Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 08:18

Экстремизм турында инде мәктәп балаларына да сөйли башладылар


Биектау районы мәктәпләрендә экстремизмга каршы очрашу үтте. Элегрәк Казан университетында (КФУ) төркем башлыкларына яулыклы кызлар һәм сакаллы егетләр белән террорчылык темасына профилактик сөйләшүләр үткәрергә кушылган иде.

Биектау районы Ямаширмә авылында дин белгече экстремизмга каршы очрашу үткәрде. Чараны уздыру өчен Ямаширмә мәктәбе дә юкка гына сайланмаган икән. Очрашуга килгән дин белгече, тарихчы Нияз Гәрәй сүзләренчә, бу мәктәп районның иң зур белем йортларының берсе. Өстәвенә монда барлык фәннәр дә татар телендә укытыла.

Нияз әфәнде үзе дә элек мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыткан, дини белемне исә Казанның Мөхәммәдия мәдрәсәсендә алган, хаҗда булып кайткан. Балаларга бу мәгълүматлар кунак сөйли башлаганчы әйтелде.

Террорчылык, эстремизмга каршы ачык дәрес үткәрергә район идарәсе куша, югарыдан әмер булуга дин әһелләре эшкә тотына

Мәктәпнең иркен бүлмәсенә җыелган урта һәм югары сыйныф укучылары, укытучыларга дин белгече иң элек килүенең төп максатын аңлаткач, балаларның үзләренә "Динебез турында нәрсәләр беләсез, “ислам” сүзе нәрсәне аңлата?” дигән сорау бирде. Укучыларның җавапларын тыңлап, бу төшенчәләрнең мәгънәсен аңлаткач, Нияз Гәрәй сүзне бүген һәркемне борчыган проблемга – эктремизмга таба борды. Тарихчы гади һәм аңлаешлы тел белән балаларга экстремизм һәм диннең бер-берсенә капма-каршы әйберләр икәнен аңлатырга тырышты.

“Җинаятьченең дине һәм милләте булмаган шикелле, экстремизм һәм терроризмның да дине һәм милләте юк. Ислам динебез – алтын урталык дине. Без шул урталыктан барырга, ягъни бу дөньяны кайгыртып һәм шул ук вакытта ахирәт турында да онытмыйча яшәргә тиешбез”, диде ул. Нияз әфәнде фикеренчә, әгәр кеше бу ике якның берсенә генә бирелеп китә икән, ул үзенә дә, җәмгыятькә дә зур зыян китерергә мөмкин.

Экстремизм, фанатизм безнең динебезгә бөтенләй хас әйбер түгел, яшьләребезгә шуны сеңдерергә иде

Экстремизм, терроризм кебек афәтләрнең төп сәбәбен ул кешеләрнең дини гыйлеме җитмәүдән күрә. “Бу белем җитәкчеләребез арасында да, мәчеткә йөргән гади мөселман абзыйларында да җитәрлек дәрәҗәдә түгел”, ди Нияз Гәрәй, шуңа да ул мәктәпкә килеп мондый очрашу үткәрү, балаларга диннең асылын кечкенәдән аңлатуны хуп күрә. “Экстремизм, фанатизм безнең динебезгә бөтенләй хас әйбер түгел, яшьләребезгә шуны сеңдерергә иде”, диде ул.

Террорчылык, эстремизмга каршы ачык дәрес үткәрергә район идарәсе куша икән, югарыдан әмер булуга дин әһелләре эшкә тотына, диде Нияз әфәнде.

Ямаширмә мәктәбендә ни өчен террорчылыкка каршы дәресләр узуын сорап Азатлык Биектау районы террорга каршы комиссия вәкиле Зөлфия Сафинага мөрәҗәгать итте. Аның әйтүенчә, бу чаралар район, республика программасы нигезендә үткәрелә. Аларга республиканың террорга каршы комиссиясеннән беркетмәләр килә икән һәм алар чараларны шуның нигезендә уздыра. Быел ул 1-10 март ункөнлеге кысаларында үткән.

Зөлфия Сафина
Зөлфия Сафина

“Мәктәптә генә түгел, районда күпләп кешеләр җыела торган барлыгы 156 оешма урын бар. Бер җирдә берүк вакытта 50дән артык кеше җыела ала икән, ул объектка иминлек паспорты төзелә. Шундый 156 оешманың 75 - мәктәпләр һәм балалар бакчалары, аннары мәдәният оешмалары һәм хастаханәләр, кибетләр, кафелар, мәчетләр, чиркәүләр бар.

Бер-бер хәл килеп чыкса, шартлаулар булса, алдан хәбәрдәр һәм әзер булып тору максатыннан үткәрәбез бу чараларны”, диде ул.

Сафина әйтүенчә, быелның 2 мартында Биектау спорткомплексында муляж, кинологлар, этләр ярдәмендә күрсәтмә сынаулар үткәргәннәр. Анда 120ләп җитәкче җыелган. Алар арасында мәктәп җитәкчеләре дә булган. Шуннан аларга үз оешмаларында да шундый сынаулар уздыру кушылган.

Бер-бер хәл килеп чыкса, алдан белеп торсыннар дип үткәрәбез

“Мәктәпкә кемне чакыру - ул инде аларның карамагында. Моны мәктәп җитәкчесе хәл итә, әмма ул аны мәгариф идарәсе белән килештерергә тиеш”, диде ул.

Мондый сынаулар балаларны куркытмыймы, дигән сорауга хакимият вәкиле: “Алар ул-бу була калса ни эшләргә кирәклеген белергә тиеш” дип әйтә.

“Башлангыч сыйныфларга бер төрле, урта сыйныфларга - икенче төрле, олыларга тагын башкача аңлатыла. Алдан балаларны бу бары тик берәр хәл була калса гына дип тынычландырырга кирәк”, диде Сафина. Аның сүзләренчә, мондый чараларны районда әлегә кадәр елына ике тапкыр уздырып килгәннәр, 2 март көнне булган утырышта җитәкчеләр аны квартал саен уздырырга тәкъдим иткән.

Биектау районы мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре урынбасары Альбина Мөстәкыймова Азатлыкка әйтүенчә, ункөнлек (1-10 март) кысаларында “Рухи белем бирү” (Духовное просвещение) дигән курс та оештырылган.

“Район хакимияте тарафыннан көннәр билгеләнде. Шул график нигезендә мәктәпләргә хәзрәтләр килде. Теләсә кемне мәктәпкә китереп булмый бит. Шуңа кемне чакырасын алдан килештерделәр. Бу бик нечкә мәсьәлә бит. Нигездә бу курс 7-8 сыйныфларга дип каралган.

Отец Виталий да, хәзрәтләр дә килә

Отец Виталий елына бер-ике тапкыр мәктәпләргә килә. Хәзрәтләр белән бергә йөри. Алар бары мәгълүмат кына бирә.

Менә хәзер безнең “Хокукый белем бирү” (Правовое просвещение) курсы бара. Анда мәктәпләрдә юристлар, прокуратура вәкилләре, балигъ булмаганнар белән эшләүче хезмәткәрләр чыгышлар ясый”, диде Мөстәкыймова.

Элегрәк Азатлык Биектау мәктәпләрендә яулыклы һәм түбәтәйле укучылар турында мәгълүмат җыюлар турында да язган иде.

Шулай ук элек КФУда төркем башлыкларына яулыклы кызлар һәм сакаллы егетләр белән террорчылык темасына профилактик сөйләшүләр үткәрергә кушылды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG