Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төбәкләр үз хокукларын, телен яклаганда кыюрак булырга тиеш"


Руслан Гарипов
Руслан Гарипов

2021 ел Татарстанда туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. Аз санлы җирле халыклар проблемын өйрәнүче галим, Вашингтондагы Американ университетының Халыкара хезмәт мәктәбе адъюнкт профессоры Руслан Гарипов ​​​​​​​белән халыклар хокуклары, тел мәсьәләләре турында сөйләштек.

— Руслан әфәнде, Америкада сезнең милләтегезгә карата ниндирәк мөнәсәбәт?

— Без элек яшәгән фатир хуҗасы белән бик дуслаштык, без аны Эрик абый дип йөртәбез. Ул безне үз гаиләсе кебек кабул итә. Биредә машина номерларына теләгән сан яки хәреф комбинацияләрен куярга була, ул үз машинасына TATAR дип куйдырды, хәзер ул шул номеры белән Вирджиния буйлап йөри. Ул безнең мәдәниятне, тарихны нык хөрмәт итә. Без кайвакыт фильмнар карыйбыз, мин инглизчә субтитрлар кушам, үзебезнең төбәк турында сөйлим. Ул үзләренең мәдәнияте белән таныштыра.

— Татар телен яхшы беләсезме?

— Татар телен үз вакытында өйрәнә алмадым. Минем әти - хәрби, Казан танк училищесын тәмамлаган. Миңа өч яшь чакта аны Германиягә (ГДР) хезмәт итәргә җибәргәннәр. Без Берлинның көнчыгышында биш ел яшәдек. Казанда вакытта без аның әти-әнисе белән яшәгәнбез, гаиләдә татарча сөйләшкәннәр. Мәрхүм дәү әни минем беренче сүзләрем татарча булганын искә ала иде. Кызганыч, без киткәч, бу элемтә югала. Соңыннан әти Одессада хезмәт итте, анда биш ел яшәдек. Җәй саен ялга Казанга кайта идек, дәү әни һәм дәү әти минем белән татарча сөйләшә иде, мин нидер җавап бирә идем. Кызганычка каршы, бу элемтә югала, татар теле минем туган тел була алмый. Гаиләдә урысча сөйләшәләр иде. Минем әти - татар, әни - урыс. Әни татарча белми иде, әтигә килгәндә, ул вакыттагы яшьләр, мөгаен, татарча сөйләшергә оялгандыр. Хәзер бу әзрәк бугай, яшьләр күбрәк татарча сөйләшергә тырыша, моның белән горурлана.

Телне бер буыннан икенчесенә тапшыра алмаган буын - тел өчен югалган буын

Минем әти Казанда туган, әти-әниләре - районнардан: дәү әни - Буа, дәү әти - Әтнә районыннан. Яшь чакта Казанга килгәннәр, татар теле алар өчен беренче тел. Алар гомер буена урыс телендә акцент белән сөйләште. Без аларның өендә кунак булганда, безнең белән һәрвакыт татарча сөйләшәләр иде, ягъни һәрвакыт татар теле, татар радиосы, татар телевидениесе. Әмма аларның ике баласы - минем әти һәм аның абыйсы - татар телен белсәләр дә, татарча укый-яза алмыйлар, грамматиканы белмиләр. Алар яшь чакта татарча сөйләшү модалы булмагандыр, бөтен җирдә - урыс теле. Телне бер буыннан икенче буынга тапшыру барып чыкмаган, бу буынны тел өчен югалган буын дип әйтергә буладыр.

Мин Татарстандагы хәлләрне, яңалыкларны күзәтәм, хәзерге яшьләр татарча сөйләшергә, мәдәниятне үстерергә тырыша. Миңа, мәсәлән, "Мәйдан" телеканалы ошый. Проблем шунда - мәдәниятне һәм телне яшьләргә аңлаешлы контекстта тапшырырга, телне һәм мәдәниятне популяр итәргә кирәк. Яшьләр ни белән кызыксына, нинди музыка тыңлый - рэп, мәсәлән, татар телендә булса, шул чакта яшь буын бу телне белүе, бу мәдәнияткә катнашы булуы белән горурланачак. Халыкның һәр катламына ачкыч табарга кирәк. Шул вакытта бу тел яшәячәк һәм үсәчәк.

Совет чорында автоном республикаларда титул милләтләрнең телләре, мәдәниятләре икенче планга күчерелгән. Бу әле татар, башкорт кебек эре халыклар турында сүз. Ә азсанлы себер һәм ерак көнчыгыш халыкларына килгәндә, вазгыять тагын да катлаулырак. Азсанлы булу аркасында алар хәтта кайвакытта телләрен дә кайтара алмый. Телне белүчеләр аз санда, саклап калу һәм яшь буынга тапшыру мөмкин түгел диярлек.

Яшьләр урыс булмаган башка мәдәнияткә мөнәсәбәте булуы, тагын бер телне белүе белән горурлана башлады

Шундый ук вазгыять мондагы индиан кабиләләрендә. Мин алар белән бик күп аралашам, ниләр барганын якынча беләм. Кайбер кабиләләр телләрен бөтенләй югалткан, сез ул телне белүчене табалмаячаксыз. Алар үз телләрен саклый алмаган. Алар үзләре дә, Америка - эретүче казан, ди. Биредә бөтен милләтләр буталып бетә, инглиз теле төп телгә әверелә. Якынча шундый ук күренеш совет чорында Русиядә дә күзәтелә - биредә урыслаштыру сәясәте бара, урыс халкы башкаларга карата лидер, әйдәүче позициясендә тора. Хәзер исә барыбер милли үзаң килә, яшьләр урыс булмаган башка мәдәнияткә мөнәсәбәте булуы, тагын бер телне белүе белән горурлана башлады. Элек бу кәттә саналмый иде. Безнең күрше республикаларны гына алсак та, аларның күбесе элек үзләрен урыс дип таныштыра иде, ягъни үзенең удмурт, мари, чуаш икәнен әйтергә теләми иде. "Мин - урыс, мин - православ", аларның диннәре охшаш, татарлар бу яктан бәлки дин аркасында татарлыгын саклый алгандыр. Ягъни доминанта халыктан көчлерәк. Ә теге милләтләр җиңелрәк ассимилиляцияләшкән, урыслашуга җиңелрәк бирелгән.

Ул чорда, минемчә, урыс булу модада булганга күрә, кешеләр телен, мәдәниятен югалткан. Минем истә, без совет чорында әти белән Германиядә, Одессада яшәгәндә бик күп милләтләрне очрата идек, әти һәрвакыт үзен Саша дип таныштыра иде, чөнки башкаларга Шәфкать исемен әйтү яки истә калдыру кыен, ә Саша дигәч, гади урыс исеме, кешеләргә аның белән аралашу җиңелрәк. Хәтта бу мисал да совет чорында урыс теленең доминанта икәнен күрсәтә дияргә телим. Ә хәзер мин Америкага күчкән татарларны күзәтәм - алар Татарстаннан булулары белән горурлана, балаларына татарча исем бирергә тырыша. Ягъни милли яңарыш күзәтелә. Бу хәл башлыча яшьләрнең үзләренең моның белән кызыксынуы аркасында барлыкка килә. Әгәр яшь буын кызыксынмаса, сиңа татар теле бөтенләй кирәкми икән, Мәскәүдә, Вашингтонда, Лондонда яки Парижда яшәгәндә, татар теле кирәкми дип саныйсың икән, кешене берничек тә кызыксындыра алмыйсың. Кеше үзе бу телдә сөйләшергә, балаларына тапшырырга теләргә тиеш.

— Сез Русиядә башкорт һәм татарның (күп санлы булмаса да, төп халыклар) хокукларын яклау торышын ничек бәялисез?

— Русия кануннары илле меңлек киртәне узган бу халыкларны аз санлы җирле халык дип санамый. Халыкара хокукта мондый критерий юк, төп критерий - җиргә бәйлелек, үзен җирле халык дип хис итү. 2007 елда БМОның җирле халыкларга багышланган утырышында катнашканда, мин бу халыкларның никадәр күп булуына гаҗәпләндем. Азия, Европа, Русия, Америкадан меңнән артык вәкил. Мәсәлән, анда кырымтатарлар бар иде, юкса, ул вакытта Украина аларны җирле халык дип танымаган иде. 2013 елдан соң гына Украина аларны җирле халык дип таныды. Алар Русиядән дә аз санлы җирле халык дип тануны сораган иде, ләкин аларның саны илле меңнән артык булганга, Русия моны танымады.

Халыкара хокук күзлегеннән урыс халкы, этнос буларак, Русиянең күп өлешендә җирле халык була алмас иде

Мин БМОдагы милли картинаның чуарлыгына гаҗәпләндем. "Сез кемнең җирле, кемнең җирле халык түгеллеген ничек аерасыз", дип сорадым. Алар миңа "төп критерий - үзбилгеләнү" диде. Ягъни алар үзләрен җирле халык дип атый һәм бу җирләрне тарихи ватаны дип саный икән, аларның БМОга килеп чыгыш ясарга, үз хокукларын игълан итәргә хакы бар. Әгәр халыкара канун күзлегеннән карасак, татарлар да, башкортлар да, чуашлар да, чеченнар да, Дагстан халыклары да - җирле халык, чөнки алар үзләренең тарихи территорияләрендә, бабалары җирендә яшиләр. Мин шул ук сорауны Русия думасындагы милләтләр эше комитетының себер халыкларына багышланган утырышында да бирдем. Җавап шундый булды: Русия илдәге бөтен халыкка да җирле халык статусы бирә алмас иде, чөнки бу очракта урыс халкы, этнос буларак, Русиянең бик күп өлешендә җирле халык була алмас иде. Ягъни шундый зур ил, ә урыслар Мәскәү эчендә генә җирле халык дип санала ала булып чыгар иде. Мин арттырып әйтәм, билгеле. Әмма бу сепаратизмга китерергә, иминлеккә янарга мөмкин.

Руслан Гарипов
Руслан Гарипов

Русия Федерациясен саклап калыр өчен җирле халыкларның республикалары, ә андагы төп милләт өчен "титул милләт" термины уйлап чыгарылган. Югыйсә, канунда титул милләт дигән төшенчә юк. Республикаларда хакимият нигездә титул милләт вәкилләре кулында. Татарстан республикасында президент - татар, парламентның күп өлешен татарлар тәшкил итә. Чечняда республика белән башлыча чеченнар идарә итә. Ингушетиядә шул ук хәл. Дагстанда бу яктан үзенчәлекле хәл, ул Русиядә иң күпмилләтле төбәк, алар хакимияткә һәрдаим ротация кертә, ягъни республика башлыгы авар булса, хакимияттәге икенче зат - кумык яки киресенчә. Бу мисаллардагы вазгыять аз санлы җирле халыкларныкыннан бик нык аерылып тора. Соңгыларының хокуклары, шул исәптән тел хокуклары да, кысылуга күбрәк дучар, чөнки алар азсанлы. Һәм аларның үз милли республикалары юк. Җирле халык исеме белән аталган автоном бүлгеләр бар, ләкин хакимияттә җирле халык вәкилләре юк. Чукча автоном бүлгесе, ямало-ненец, ханты-манси бүлгеләрен алыйк - төбәк хакимиятендә бу халыклар юк диярлек, бу яктан хәлләре аянычрак. Алар белән чагыштырганда, татар белән башкортның хәле уңайлырак. Бу милләтләрнең хокуклары - җирле хакимият прерогативасы, ә хакимиятне шул ук җирле халык вәкилләре тәшкил итә.

Әйтик, Башкортстандагы Куштау хәлләрен алсак, җирле халык бу тауны сакларга, хакимият - эшкәртергә теләде. Әмма бу татар, башкорт яки урыс халкының хокукларын бозу турында түгел, бу - җирле халык белән хакимиятнең мөнәсәбәте мәсьәләсе, ягъни бу низагның милли компоненты юк иде. Бер яктан табыш алу нияте, икенче яктан - үз хокукларын белдергән җирле активистлар. Саны миллионнан арткан татар, башкорт, чечен кебек халыкларга килгәндә, алар өчен тел һәм мәдәниятне югалту проблемы аз санлы җирле халыкларныкы кебек кискен тормый. Әлбәттә, проблемнар бар - 2017 елда татар һәм башка телләрне факультативка әйләндерделәр. Әмма бу проблемнарны чишү өчен җирле хакимиятнең, аз санлы халыклар белән чагыштырганда, чаралары күбрәк. Әмма җирле хакимиятләр үзәк белән конфронтациягә керергә теләми, үзәк әйткәнгә иярә.

Республикаларда милли мәктәпләр булмаса, тел көнкүреш дәрәҗәсендә калачак, һәм соңрак аңа юкка чыгу куркынычы яный

Минемчә, тел ул - мәдәният. Биредә ике мөһим фактор бар: берсе - гаилә, биредә тел формалаша, ләкин көнкүреш дәрәҗәсендә формалаша, икенчесе - бу телдә һөнәри белем алу мөмкинлеге, милли мәктәп. Америкадагы аз санлы халыкларның кайбер кабиләләрендә tribal college (кабилә көллияте) бар, алар анда заманча белем белән традицион кыйммәтләрне, шулай ук тел өйрәтүне комбинацияләргә тырыша. Милли республикаларда милли мәктәпләр булмаса, тел көнкүреш дәрәҗәдә генә калачак, һәм соңрак аңа юкка чыгу куркынычы яный. Мин безнең халыклар турыдан-туры югалу юлында тора дип санамыйм, шулай да җирле хакимият федераль үзәк каршында үз халкының милли хокукларын, шул исәптән тел хокукларын яклаганда катгыйрак булырга һәм үз сүзендә ныграк торырга тиеш дип бәялим. Ягъни Мәскәү, үз сәясәтен төзегәндә, Русиянең күп милләтле дәүләт булуын, Русиянең күпчелек өлешен башка мәдәниятле һәм башка телле халыклар биләвен истә тотарга тиеш.

Мин Америка университетында ике фән укытам. Шуларның берсендә Русия турында сөйлим, кайвакытта, спикер яки тыңлаучы буларак, Русиядән килгән кунакларны чакырам. Бервакыт мин шундый дәрестә Русия тарихына кыскача экскурс ясаган идем, лекциядән соң минем янга "Новая газета" журналисты килде. Ул тумышы белән Мәскәүдән. "Руслан, сез Русия тарихын бөтенләй башкача сөйлисез", диде. Ягъни мин Киев Русе турында гына түгел, кыпчаклар, бәҗәнәкләр, хәзәрләр, Идел Болгары турында сөйлим, ә болар тарих дәресләрендә гадәттә сөйләнми кала, әйтерсең, алар бөтенләй булмаган. Минем өчен төбәкләр тарихы - Русия тарихы. Мин Татарстаннан булуым белән, безнең тарихта Идел Болгары, Алтын Урда булуы белән горурланам. Мәскәү мәктәпләрендә Алтын Урданы сөйләп куркыту белән генә чикләнәләр, ә Казан мәктәпләрендә бу тарих башкачарак бирелә.

— Сез АКШның Русиядәге вәкиллеге белән оештырган конференция барышында "традицион белем алганнан соң, җирле халык вәкилләренә заманча дөньяда җайлашырга кыен, һәм киресенчә - стандарт белем алу традицион кыйммәтләрне югалтуга китерә", дип әйткән идегез. Бу билгеләмәне милли республикаларда дәүләт телләрендә (татар телендә - Татарстанда, башкорт телендә - Башкортстанда) укытуга кертергә мөмкинме?

— Без бу сорауга бераз кагылдык инде. Кеше ниндидер базаны гаиләдә ала, соңрак мәктәпкә, университетка бара, тормышта кулланырдай күнекмәләрне, гаиләдән тыш тормыш турындагы күзаллауларны шунда ала. Аз санлы җирле халыкларга килгәндә, мин Ямал-ненец бүлгесендәге мәктәп-интернатларда булдым, интервьюлар алдым. Әти-әниләре, балаларын интернат-мәктәптә калдыра, тундрага китә. Балалар еш кына кача, ниндидер ысуллар белән тундрадагы әти-әниләре янына китә. Алар боланнар белән шөгыльләнергә, балык тотарга, чум куярга тели, тундрада яшәргә теләсә, мәктәп биргән белемнәр белән ул анда берни эшли алмаячак, мәктәптә ул тундрада кирәк булачак сәләтләрен югалта. Һәм киресенчә - шәһәрдә яшәргә туры килсә, тундра гадәтләренең файдасы булмаячак, алар шәһәрдә урынсыз.

