Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эчке эшләр министрлыгы Казанда хиҗап киюче мәктәп укучылары турында мәгълүмат җыя  


Казанда балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе мөселман гаиләләрендә тәрбияләнүче мәктәп укучылары турында мәгълүмат җыя. Танылган юрист бу Конституциягә каршы килә дип саный.

Русия эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе мәктәпләргә хиҗап киюче укучы кызлар турында мәгълүмат туплап җибәрүне таләп итүче документ тараткан. Казан идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе башлыгы Венера Сабирҗанова имзалаган бу документта мәктәп мөдирләренә "катгый дини карашта торган (хиҗап киюче) укучылар һәм аларның әти-әниләрен сурәтләүче материаллар" җибәрергә кушылган. Бу "эш өчен кирәк" дип аңлатыла документта.

Җыелган мәгълүматта шулай ук бала гаиләсендә кайчаннан бирле ныклап дин тотылуын, укучының хиҗап кия башлау вакытын күрсәтүне сорыйлар.

Балигь булмаганнар эшләре комиссиясе җитәкчесе шулай ук мөселман гаиләләрендәге балалар белән психолог алып барган сөйләшүләрнең документын таләп итә. Мондый сөйләшү гаиләнең исламның кайсы агымына караганын ачыклау максатыннан уздырылган булырга тиеш.

Документның күчермәсен Facebook сәхифәсенә элгән танылган юрист, Мордовиядәге мөселман кызларның мәктәпкә яулык киеп йөрү хокукын яклап, мәхкәмәдә көрәшкән Руслан Нәгыев мондый мәгълүмат җыю Конституциягә каршы килә дип саный.

Мәктәпләргә таратылган документ
Мәктәпләргә таратылган документ

Аның сүзләренчә, бу гамәл Конституциядә каралган дин һәм вөҗдан ирегенә хокукларны тупас боза, әти-әнисе ризалыгыннан башка балалар турында шәхси мәгълүмат җыю канунга каршы килә һәм монда дин тоту ягыннан дискриминация ярылып ята.

"Ни өчен эчке эшләр министрлыгын мөселманнар гына кызыксындыра икән? Нигә муеннарына тәре тагып йөрүче балалар исәпкә алынмый?", дип яза юрист.

Ул үз хокуклары бозыла дип санаучыларны прокуратурага мөрәҗәгать итәргә өнди.

Мөселман гаиләләрендә тәрбияләнүчеләр турында мәгълүмат җыю мәсьәләсе былтыр да бер күтәрелгән иде. Татарстанның Саба районы мәктәпләрендә сыйныф җитәкчеләренә мөселман балалар турында мәгълүмат җыярга кушылды. Элегрәк шундый ук хәл Биектау районы мәктәпләрендә дә күзәтелде. Азатлык сөйләшкән укытучылар моны раслады, кайберләре бу хәл 2017 елда да булган иде дип белдерде.

XS
SM
MD
LG