Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ниятебез — милли университет тарафына юл тоту"


Архив фотосы
Архив фотосы

"Ачык университет" проектына хөкүмәттән битарафлык, бары фәннәр академиясе генә кызыксыну күрсәткән. Дәүләт татар теленә зур акчалар бирмәгән шартларда милли университет төзеп булмый ди активистлар.

"Ачык университет" — дөнья татар яшьләре форумының "Акыл фабрикасы" проекты кысаларында үсеп чыккан проект. Аны бер төркем яшь активистлар оештыра. 2019 елның февралендә беренче offline курслар белән башланып китте. Ә ноябрь аенда univer.tatar сәхифәсен эшләтеп, читтән торып (дистанцион) белем бирүне оештыра башладылар.

Әлегә сәхифәдә ике курс кына узып була. Ул татар дәүләтчелеге тарихына һәм заманча мәдәнияткә багышланган. "Хәзер сәхифәдә 150дән артык кеше теркәлде. Шуларның 60 проценты — 18-35 яшьтәгеләр. Тарих курсында дүрт модуль. 15 кеше соңгы модульга җиткән иде", диде Азатлыкка "Ачык университет"ның сәхифәсен булдырган, проектның IT-координаторы Райнур Хәсәнов.

"Ачык университет" проекты ничек тормышка аша? Дәүләт тарафыннан кызыксыну бармы? Алга таба нәрсәләр эшләргә ниятләнә? Азатлык "Ачык университет" проекты җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов белән әңгәмә корды.

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

— Айрат, "Ачык университет" проектын тормышка ашыруда бүген нәрсәләр эшләнде?

— Иң беренче чиратта, интернетта сәхифә ясалды. Ул читтән торып укыту системы. Анда видео лекция караудан тыш, аерым сорауларга җавап бирергә кирәк. Шуннан соң гына икенче лекциягә күчә аласың. Барлык сорауларга җавап биргәч кенә курсны уңышлы, яки уңышсыз узуың билгеләнә. Бу — университет принцибы. Аннары рәсми таныклык бирелә.

"Ачык университет" өч юнәлештә эшли. Беренчесе — offline белем бирү. Катнашучылар залда лекция тыңлап, курс ахырында имтихан рәвешендә сорауларга җавап бирә. Барлыгы алты курс оештырылды: татар дәүләтчелеге тарихы, заманча мәдәният, XVI-XVIII гасыр татар тарихы, татар телен заманча укыту ысуллары, этно-мәдәни менеджмент. Икенче юнәлеш — интернетта сәхифә аша читтән торып белем бирүне оештырабыз. Катнашучылар видеога төшерелгән лекцияләрне карый һәм тест уза. Өченче юнәлеш — курсны узган кешеләр практик эш башкара. Тарихи темага уен ясаучылар, бистәләрдә экскурсия маршруты төзүчеләр, заманча мәдәният турында татар пабликларын өйрәнүчеләр булды.

— Рәсми таныклык дидең. Дәүләт тарафыннан расланган катырга турында сүз барамы?

— Безнең партнерлык оешмасы бар. Ул мин җитәкләгән "Ачык мәктәп" оешмасы. Өстәмә белем бирү өчен лицензия алынды. Әлеге оешманың ресурсларын кулланабыз. Аның белән берлектә методик програмын ясадык. Бу — дәүләти-шәхси партнерлык була. Уку йортларында кебек һәрбер лектор үз програмын яза. Таныклык мәгариф министрлыгы, Рособрнадзорда раслана. Һәрбер укытучы, дәүләт, муниципаль хезмәткәр, бюджетта эшләүчеләр өч елга бер квалификацияләрен күтәрергә тиешләр. Монда безнең таныклыкны да файдаланып була.

Әгәр дә "Ачык университет"ка ярдәм булса, аерым мәгариф оешмасы төзеп була. Аңа гамәлгә куючы буларак Татарстан фәннәр академиясе керә ала. "Гыйлем" оешмасын хезмәттәшлеккә чакырабыз. Бәлки берәр уку йорты да кушылыр. Алга таба лицензия алып, квалификацияне үстерүдән тыш, белгечләрне кабат әзерләүче, магистр чыгаручы оешма төзеп булыр иде.

— "Ачык университет" проекты үзе генә тормышка аша алмый. Башка уку йортлары белән эшләргә исәп бармы?

— Зур булмаган университет һәм чит ил уку йорты белән хезмәттәшлек урнаштырып, магистр әзерләп була. Татарстан фәннәр академиясе кысаларында аккредитация алып, эшләргә булыр иде. Русия фәннәр академиясе кысаларында мондый тәҗрибә бар.

Татар һәм инглиз телендә белгечләр әзерләсәк, ихтыяҗ артыр иде

Дөньяда татар теленә, татар тарихына карата кызыксыну бар. Татар һәм инглиз телендә белгечләр әзерләсәк, ихтыяҗ артыр иде. Хәзер Татарстанда полилингваль мәктәпләр төзелә. "Ачык университет" татар, урыс, инглиз телендә белгечләр әзерләүдә аның дәвамы була ала. Татар телендә генә белгечләр әзерләү бүген фәнни дөньяда тормышка ашырырлык түгел.

— Төгәл фәннәрдән курслар оештыру көтеләме?

— Безнең 15 курс үткәрү идеясе бар. Әлегә безнең ресурслар елына 6 курс оештырырга гына җитә. Киләчәктә эшмәкәрләргә дә мөрәҗәгать итәргә ниятлибез. Киләсе курс — "Сөйләм скилс" дип аталучы ораторлык курслары булачак. Анда ТНВ алып баручысы Инсаф Абулла, