Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары уку йортларында татарча белем бирү туктатыла. Телгә басым нәтиҗәсе


Галим Рәшит Шакирҗанов югары уку йортларында татар төркемнәренә хакимияттән ярдәм һәм финанслау булмады ди. Ул Азатлыкка татар төркемнәренең ничек юкка чыгуын сөйләде. Татарстан мөстәкыйльлек алмыйча милли мәгарифне торгызып булмый дигән фикердә ул.

Быелдан Татарстанның югары уку йортларында татар телендә белем алучы төркемнәр тулысынча бетте диярлек. Соңгы кыйпылчык – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында быел татарча белем бирү туктатыла. Узган ел анда татар төркемнәре тупланмады. Ә аңа кадәр татарча укыган студентлар укуларын рус телендә дәвам итәчәк.

90нчы еллар башында Казан архитектура һәм төзелеш университетында татар телендә укытуны башлап җибәрүгә зур өлеш керткән, аның башында торган галим, техник фәннәр кандидаты, күп еллар доцент һәм профессор булып эшләгән Рәшит Шакирҗанов әлеге эшнең энтузиастлар кулында гына калуын, бу эшкә җәмәгатьчелек тарафыннан игътибарның бетүен, хакимияттән бернинди ярдәм һәм финанс булмавын белдерә. Аның сүзләренчә, мәктәптә укытуны татарчалаштырмыйча, финанслар бүлеп бирмичә югары уку йортларында татар төркемнәрен оештырып булмый.

Рәшит Шакирҗанов төзелеш университетында 45 ел дәвамында, шул исәптән, 30 елга якын татар телендә дә белем бирде. Ул Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт бүләге иясе, Русия һәм Татарстанның атказанган югары мәктәп хезмәткәре, 17 ел буе татар телендә "Фән һәм тел" журналы баш мөхәррире булып эшләде, татар һәм рус телләрендә берничә дәреслек, терминология сүзлекләре авторы. Азатлыкка югары уку йортларындагы татар төркемнәрен оештыру тәҗрибәсе турында сөйләде, андагы проблемнар хакында әйтте, милли мәгариф һәм милли университет язмышы турында үз фикерләре белән уртаклашты.

"Имтиханнарны татар телендә биреп булганда, безнең бернинди проблем да юк иде"

— Рәшит әфәнде, Казан дәүләт архитектура төзелеш университетында татар төркеменең оешуын искә төшерсәгез иде. Бу эш ничек башланды?

Рәшит Шакирҗанов
Рәшит Шакирҗанов

— Суверенитет кабул ителгәч, татар телендә югары мәктәп, фән булырга тиеш дигән шигар астында татар галимнәре җыелышы узган иде. Тел, әдәбият һәм тарих институты җитәкчесе, галим Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелегендә югары уку йортларыннан күп белгечләр җыелды. Төзелеш институтыннан факультет деканы Вәгыйз Шәйхуллин катнашты. Һәм бездә зур эшчәнлек башлап җибәрде.

Башлангыч курсларда барлык фәннәрне дә татарча укытырлык белгечләр тупланды. Баштарак бик авыр булды. Бернинди дәреслекләр дә юк иде. Шуңа да карамастан, ике курсны да тулысынча диярлек татарча укыттык. Бөтен дәресләр дә, практик эшләр, лекцияләр татар телендә барды.

— 29 ел дәвамында төзелеш университетында татар телле төркемнәр эшләде. Бу нинди нәтиҗә бирде? Әлеге вакыт эчендә күпме белгеч әзерләнде? Һәм рус төркемнәре белән чагыштырганда белем дәрәҗәсе ни кадәр аерыла иде?

— 29 ел буе эшләдек. 30га аздан гына җитми калды. Без ике дәүләт телендә эшли алырлык белгечләр әзерләү максатын куйган идек. Башта тулысынча татар телендә генә укытырга дип исәп тоттык. Төзелеш эше буенча төп документлар (СНИПлар) рус телендә булгач һәм кайбер белгечләр җитмәү аркасында кыенлыклар туды. Әмма өченче курсның яртысына кадәр тулысынча диярлек татарча укытылды, өченче курс ахыры һәм калган курсларда ике телдә белем бирдек. Баштарак берничә диплом эше татар телендә якланган иде, соңрак яклаулар рус телендә булды. Шулай итеп, бер меңгә якын белгеч әзерләп чыгардык.

Татар телендә укыту белем алуның сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә

Кайвакыт авылдан килгән бала шәһәрдә укый алмый башлый һәм уку йортын ташлап китә. Ә без татарча укыткач, студентлар тиз арада җайлашып китәләр иде. Кайберләре мәктәпләрдә белемне сайрак алгандыр, ләкин өченче курста рус төркемнәрен куып җитә, хәтта узып та китәләр иде. Укуны тәмамлаганда диплом эшләрен башкалар белән тигез һәм хәтта югарырак дәрәҗәдә тапшырдылар, белемнәре дә яхшырак булды. Мин татар төркемнәрендә дә, рус төркемнәрендә дә укыттым. Безнекеләр бик тырыш, булдыра һәм теләк белән укыганга күрә, имтиханнарны алданрак тапшыралар иде. Ә рус төркемендә укучыларның уңышлары азрак булды. Шуңа күрә татар телендә укыту белем алуның сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә дип әйтә алабыз.

— Хәзер татарча укытулар тулысынча беттеме? Моңа кадәр тупланган татар төркемнәре нинди телдә белем ала?

— Узган ел татар төркемен туплый алмадык. Быел татар төркеме соңгы елын укый. Алар хәзер дүртенче курста. Инде укуларын русча дәвам итәләр. Узган ел татар төркемнәре туплыйбыз дип реклам да биреп карадык, ата-аналар һәм абитуриентлар белән дә эшләдек. Нәрсәгә кирәк соң безгә татар теле һәм татарча уку дип, татар ата-аналары балаларын татарча укытудан баш тартты. Төркем туплый алган булсак, дәвам итәр идек.

— Татарча укудан баш тарту күбрәк нәрсә белән аңлатыла? Бердәм дәүләт имтиханнарын рус телендә генә биреп булуы аркасындамы? Эш урынында барыбер русча эшләргә туры килү беләнме?

— Имтиханнарны татар телендә биреп булганда, безнең бернинди проблем да юк иде. Бердәм дәүләт имтиханы кертелгәч, рус төркемнәрен күбрәк сайлый башладылар. Узган елларда мәктәпләрдә татар телен бөтенләй кысканнан соң, ихтыяҗ юк дип, ата-аналар балаларын татар төркеменә бөтенләй бирәселәре килмәде.

Безнең уку йортын тәмамлаган укучылар мөмкин булган җирдә эшне татарча алып бара иде. Районда киңәшмәләрне татар телендә уздырабыз дип үзләре әйтә килде. Алар төзелеш оешмаларында эшләде. Хәзер күбрәк эш рус телендә бара.

"Бөтен фәннәрне дә татар телендә укытып була"

— Татар телендә техник белем бирү катлаулы дигән фикер хөкем сөрә. 30 еллык тәҗрибәгездән чыгып, мондый фикергә ничек җавап бирә аласыз?

Татарча укыту һәм һөнәри эш алып бару өчен татар телендә терминнар бар һәм җитәрлек

— Бу мәсьәләгә килгәндә, татар теле рус теленә караганда уңайлырак та ул. Мин бу өлкәдә зур тәҗрибә тупладым. Баштарак "Русча-татарча төзелеш атамалары", өч ел элек "Русча-татарча политехника сүзлеген" бастырып чыгардык. Тупланган тәҗрибәдән чыгып шуны әйтә алам: татарча укыту һәм һөнәри эш алып бару өчен татар телендә терминнар бар һәм җитәрлек. Алай гына түгел, элекке татар сүзләрен кире әйләнешкә кайтара алдык. Безнең өчен бу зур кулланма булды.

Татарча да, русча да лекцияләр укысам да, миңа татарча укыту күпкә җиңелрәк. Чөнки татар теленең бик әһәмиятле бер үзенчәлеге бар – ул фәнни фикерләүгә корылган, мантыйк ягыннан көчле, анда фикерне эзлекле рәвештә биреп, аңлатып һәм раслап була. Шуңа күрә мантыйкка һәм эзлекле фикер итүгә нигезләнгән математиканы һәм төрле техник фәннәрне татар телендә аңлату уңайлырак. Без техник фәннәр буенча укытып кына калмадык, татар телендә югары белем бирү концепциясен, аның нигезләрен эшләдек. Безнең арттан авыл хуҗалыгы институты, элеккеге КХТИ, КАИ техник фәннәр буенча татарча дәреслекләр язып, аларны кулланды.

Математиканы һәм төрле техник фәннәрне татар телендә аңлату уңайлырак

Безнең тәҗрибә шуны раслый − бөтен фәннәрне дә татар телендә укытып була. Мин 17 ел дәвамында “Фән һәм тел” журналының баш мөхәррире булып эшләдем. Анда төрле фәнни мәкаләләр басыла иде. Алар һуманитар фәннәргә дә, физика, математика һәм башка төр төгәл техник фәннәргә дә, медицина, авыл хуҗалыгы кебек өлкәләргә дә карыйлар иде. Аларны бастыруда әллә ни зур кыенлыклар булмады.

— Сүз уңаеннан, "Фән һәм тел" журналының язмышы ничек булып бетте?

— Ул басылмый башлаганга алты ел була инде. Аны чыгарганда Казан хакимиятенә мөрәҗәгать иткән идек. Ул вакытта шәһәр башлыгы Камил Исхаков хуплап, аны Казан шәһәре бюджетына кертте, "Өмет" фонды финанслады. Илсур Метшин мэр булгач, финанслауны туктатты. Аннары аннан-моннан чыганаклар эзләп, грантлар алып, бер-ике ел азапланып карадык. Соңыннан алары да булмый башлады. Акча булмагач, тукталды инде ул.

"Әйтерсең, без бөтенләй юк... Күрмәмешкә салышалар"

— Ике ел элек Сез югары уку йортларында татар телендә белем бирү (КФУның филология һәм журналистика бүлеген санамаганда) энтузиастлар кулында булуы, татарча укытуга игътибар булмавы һәм финанслар бүленмәве турында чыгыш ясаган идегез. Соңгы ике-өч елда татар теле тирәсендәге вакыйгалардан соң берәр үзгәреш тойдыгызмы?

— Бернинди игътибар да юк. Безнең бик көчле, булдыра торган, техник фәннәрне укытуны башлап җибәргән әйдаман коллектив икәне онытылды. Әйтерсең, без бөтенләй юк. Ничә ел югары белем биреп, күпме тәҗрибә тупладык. Татар телен гамәлгә кертү буенча концепция эшләдек. Күрмәмешкә салышалар. Әлбәттә, кемнеңдер үз мәнфәгатьләре бар һәм, гадәттәгечә, бездә татарның башын татар ашый. Тел програмына финанслауга да кертмичә, әкренләп кысрыклап чыгардылар. Татар телен үстерү програмында ике журналны финанслау каралган иде. Берсе – безнең "Фән һәм тел", икенчесе – Татарстан фәннәр академиясенең "Фәнни Татарстан" журналы. Мине чакырып китерделәр. Әйдәгез, "Фәнни Татарстан” белән кушылыгыз, бер финанслау, техник фәннәр өлеше сезнең кул астында булыр, диделәр. Мин моңа риза булмадым. Беренчедән, финанслау алар кулына күчкәч, безнең редакциягә берни калмаячак иде. Икенчедән, 17 ел буе зур тәҗрибә туплаган абруйлы фәнни журналны − кайда акча бар, шуны үзләштерергә өйрәнгән кешеләр кулы астына бирәсе килмәде. "Фәнни Татарстан" журналын ачып карыйм мин. Техник фәннәр, физика, математика буенча көчләре җитми.

— Казан архитектура-төзелеш университетына кадәр башка уку йортларында татар төркемнәре күптән тупланмый инде. Бүгенге вазгыятьтә аларны кайтару мөмкинме? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Башлангыч, урта мәктәптә үк математиканы татар телендә укытмасалар – булмый

— Моның өчен урта мәктәптә татар телен торгызырга кирәк. Башлангыч, урта мәктәптә үк математиканы татар телендә укытмасалар – булмый. ½нең икедән бер икәнен, кушу-алу кебек сүзләрне дә белмәгән укучыга югары белем биреп булмый инде. Тырышлык белән өйрәтеп була. Андый хәлләр дә булды. Рус мәктәбен тәмамлап, безнең татар төркемендә укучылар бар иде. Алар бер семестр эчендә бөтенесен үзләштереп, бик яхшы итеп укып киттеләр. Югары уку йортларында бу эшне оештырырга мөмкин, ләкин әзерлек эшләре кирәк.

— Шулай да Сез әйткән игътибар һәм финанс булса, югары уку йортларында татар төркемнәрен оештырып була дип саныйсызмы?

— Әгәр финанслау булса. Бездән һәрвакыт сезгә нәрсә кирәк, нинди тәкъдимнәрегез бар дип сорыйлар иде. Без татарча укытуга игътибар һәм финанс сорадык. Мирфатый Зәкиев булганда, хезмәт хакына 15 процент өстәмә түләү бар иде. Ул 15 процентка җитмәсә дә, өстәмә түләү булды. Укытучыларны да кызыксындыра ала идек. Бу түләүләр озакка бармады, дүрт-биш елдан бетте. Энтузиастлар гына калды. Үзебезнең үҗәтлек белән эшләдек. Хәзер татарча укыткан кешеләрнең күбесе пенсиягә китеп беттеләр. Яшьләрне кызыксындырып була, ләкин аларны җәлеп итү өчен финанслау һәм башка төр өстәмә чаралар кирәк.

— Сезнең уку йортында татар телендә укыта алырлык күпме укытучы калды?

— Потенциалда алар күп инде. Шул эшкә үзләрен багышлаган кешеләрнең күбесе пенсиягә чыгып беттеләр. Үземә дә 71 яшь, әле укытам. Яшьрәкләрдән бер-ике кеше бар анысы.

— Бүген диссертацияләрне татар телендә яклау мөмкин түгел. Бу татар телле галимнәрне әзерләүдә нинди проблемнар тудыра? Бу мәсьәләне Татарстан хакимияте югарыда күтәрергә тиешме?

— Баштан ук шулай кирәк иде ул. Ләкин җитәкчелекнең моңа вакыты да, теләге дә булмады. Алар үз мәнфәгатьләрен кайгырттылар. Бервакыт, сопромат фәнен татар телендә укытабыз дигәч, Шәймиев: "Сопроматны татар телендә укыталар мени?" диде. Һәм шуның белән бар нәрсәне кисте. Китаплар, дәреслекләр язарга да, укытырга һәм укырга теләүчеләр дә кимеде. Аны яклау, фәнни шуралар оештыру турында бөтенләй сүз булмады. Сопроматны без рәхәтләнеп татарча укытабыз. Гадәттәгечә, безнең студентлар башка төркемнәргә караганда алдынгырак булып чыга, олимпиадаларда беренче урыннар алалар.

Татарстан фәннәр академиясе дә диссертацияләр яклату һәм фәнни дәрәҗәләр бирә алу югарылыгына күтәрелергә тиеш

Моның өчен Татарстан фәннәр академиясе дә диссертацияләр яклату һәм фәнни дәрәҗәләр бирә алу югарылыгына күтәрелергә тиеш. Диссертацияләр карау шурасында 15-ләп кеше була. Алар бит татар телендә язылган диссертацияне, аның рефератын һәм ясалган нотыкны аңларга тиеш. Һичьюгы берничә кеше. Аннан бәяләмә язарга кирәк. Процедурага бәйләнгән мондый сораулар — вак мәсьәлә әле. Тагын да мөһимрәк проблемнар бар — диссертация шурасының дәрәҗәсе югары булу, хезмәтнең төрле конференцияләрдә тикшерелүе, югары рейтинглы журналларда басылуы, ягъни фәнни җәмәгатьчелек арасында танылуы кирәк. Шуңа күрә хәзерге чорда диссертацияне яклау өчен тел бик үк әһәмиятле түгел.

"Татарстан үзе мөстәкыйль булырга тиеш"

— Сезгә татарның үз югары уку йорты, үзенең галимнәре булсын өчен бөтен юллар да ябык кебек тоелмыймы?

Татарның алгарышы, аның мөстәкыйльлеге беркемгә дә кирәкми. Югарыдагылар фикеренчә, алай булырга тиеш түгел

— Тоелмый гына түгел, чынында ул шулай. Ничә еллар татар университеты төзеп, аңа юл бирмәделәр. Үзегез уйлап карагыз. Мәскәүдә яһүдләрнең берничә университеты бар. Ә татарга ярамый. Татар университетын төзик дип бушлай укытып йөрдек. Һуманитар институтны милли университет итәбез диделәр. Берсе дә ахырына барып җитмәде. Чөнки татарның алгарышы, аның мөстәкыйльлеге беркемгә дә кирәкми. Югарыдагылар фикеренчә, алай булырга тиеш түгел.

— Соңгы елларда милли җәмәгатьчелек кабат Милли университет мәсьәләсен күтәрде. Бу тормышка аша алырлык хыялмы?

— Ул хыял гына түгел, ул чынбарлык иде. Заманында аңа финанслау гына кирәк булды. Хәзер Казан университетында татар телендә физика, математика укытучыларын әзерләүче бер төркем генә калды. Мәктәпләрдә әлеге фәннәрне татарча укытырлык укытучылар бетте. КФУда Әнис Галимҗанов оештыра инде аны. Шуның тырышлыгы белән физика, математиканы татар телендә укыталар.

Без дә – Татарстан фәннәр академиясеннән Марат Лотфуллин, технология университетыннан профессор Исмәгыйль Хөснетдинов һәм мин – быел Ачык милли университет проекты белән Татарстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп караган идек. Безне кабул итү түгел, бернинди җавап та булмады.

— 2017 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юлламасында милли-педагогик институтны торгызу бурычын куйган иде. Ни өчен тормышка ашмады дип уйлыйсыз?

Татарстанда татар теленең дәүләт теле дигән сүздән башка бернәрсә дә калмады

— Халыкыбызның сүлпәнлеге, татар телен кирәкми дип санаулары – шуннан башлана инде ул. Төп сәбәбе – Татарстанда татар теленең дәүләт теле дигән сүздән башка бернәрсә дә калмауда. Буш сүз. Аның җисеме юк. Шуңа күрә ул була да алмый. Өстәгеләргә бит бизнес, акча кирәк. Ә мәгариф белән мәдәнияттән акча керми.

— Татар үзенең милли мәгарифен югалтты дип әйтә алабызмы?

— Тулысынча югалтмады әле. Селкенәбез. Милли мәгарифебез үлем дәрәҗәсенә җитеп бара инде. Монда бер генә юл – Татарстан үзе мөстәкыйль булырга тиеш. Мәгариф үз кулында булмаса, моны тормышка ашырып булмаячак.

Татар теленә басым. 2017 ел

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
  • 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
  • 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –​татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
  • 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.
  • 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде.
  • 4 декабрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүе, аның урынына Дәүләт шурасы депутаты Рәфис Борһановның билгеләнүе хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG