Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саба мәктәпләрендә мөселман балалары турында мәгълүмат җыялар


Архив фотосы
Архив фотосы

Саба районы мәктәпләрендә сыйныф җитәкчеләренә мөселман балалары турында мәгълүмат җыярга кушылган. Элегрәк шундый ук хәл Биектау районы мәктәпләрендә дә күзәтелде. Азатлык моның сәбәпләрен ачыкларга тырышты.

Татарстанның Саба районы мәктәпләрендә, мисал өчен, Шәмәрдән авылында укучы мөселман балалары һәм аларның гаиләләре турында мәгълүмат җыялар икән. Бу хакта Азатлыкка Шәмәрдәндә яшәүче укучыбыз хәбәр итте. Сыйныф җитәкчеләренә дини гаиләдә тәрбияләнүче балаларның саны, гаиләдә ничә бала булуы, шуларның кайсылары балалар бакчасына йөрүе, кайсылары мәктәп яисә югары уку йортында укуы турында мәгълүмат җиткерергә кушылган. Бу фәрман сыйныф җитәкчеләренә мәктәп мөдирләре урынбасарларыннан ирешкән. Алар бу мәгълүматны 4 декабрьгә кадәр тапшырырга тиеш булган.

Азатлык моның дөреслеген һәм бу мәгълүматның ни сәбәпле җыелуын ачыкларга теләп Саба районының төрле мәктәпләрендә укыткан берничә укытучыга һәм мәгариф идарәсенә шалтыратты. Безнең белән сөйләшкән укытучыларның барысы да мәгълүмат җыюлуын раслады. Укытучыларның киләчәк эшчәнлегенә зыян килмәсен өчен Азатлык аларның исемнәрен атамый, әмма алар белән сөйләшкән язмалар редакциядә бар.

Беренче укытучы: "Әйе, дини гаиләдә тәрбияләнүче балаларның исемлеген сорадылар. Минем сыйныфта укучының берсе мөселман гаиләсеннән, әмма мин аның хакында мәгълүмат бирергә кирәк дип тапмадым. Сыйныфымда укучыларның барысын да беләм. Кем нинди шартларда яшәгәнен, ни белән сулаганын беләм. Укытучыларны, һәрхәлдә мине бу мәгълүматны тапшырырга мәҗбүриләмәделәр, һәр укытучы үзе хәл итә. Тикшереп йөрмәделәр", дип сөйләде.

Икенче укытучы: "Мин дә сыйныф укытучысы, миңа да дини гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар турында исемлек бирергә сорадылар. Башка җирдән күченеп кайткан мөселман гаиләләрен тикшерәләр дип беләм. Әлеге гаиләдәге баланың әти-әнисе кайда эшләвен, нинди шартларда яшәвен сорыйлар. Анкета тутырырга куштылар. Мәгълүматны электрон таблицага кертергә тәкъдим ителде. Исемлеккә баланың исем, фамилиясе, ничәнче сыйныфта укыганын теркәргә кирәк. Өстәмә мәгълүмат турында графа юк", диде Шәмәрдәннән булмаган, әмма Саба районына кергән мәктәп укытучысы.

Өченче укытучы бу мәгълүматның узган ел да җыюларын сөйләде. "Быел гына чыккан исемлек түгел, моңа кадәр дә туплана иде андый мәгълүмат. Мәктәп мөдиренең урынбасарлары ни куша, без шуны эшлибез. Шуңа алардан сорагыз", дип сүзен кыска тотты.

Азатлык Саба районы мәктәпләренең берсенә шалтыратып тәрбия эшләре җитәкчесе белән сөйләште. Башта ул ханым мәктәп җитәкчелеге бар балалар турында мәгълүмат булырга тиеш дип гомумиләштереп сөйләде, әмма ахыр чиктә бу мәгълүмат барлык мәктәп балаларына түгел, ә дини гаиләләрдәге балаларга гына кагылганын һәм бу мәгълүматны Саба районы мәгариф идарәсе җыйганын әйтте.

Тәрбия эшләре җитәкчесе: "Мәктәптә төрле балалар укый. Мөселманнар, христианнар, авыр хәлдәге гаилә балалары бар. Һәрбер гаилә турында белеп торырга тиешбез. Начар яктан уйламагыз, мәктәп һәрбер укучының гаиләсен күзалларга тиеш, бала нинди шартларда яши, укый - укытучы хәбәрдар булу мөһим. Ислам динен тоткан гаиләләрне барлауның нинди начар ягы булсын? Безнең мәктәптә яулыклы кызылар укый, алар тәртипле, укуда да алдынгы. Мәктәптә күченеп кайткан бер мөселман гаиләсе бар иде, балалары тәртип боза иде, әмма алар инде бездә укымый. Бәлки мөселманнардан курку бардыр, мин бу мәгълүмат ни өчен тупланганын белмим. Район мәгариф идарәсе кушты, мин дә ни өчен җыелганын сорадым. Укытучыларда да, ата-аналарда да андый сорау туарга мөмкин бит, әмма без кушканны үтәүчеләр генә" диде.

Мәгариф хезмәткәре бу эшне район мәгариф идарәсеннән кушуларын раслады, дөрес, бернинди исем-фамилияләр яңгырамады. Азатлык бу мәгълүматның ни өчен җыелуын сорап Саба районы мәгариф идарәсенә дә шалтыратты. Идарә җитәкчесе Илфат Шакиров мөселман балалары турында мәгълүмат җыюны кире какты, бу хакта хәбәрне беренче тапкыр ишетүен әйтте. Ул бу хакта белешәчәген ышандырды. Әмма телефоннан аңлатма бирмәячәген кисәтте. "Кирәк булса, Сабага килегез, шунда сөйләрмен", диде ул.

Саба районы мөхтәсибе Айнур Әхмәтов мәктәпләрдә мөселман балалары турында мәгълүмат җыюдан хәбәрдар түгел булып чыкты. "Районда бөтен кеше бер-берсен белә. Исәпсез кеше юк бит, барысы да күз алдында. Миңа бу хакта әйтүче булмады", диде ул.

Әйтергә кирәк, мондый мәгълүматны элегрәк Биектау мәктәбендә дә җыйганнар иде. Ул вакытта район мәгариф идарәсе хезмәткәре мәгълүматны террорга каршы комитеттан сораганнарын әйтте. Террорга каршы комитет моны тулаем кире какмады.

Хокук яклаучы Ирек Биккинин мондый хәлләрнең Мордовиядә дә булуын сөйләде. Аерым алганда, мәгариф идарәсеннән Сарански мәктәпләрендә яулыклы кызлар турында мәгълүмат җыярга кушылган боерык булган. Аларның копияләре мөселман ата-аналар кулына эләккәч, тавыш купкан, мәгълүмат туплау эше туктатылган.

Юрист Марат Ашимов балалар турында шәхси мәгълүмат бирүне канунсыз дип саный. "Мәктәпнең ул мәгълүматны кемгәдер бирергә хокукы юк", диде ул.

Адвокат Руслан Нәгыев укытучыларны мәгълүмат бирергә мәҗбүр итә алмыйлар дип саный. "Монда прокуратурага язарга кирәк. Русиядә балалар хокуклары өчен җаваплы вәкилгә хәбәр итү мөһим. Бөтен җиргә язарга кирәк. Укытучылар курыкса, ата-аналар язарга тиеш. Әлбәттә, мәгълүматны таләп итүчеләр моны яшерә ала. "Җыймыйбыз, белмибез", диячәк. Укытучылар да рәсми мөрәҗәгать итәргә кушсаң, артка чигенәләр. Мәгълүмат җыюны раслату да авыр", диде ул.

"Агора" хокук яклау үзәге адвокаты Ирина Хрунова балалар турында мәгълүмат туплауны сыйныф укытучылары да, мәктәп җитәкчеләре дә тупларга хокуклы, ләкин өченче тарафка алар хакында мәгълүмат җиткерү – кешенең хокукын бозу, дип аңлатты Азатлыкка.

​"Укытучылар баланың нинди шартларда яшәгәнен, аның ничек сулавына кадәр белергә тиеш. Дини гаиләдә тәрбияләнгән баланы нәрсә рәнҗетә ала икәнне дә чамаларга, белүе кирәк. Бу – кешеләргә карата кешечә караш. Әмма бала, аларның гаиләләре турында мәгълүмат бары тик мәктәп эчендә калырга тиеш. Бернинди дә исемлекләр өченче кулларга тапшырылырга тиеш түгел. Район мәгариф идарәсе – өченче кул. Аларга тапшырыла икән, бу – хокук бозу. Кешеләрнең шәхси мәгълүматын чит-ятларга тапшыру кануни яктан тыелган" диде ул.

XS
SM
MD
LG