Югары белем бирү системын кеше үз телен онытмыйча заманча белем алырлык итеп көйләү - бик авыр

Мин Казан университетында укыганда, бездән татар телле юристлар әзерләргә булдылар. Без шундый проблемга юлыктык - хокук белеменнән татар телле әдәбият юк. Татар телен яхшы белгән филологлар хокук укыта алмый, мәхкәмәләрдә шәп чыгыш ясый торган юристларның исә татар телен белүе - көнкүреш дәрәҗәсендә генә. Югары белем бирү системын кеше үз телен онытмыйча заманча белем алырлык итеп көйли алу - бу бик авыр. Мәсәлән, минем балаларым өчен, монда килгәч, урыс теле көнкүреш дәрәҗәсенә төште. Аларның мәктәп даирәсе, өйдән тыш аралашуы, хәтта урыс гаиләләреннән булган дуслары белән аралашу теле дә - инглиз телендә. Туган тел белән аралашу телен берләштерү бик авыр, ләкин кирәк әйбер. Дөресен әйткәндә, проблемны чишүнең идеаль юлын белмим. Һәр очрак өчен индивидуаль ысул кирәктер. Аз санлы халыклар өчен бервакыт үзенчәлекле мәктәп проекты керткәннәр иде: ата-ана баласын интернатта калдырмый, үзе белән ала, ә алар артыннан күчмә мәктәп бара - көндез бала әти-әнисе белән тундрада эшли, ә кич укытучылар куйган чатырга укырга килә. Бала теге тормыштан да, бу тормыштан да төшеп калмасын өчен баланс табу мөһим.

— Сез Казан университетын тәмамлагансыз. Ә мәктәп белемен кайда алдыгыз? Татар телен өйрәндегезме?

— Мин Казанда тудым. Әйткәнемчә, күчеп киткәндә миңа өч яшь булган. Ун елдан, миңа унөч яшьтә Казанга кайттык. Ул вакытта татар-төрек лицейлары популяр иде. Әти беркөнне эштән кайтты да, "Телисеңме, сине мәктәп-интернатка урнаштырабыз? Анда инглиз, төрек телләре укыталар. Теләсәң, Төркиягә үк җибәрәм?" диде. Мин Төркияне сайладым, унөч яшемдә беренче тапкыр берүзем чит илгә киттем. Төрле төбәкләрдән җыелган татарлар програмы нигезендә укыдым, анда Башкортстан татарлары да, Пенза мишәрләре дә, Мәскәү татарлары да бар иде. Кызыклы тәҗрибә булды, татар телен белүчеләргә төрек теле җиңелрәк бирелә иде. Минем татар телем начар иде, ләкин төрек телен яхшы өйрәндем, хәтта кайткач урысча сөйләгәндә төрек акценты да барлыкка килде.

Гомеремдә бердәнбер үкенгән әйберем - татарча сөйләшә белмәвем

Университетка керергә Казанга кайттым, хокук факультетында укыдым, аспирантурада калдым. Ике тапкыр дәүләт програмы кысаларында Америкага килдем, өченче тапкырында инде гаилә белән күчендем. Ягъни минем белем алуым халыкара булып чыкты. Мәктәптә, башкалар кебек үк, татар телен укыдым, ләкин бу аз - гаиләдә сөйләшмәсәң, аны мәктәптә күпме өйрәнсәң дә, ул туган телгә әйләнми. Гомумән, дәү әти һәм дәү әниләрнең роле бик мөһим. Минем олыгаюым да алар йогынтысында булды. Әле бала һәм яшүсмер чакта ук мине " әтием - татар, әнием - урыс, мин кем соң?" дигән сораулар борчый иде. Әтинең дуслары "Руслан, син татар, чөнки әтиең татар" ди, ә әнинең туганнары үзенчә басым ясый. Мин татар мәдәнияте белән дә, урыс мәдәнияте белән дә таныша идем. Әти-әниләр дини кешеләр түгел иде, безнең фатирда тәреләр дә, намаз укулар да юк иде. Миңа иң зур йогынтыны дәү әни ясагандыр, мине ислам нигезләренә дә, татар теленә дә ул өйрәтте. Һәм кайсыдыр яшьтә мин үземнең күбрәк татар икәнемне аңладым. Минем татар теленнән "биш"ле генә иде, мин ул дәресләрне ярата идем, әмма ул минем туган телем була алмады. Мөгаен, гомеремдә бердәнбер үкенгән әйберем - татарча сөйләшә белмәвем. Дәү әни бу турыда хыяллана иде.

— Шул ук резервацияләрне булдырудан тыш, титул милләт булмаган халыкларның телен һәм мәдәниятен саклап калуның, бәлки яңартуның нинди ысулларын күрәсез?

— Монда иң мөһиме - телнең гаиләдән килүедер. Гаиләдә булмаса, нинди генә мәктәп, нинди генә грантлар, нинди генә дәүләт програмнары булмасын, файдасы булмаячак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG