгән иде. Чакырулар Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына юлланган, әмма сәлам да, җавап та булмаган. Казан мәгариф идарәсеннән дә кызыксынып килүче табылмаган, гәрчә милли мәгарифкә кагылышлы проблемнарны хәл итү нәкъ Татарстан башкаласында авырлык белән бара. Түрәләргә кызык түгелме, алар битарафмы, әллә куркумы? Сорау ачык кала.

Сентябрь аенда узачак сайлаулар алдыннан "ялтырап китү" форсатын кулланырга теләүче депутат та табылмаган. Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән, милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев килә алмавын алдан кисәткән.

Хәер, түрә, депутатлар килүне кирәк дип тапмаган ди, ә иҗтимагый оешмаларга нәрсә комачаулый иде? Мисал өчен, Дөнья татар конгрессы янә бу эштә катнашмаган булып чыкты. Оештыруда матди ярдәм дә, рухи теләктәшлек белдерү дә юк. Мәгариф темасын читләшергә тырышалар. Гәрчә нәкъ менә бу өлкәдә җиң сызганып эшләү дә мөһим. Югыйсә, үрнәк алырлык Дөнья башкорт корылтае бар. Әзер тәҗрибә уч төбендә, барлык механизмнар да эшләнгән, тот та эшлә. Башкорт корылтае рәисенең берничә урынбасары мәгариф системында азу тешен ярган шәхесләр, милли мәгарифне инәсеннән җебенә кадәр беләләр. Корылтай иҗтимагый оешма булса да дәүләт, муниципаль оешмалар белән тыгыз эшли. Башкортстанның һәр районында булып кайттылар. Мәктәптә башкорт теле белән проблем туса, шунда ук ашыгыч ярдәм рәвешендә мәсьәләне хәл итәләр, кирәк икән, матбугатны аякка бастыралар.

Ә татар конгрессында ниләр бар? Милли мәгариф бүлеге оештырылды, аны Рөстәм Гыйлметдинов җитәкли. Ләкин Татарстандагы мәктәпләр хәлен өйрәнү эшләре генә күренми. Дәүләт, туган телләрне укытуда чыккан проблемнар аркасында кайсы телне сайларга дип баш ваткан ата-аналар белән аңлату эшләре алып барылмый. Конгресс каршында эшләүче "Ак калфак" оешмасының Татарстанда гына берничә дистә вәкиллеге бар. Иң кызыгы – аларның арасында балалар бакчаларында эшләүче тәрбияче, мәктәп мөдирләре, укытучылар шактый. Үзенә күрә бер кечкенә гаскәр, әмма әлегә бу челтәр эшкә җигелмәде. Югыйсә мәктәпләргә, бакчаларга үтеп кереп, ата-аналар белән эшләү коралын уйлап чыгарасы да юк! Көчле педагог, психолог, балаларын татар булып үстерергә тырышкан, татар мәктәбендә укыткан танылган җырчы-артист, хокук яклаучыны иярт тә һәрбер белем бирү оешмасында чыгыш яса! Әмма бу мондый механизмны конгрессның ни өчен кулланмавы табышмак булып кала. Оештыручылар конференцияне уздырыр алдыннан Ринат Закировка да, Васил Шәйхразиевка да мөрәҗәгать иткән, әмма уңай җавап ала алмаганнар.

Илсөя Әхмәтгалиева
Илсөя Әхмәтгалиева

Дини тәрбия, мәктәпләрдә яулык бәйләү мәсьәләсен тикшергән конференциядә Татарстан диния назарәтенең вәкилләренең дә булмавы сорау тудыра. Гәрчә аларга да чакыру җибәрелгән, чыгыш ясаучылар исемлегендә дә бар иде. Чараны оештыру тулысынча активист Илсөя Әхмәтгалиева җилкәсенә төшкән. Чыгымнарны да активистлар үз кесәсеннән түләгән.

Үзара сөйләшү булып күренсә дә, конференциядә шактый кызыклы чыгышлар булды. Темасы дини тәрбия булса да, спикерлар да, катнашучылар да күбрәк татар телен укыту, татар сыйныфларын, мәктәпләрен ничек ачарга дип сөйләште. Авырткан сөялләрнең берсе бит. Без берничә мөһим чыгышны сезгә тәкъдим итәбез.

Конференция Коръән укудан башланды, аны Татарстан Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов укыды. Чараның модераторы – сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин иде.

Галим Дамир Исхаков татар халкының үсеш стратегиясендә ислам, милли мәгариф өлешләре сыек язылган дип сөйләде.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

"Татар халкының стратегиясе языла башлагач, бәхәсләр купты, ислам белән мәгариф мәсьәләләренә кагылышлы сораулар күп булды. Исламны йолаларга әйләндереп калу куркынычы бар. Кызганычка, сәяси җитәкчеләр дә исламны цивилизация белән бәйле икәнен күз алдыннан ычкындыра. Гәрчә татарның бөтен мирасы ислам белән бәйле. Исламны белмичә бүген татарга үз-үзен кем икәнен тану авыр.

Милли мәгариф мәсьәләсе стратегиядә телгә алына, әлбәттә, әмма мәсьәлә чишелми. Аның чишелеше итеп полилингваль мәктәпләрдә белем бирү дип тәкъдим ителә. Әйе, күп телләрне белергә кирәк, әмма белем алуның нигезе татар теле булырга тиеш. "Аллаһ" "Бог" дип өйрәтелә икән, кеше автоматик рәвештә урысча фикерләүгә күчә. Ә урыста Бог өч изге өлештән тора, димәк тәгълиматы сеңми кала алмый. Совет берлегендә милләт төшенчәсе "нация" дип сеңдерелде. Ә инкыйлабка кадәр милләт мөселман өммәтен аңлаткан. Без ничек тә булса татар мәктәпләрен сакларга, аларны көндәш булырлык итеп оештырырга тиеш", дип сөйләде ул.

Адвокат Руслан Нәгыев хокукларны яклаганда берләшү, матбугатны эшкә җигү кирәклеге турында сөйләде. "Хокук яклаучылар, адвокатлар татар телен якларга әзер булсалар да, бер генә укытучы да, мәктәп мөдире мәхкәмәгә гариза язарга кыюлык тапмаганга җиңелдек", дип сөйләде.

Руслан Нәгыев
Руслан Нәгыев

"Ислам рәвешен алып баручы гаиләләргә басым барлыгын әйтергә мәҗбүрбез, укытучылардан яулык бәйләүчеләр, намаз укучы гаилләләрдән булган укучылар турында мәгълүмат тупларга сорыйлар, психологларга алар белән әңгәмә корырга тәкъдим ителә. Монлый мәгълүмат җыю канунсыз. Бу – дини иреклек хокукын бозу, дин нигезендә барган дискриминация. Ник өчен Эчке эшләр министрлыгы яулык бәйлүчеләрнең генә исемлеген төзи, ник тәре таккан балалар исемлеге юк? Мондый исемлек ялгыш кына исламофобия белән чирләүчеләр кулына эләксә, нишләргә? Коточкыч хәлләр килеп чыгарга мөмкин бит.

Дәүләтнең ата-аналарның тәрбия эшләренә тыкшынырга хокукы юк. Дин иреклеге хокукы Русия Конституциясе белән якланган. Ә чынында ничек? Укытучылар тәртип саклаучыларга исемлек төзи, балага ник яулык бәйләдең дип басым ясый, сөйләшүләр алып бара. Эчке эшләр министрлыгы аерым хезмәткәрнең канун бозуын таныды, әмма безнең мәгълүматларга караганда бу бердәнбер очрак түгел. Кешеләр курка, хокукларын якларга әзер түгел.

Татарстан мәхкәмәләре төрле мәктәпләрдән гаризалар белән туларга тиеш иде

Тик куркып утыру киресенчә начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Мәктәпләр дә сукырларча полиция сораганны үтәргә тиеш түгел. Юристлар бар, алар белән киңәшләргә мөмкин. Без барысына да ярдәм итәргә әзер. Мордовиянең Азюрка авылына 11 укытучы яулык бәйләү хокукын яклап мәктәп мөдирен мәхкәмәгә бирде. Җәмәгатьчелек, матбугат ярдәме белән аларны яклап чыга алдык. Көчләрне берләштерергә кирәк. Татар теле мәсьәләсенең аяк астында тапталып калуы да кул кушырып утыруга, куркуга бәйле булды. Татарстан мәхкәмәләре төрле мәктәпләрдән гаризалар белән тулырга тиеш иде. Юрист, адвокатлар якларга әзер иде, әмма "СОлНЦе"дан башка бер генә мәктәп тә үз хокукларын якламады.

Бүген Пензаның Октябрьски районындагы хәлләр борчу тудыра. 20 мәктәпкә яулык бәйләп йөрү тыела дип прокуратураның күрсәтмәсе барлыкка килде. Прокуратура мәктәпләрне дөньяви белем бирү оешмасы, димәк дини атрибутика ярамый дип аңлата. Прокуратура бу очракта да дини атрибутика дип яулыкны искә ала, ә тәреләрне искә төшерүче дә юк.

Яулыкларны тыю, киресенчә җәмгыятьтә радикализмны арттыра, экстремизмга каршы көрәшәбез дип аны барлыкка китерү булып чыга. Кешеләр бит мондый адымны дискриминация дип кабул итә, яулык бәйләмәгән, хиҗап кимәгәннәрдә тискәре мөнәсәбәт уятырга мөмкин. Яулык бәйләргә ярамый дип басым ясала икән, ата-аналар балаларын өйдә укытуга күпләп күчә башлаячак. Аларның аерым яшәве нигә кирәк? Җәмәгатьчелек бу проблемнарга күз йомарга тиеш түгел", дип сөйләде ул.

Галим, милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин яулык бәйләү белән бергә Татарстанда һәр мәктәптә, урта, югары белем бирү оешмаларында намаз уку бүлмәләрен булдыру өчен дә көрәшергә кирәк дип чыгыш ясады. Ул күбрәк татар теле проблемы турында сөйләде.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

"Туган телдә уку – педагогиканың нигезе. Моның шартлары юк, чөнки Русия сәясәтен карагруһчылар алып бара. Алар безне Русия империясе шартларына кайтарырга хыяллана. Урыс булмаган халыкларның телләрен мәктәп системыннан чыгарырга, надан калдырырга, урыс исеме белән гомум халык булдырырга телиләр. Әмма барып чыкмас дип уйлыйм.

1870 елдагы фәрманда да татарлар урыс телендә укырга тиеш дип әйтелә, менә шуны тормышка ашырырга телиләр. Тагын сынамакчылар. Татарлар урыс телендә уку табигый дип саный башлагач, мәктәпкә православиене да шалт итеп кертергә мөмкин. Бүген ул рухи тәрбия нигезендә бара. Татарстанда диннәр тарихы укытылса, төбәкләрдә – православие. Татарстанны гына кайгыртып котылып булмый, бөтен татар халкы өчен көрәшергә кирәк. Бу федераль хөкүмәт, аның кануннарына нигезләнеп эшләнергә тиеш.

Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә кирәк дип саныйм. Русия, Татарстан Конституциясенә каршы кануннар күп, тикшерсеннәр. Республика кануннары эшлиме-юкмы икәнен дә алар тикшерергә тиеш. Прокуратура моны йөгереп эшләмәс, әмма Татарстан кануннарын үтәлешен тикшерү – алар бурычы.

Мәктәптән татар теле кысрыклап чыгарылса, татар янә урам себерүче хәленә төшәчәк

Ни өчен мәктәпләрдә татар телендә белем алу, татар телен өйрәнү калырга тиеш? Тел – ул кешенең җәмгыятьтәге тоткан урыны. Исегезгә төшерәм: совет вакытында татарлар сатучы, урам себерүче, хезмәтче һөнәрләрен биләде, Казандагы идарә органнарында да, югары уку йортларында гел урыс милләтендәге кешеләр эшләде. 1990нчы елларда татар мәктәпләре барлыкка килде, татар теле статусы күтәрелде, татарлар белем ала алды, алар җитәкчелек эшенә күчте. Мин моны мәгариф системында эшләүче кеше буларак әйтәм. Мәктәптән татар теле кысрыклап чыгарылса, татар янә урам себерүче хәленә төшәчәк", дип чыгыш ясады Марат Лотфуллин.

Конференциядә балалар бакчалары, өйдә һәм мәктәптә укытуның тискәре һәм уңай яклары, билингвизм өстенлекләре турында чыгыш ясаучылар, татар сыйныфларын ачу тәҗрибәсе белән уртаклашучылар да булды. Чарада резолюция кабул ителде.

Конференцияне "Туган тел" белән тәмамлау тәкъдиме яңгырады, әмма өлкәннәр тарафыннан "уразада бу гамәл килешмәс" дип хуплау тапмады.

Татар ата-аналары төркеме

Татар ата-аналары төркеме 2017 елның сентябрендә татар теле тирәсендә вазгыять кискенләшкәч барлыкка килде. Төркем Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылырга тиеш дип таләп итте, төрле ачык хатлар, имза җыюлар оештырды. Кыска вакыт эчендә төркемгә меңнәрчә кеше кушылды, бүгенге көндә анда 12 меңнән артык кеше бар.

XS
SM
MD
LG