Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбе өлкәсендә имам балаларына мәктәптә православ дине тагу турында прокуратурага язган


Пласт шәһәре имамы мәктәпләрдә православ динен генә алга сөреп, исламны чикләүне бу төбәктә элек-электән яшәгән халыкларга хөрмәт күрсәтмәү дип белдерә.

Чиләбе өлкәсе Пласт шәһәрендә яшәүче Солтановлар мәктәптә улларына алар өчен ят булган православ мәдәнияте көчләп тагылуы һәм намаз укуны тыюга зарланып прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Малайларның әтисе – Пласт шәһәре имам-хатыйбы Рәис Солтанов.

Солтанов, православ динен генә алга сөреп, исламны чикләүне бу төбәктә элек-электән яшәгән халыкларга хөрмәт күрсәтмәү дип белдерә. Татарлар һәм башкортлар, урыслар белән беррәттән, илнең төп халыкары булып тора дип язган имам прокуратурага хатында.

Мөрәҗәгатьтә әйтелүенчә, дәрестә мөселманнарны каралтучы фильм күрсәтелгәч, Солтановлар моңа түзеп тора алмаган. "Тормыш иминлеге нигезләре" дәресендә балаларга 1979 елда Әфганстанда барган сугыш гамәлләре турында документаль фильм күрсәтелгән. Фильмда көч куллану сурәтләнгән, бу вакыттта азан, Коръән уку тавышлары яңгыраган дип белдерә имам. Аның уллары ислам һәм мөселманнар бу фильмда начар яктан күрсәтелде дип саный, бу аларны нык рәнҗеткән.

Рәис хәзрәт мондый фильмнарны балаларга бөтенләй күрсәтү кирәк түгел ди, мондый әйберләр диннәр арасында ызгыш чыгара дип кисәтә.

Хатында Рәис Солтанов инде 24 ел Пласт шәһәре имамы булып торуын, рәсми рәвештә эшчәнлек алып баруын, гаиләсенең традицион исламда булуын ассызыклаган. Ул прокурордан бу хәлне тикшереп, тиешле чаралар күрүен үтенә.

Солтановлар гаиләсенә юридик ярдәм күрсәтергә адвокат Руслан Нәгыев алынган. Ул Азатлыкка сөйләгәнчә, балаларның намаз укырга теләкләре бар икән, аны тыю канунга каршы килә. Балалар бу карарны үзләре, мөстәкыйль кабул иткән. Бу очракта мәктәп аларның иминлеген тәэмин итәргә тиеш. Алар каядыр баскыч астында, кар өстендә намаз укып йөрергә тиеш түгел (андый хәл дә булган). Мәктәп балаларга имин урын бирергә тиеш.

"Шул ук вакытта мәктәптә музыка дәресләрендә чиркәү җырлары җырлыйлар, пасха йомыркалары сурәте ясыйлар, Әфган турында "ислам террорчылары" сурәтләнгән фильм күрсәтәләр. Мөселман гаиләләрендә үсүче балалар моны авыр кабул итә, моңа борчыла, үзләрен кимсетелгән дип хис итә. Без һич тә православ диненә каршы түгел, ләкин кешегә үз динен тотуны тыеп, шул ук вакытта башка динне көчләп тагарга ярамый дип саныйбыз", диде адвокат.

Нәгыев, прокуратурага мөрәҗәгать иткәннән соң, бу хәлләргә журналистлар игътибар юнәлткәннән соң, балаларның хокуклары якланыр дип исәпли. "Чөнки монда мәктәп мөдире мөдир генә түгел, ул әле Чиләбе өлкәсендә кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле дә", ди ул.

Азатлык әлегә хәлне тикшерә.

  • Соңгы берничә елда адвокатлар мәктәпләрдә мөселманнарның хокуклары бозылу белән бәйле берничә эшне яклады. Аларның күпчелеге кызларга яулык ябып йөрүне тыю белән бәйле иде. Былтыр ноябрьдә Татарстанның Лаеш районы Столбище авылы мәктәбендә җиденче сыйныфта укучы бер кызның әти-әнисе Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать итте. Мәктәп мөдире укучы кызлардан яулыкларын салуны таләп иткән, риза булмасалар, "урыс" мәктәбеннән мөселман мәктәбенә күчәргә кушкан. Моңарчы бу проблем Татарстанда азмы-күпме чишелгән дип санала иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG