Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бөтенесе күз буяп котылырга тырыша"


Утырышта катнашучылар
Утырышта катнашучылар

Татарстанның дәүләт телләренә багышланган хөкүмәт киңәшмәсендә яңгыраган саннар белгечләрдә гаҗәпләнү хисе уятты. Моны алар ялган һәм чын проблемнардан качу дип саный.

12 март Казанда Татарстан хөкүмәте каршындагы шураның дәүләт телләре турындагы канун үтәлешенә багышланган утырышы узды. Бер сәгатьтән артык барган очрашуда министрлык вәкилләре, район түрәләре узган 2020 елга хисап тотты. Барлык чыгышларда да диярлек татар телен куллану арта бара дип тәкрарладылар. Азатлык түрәләрнең чыгышы чынбарлыкка ни дәрәҗәдә туры килүен белгечләр белән чагыштырды.

"Алар төп проблем хакында сөйләшми"

Утырышта күтәрелгән төп мәсьәләләрнең берсе – милли мәгариф өлкәсе булды. Беренче итеп чыгыш ясаган Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин узган ел мәктәпләрдә татар балаларының саны артуын белдерде. Аның сүзләренчә, бүген аларның 47 проценты туган телдә белем ала.

Соңрак милли мәгариф темасын Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары, президент каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов дәвам итте. Ул татар теленә ихтыяҗ кимүдә федераль кануннарны гаепләргә дә кыюлык тапты.

Марат Әхмәтов
Марат Әхмәтов

"Күпчелек мәктәпләрдә тәрбия генә татар телендә бирелә, укыту тулысынча урыс телендә алып барыла. Мәгариф оешмаларында әкренләп милли мохит кими бара, ата-аналар белән аңлашу җитәрлек түгел", диде ул.

Марат Әхмәтов шәһәрләрдә татар мохитле мәктәпләр булдыру програмы барлыкка килергә мөмкин диде. Шулай ул милли мәктәпләрнең техник яктан җитәрлек дәрәҗәдә җиһазландырылмавын әйтте.

Шуның белән милли мәгариф темасына башка тукталмадылар. Моңа кадәр Азатлык чын татар телле мәктәпләрнең азаюын, белгечләр әзерләү проблемын, яңа татар мәктәпләре ачылмавы турында әйтеп килде. Ләкин бу мәсьәләләрнең берсе дә телгә алынмады.

Мәгариф белгече Марат Лотфуллин хөкүмәт киңәшмәсендә милли мәгариф проблемнары күтәрелмәде, әйтелгән фикерләр күз буяу өчен генә эшләнде дип саный.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

"47 процент бәйләнерлек сан түгел. Ниндидер күләмдә бәлки укыйлардыр, һичьюгы, бер-ике дәресне. Иң мөһиме – укырга шартлар тудыру. Хәзер мәҗбүри укытып булмый. Бүген Русиядә татар телендәге дәреслекләр федераль исемлеккә кертелмәгән. Менә шул турыда сөйләшергә кирәк. Булган дәреслекләр әсбап булып кына бара.

5 миллионлы татар халкына елына 25 укытучы әзерлиләр

Икенче мәсьәлә – татарча укытыр өчен укытучылар кирәк. Татарстанда биш ел татар телле укытучылар әзерләнми. Бу нәрсә дигән сүз? 10-15 елдан татар мәктәпләре автомат рәвештә ябылачак. Нинди генә сәясәт булса да, аларны ача алмаячаклар, чөнки укытучы булмаячак. Утырышта шул мәсьәлә тикшерелергә тиеш иде. Күз буяу өчен татфакта (КФУның филология институты) бер төркем математик һәм физиклар әзерләнә. Нишләп аны мехмат әзерләми? 5 миллионлы татар халкына елына 25 укытучы әзерлиләр. Татарстан өчен генә дә 50 кадр кирәк. Кадрлар әзерләмәскә дигән ачыктан-ачык күрсәтмә юк. Татарстанга буйсынучы педагогия училищесында татар телле тәрбиячеләр әзерләнми. Алар төп проблем хакында сөйләшмиләр. Бөтенесе күз буяп котылырга тырыша", диде Лотфуллин.

Түрәләр: кибетчеләрнең 98 проценты татарча белә

Очрашуда җәмәгатьчелекне гаҗәпләнергә мәҗбүр иткән саннар да китерелде. Түрәләр сүзләренчә, сәүдә өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең 98 проценты ике дәүләт телендә – татарча һәм урысча хезмәт күрсәтә ала.

"Муниципаль районнарның мәгълүматлары буенча, сәүдә өлкәсендә хезмәткәрләрнең ике дәүләт телендә хезмәт күрсәтүе 98 процентны тәшкил итә. Бу күрсәткеч 39 районда үтәлде. Әлмәт, Кайбыч һәм Питрәчтә вазгыять үзгәрмәде. Спас, Аксубай, Алабуга, Кама Тамагы һәм Чаллы шәһәре 100 процентлык күрсәткечкә иреште. Лаеш районы белән Казанда бу сан 89 процентка, Чирмешәндә – 93 процентка кадәр җитте", диде Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер.

Әлеге саннарның ничек барлыкка килүен һәм ни рәвешле хезмәткәрләрне тикшерүләре хакында ул тәфсилләп аңлатмады. Бу чыгыш күп сораулар уятса да, хөкүмәт киңәшмәсендә утыручылар тыныч кына карап утыруын дәвам итте. Журналист Искәндәр Сираҗи бу саннарга ышанмавын һәм бүген, киресенчә, кибетчеләргә урысча сөйләшү күрсәтмәсе бирелгән дип белдерә.

Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

"Бу чыгыштан соң без хәзер урамга чыгып биергә, Татарстанда татарлык җиңде дип ура кычкырырга тиеш. Чынбарлыкны күрсәтер өчен гади генә мисал. "Пятерочка" кибетенә керәм, татар кызы басып тора, авызын ачса бәрәңгесе күренеп тора, шул минем белән урысча сөйләшә. Мин әйтәм, ник вата-җимерә урысча сөйләшәсең. Безгә шулай кушалар ди. Мин күп очракта кибеттә татарча сөйләшергә тырышам. "Магнит"ка керәм. Шул ук хәл. Баксаң, сакчылар татарча аңламый, шуңа үзара килешеп, урларга мөмкиннәр дигән әйбер уйлап чыгарылган. Ягулык станциясендә дә татар кызларына хуҗалары татарча сөйләшмәскә кушкан. Мин гади әйберләр әйтәм. Ул Казанда гына түгел, Арчада да, Биектауда, Балтачта да 98 процент татарча сөйләшә торган кибетләр таба алмаячаксың. Бу каян алган саннар белән сөйлидер бәндә – безнең кәгазьдә татар мәктәпләре дә күп. Без ул саннарга якын да килә алмыйбыз. Авыл кибетләрен санап, яртысы татарча белә дип әйтсәләр, бик каты ялганлыйлар дип әйтмәс идем. Ә болай караганда, бу ялган, бу кеше ялганчы, бу күзгә төтен җибәрү, бу үзебезне алдау", диде Сираҗи.

Матур саннар һәм чынбарлык

Матур саннар моның белән генә тәмамланмады. Дигитал үсеш министры урынбасары Радик Гыйсмәтов Татарстан хөкүмәтенең рәсми сайтларында хәбәрләрне ике дәүләт телендә урнаштыру 99,7 процентка җитүен белдерде. Узган ел 33 сайтта 22 005 татарча һәм 22 080 урысча язма эленгән.

Азатлык Татарстан министрлыкларының рәсми сайтларына күзәтү ясады. 12 март кичендә 18 министрлыкның 11ендә соңгы татарча хәбәр, урыс телле сәхифәсенә караганда, берничә көнгә соңарып чыгуы ачыкланды. Мәсәлән, җир һәм мөлкәт министрлыгының урысча бите соңгы тапкыр 12 март яңарган булса, татарча битендә соңгы хәбәр 27 февральгә карый. Финанс министрлыгында татарча хәбәрләр ахыргы тапкыр 24 февральдә чыккан. Дигитал үсеш министрлыгы сайтының татарча бите дә 10 көнгә соңарып яңара.

Бу очракта 99 процентның каян килеп чыгуын бик гади аңлатырга мөмкин. Татарстан министрлыкларында берничә көн дәвамында чыккан урысча хәбәрләрне җыеп, соңрак берьюлы татарчага тәрҗемә итеп кую гамәлгә кергән. Ел азагында аларның барысы да тәрҗемә ителеп бетә. Шунлыктан түрәләр матур саннарны күрсәтеп хисап бирә ала. Ә чынлыкта, атна-ун көнгә соңарып чыккан хәбәрнең әһәмияте юкка чыга. Хөкүмәт киңәшмәсендә бу мәсьәләне бөтенләй искә алмадылар.

Дәүләт оешмалары социаль челтәрдә үз сәхифәләрен татарча начар алып баруы әйтелде. Тагын бер сан – 2020 елда халыктан дәүләт оешмаларына татар телендә язылган мөрәҗәгатьләр саны 20 тапкырга арткан.

Канун нигезендә, норматив-хокукый актлар ике дәүләт телендә язылырга тиеш. Ләкин кайбер дәүләт оешмалары һәм районнар документның исемен генә татарчага тәрҗемә итеп котылырга тырыша.

Рөстәм Заһидуллин
Рөстәм Заһидуллин

"Дәүләт оешмалары күрсәткечкә ирешер өчен төрле юллар эзли башлый. Рәсми портал битендә барлык актларның да исемнәре татарча язылган булуын күрәсез. Ә аңа кереп карасаң, актның урысча язылган булуы аңлашыла. Актның кушымтасын тәрҗемә итмәү очраклары бар. Без моны канунның үтәлешенә формаль карау дип саныйбыз", диде Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.

Татарстан РЖД белән һаман уртак фикергә килә алмый

Инде берничә ел Татарстан тимер юл вокзалларына татар телен кертә алмый. Бүген республикада 24 возкалның тугызында гына ике дәүләт телендә мәгълүмат бирү, навигация урнаштырылган. Бу мәсьәләне татар җәмәгатьчелеге берничә ел күтәреп килде. 2017 елда "Мин татарча сөйләшәм" чарасында аэроэкспресс эшчәнлегендә татар телен кулланмау өчен "Содружество" оешмасына "Тяжело с татарским" антипремиясен тапшырган иде. Казан һава аланы белән Казан үзәк вокзалы арасында йөргән аэроэкспресс шуннан соң татарча игъланнар ясый башлады. Ләкин бүгенгә кадәр Татарстан барлык тимер юл вокзалларына да йогынты ясый алмый.

Әлеге мәсьәләне хәл итә алмауны Татарстан транспорт министры Фәрит Хәнифов тимер юл инфраструктурасының РЖД ширкәте милке булуы белән аңлатты.

Фәрит Хәнифов
Фәрит Хәнифов

"Министрлык бу эшне дәвам итә. Хәзер Горький һәм Куйбышев тимер юллары җитәкчеләре белән ике дәүләт телендә навигация һәм аудио игъланнар эшләтү мәсьәләсен карыйбыз", диде ул.

Аның каравы, аэропорт, елга порты тулысынча ике телдә эшли. Татарстанда ике автовокзал татар телен санга сукмый. Җәмәгать транспорты һәм тукталышлардагы афишаларда мондый проблем юк диелде.

Татарстан юл күрсәткечләренә килгәндә, саннарга ышансаң, алга китеш бар. Бүген 13 783 күрсәткечнең 10 210ы ике дәүләт телендә язылган. Узган ел 560 күрсәткечне татар һәм урысчага язып элгәннәр. Ләкин бүген 3573е урысча гына язылган.

Татар әдәбияты музее мөдире, тел активисты Айдар Шәйхин элмә такталар яхшырды, юл күрсәткечләрендә үзгәреш сизелми ди.

Айдар Шәйхин
Айдар Шәйхин

"Элмә такталарда ике дәүләт телен куллану артты. Элек оешмаларның, каһвәханәләрнең элмә такталары урысча гына язылган булса, хәзер татарчаны язып куярга тырышалар. Аларның саны артты дип бәяли алам. Хәзер хатасыз да яза алалар дип гаҗәпләнәм. Бу җәмәгатьчелекнең мәсьәләне кузгатканнан соң дәүләт хакимиятенең проблемга кушылу нәтиҗәсе.

Юл күрсәткечләре буенча зур үзгәрешләр күргәнем юк. Кайбер урыннарда елга исемнәрен татарча яза башладылар бугай. Актанышта, мәсәлән, татарча язылган. Чаллыда татарча бар кебек. Казанда андый хәлне күреп булмый шул", диде Айдар Шәйхин Азатлыкка.

"Министрларның татар телен куллануы теләгән нәтиҗәне бирми"

Утырышта министр, түрәләрне татарча чыгыш ясарга кабат-кабат өндәп тордылар. Соңгы вакытта инвестиция үсеше агентлыгы Талия Миңнуллина, сәнәгать министры Альберт Кәримов, федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе башлыгы Марат Сәфиуллин чыгышларында берничә татарча җөмләләр кыстыра башлады. Аларны КФУда татар теленә сөйләргә өйрәтү дәвам итәчәк.

"Телне саклау өчен җитәкчеләрнең шәхси үрнәге кирәк. Менә киңәшмәләрдә министрларның, район башлыкларының мөмкин кадәр татар телен куллануы халык өчен бик матур үрнәк. Теләгән нәтиҗәне бирмәсә дә, министрларны укыту шул ук максат белән оештырылган иде. Ике көн элек шундый курслар министр урынбасарлары өчен башланып китте. Мәдәният институты белгечләре белән берлектә районнарда җитәкчеләрнең сөйләм осталыгын үстерү буенча махсус төркем булдырдык һәм ул эшли башлады. Аның нәтиҗәләреннән район җитәкчеләре канәгать", диде Марат Әхмәтов.

Ахырдан Әхмәтов түрәләргә милли кием киеп йөрергә өндәде. Рөстәм Миңнехановны үрнәк итеп китерде ул. Гәрчә, утырышта катнашучылар арасында бары дигитал үсеш министры урынбасары гына милли киемнән килгән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG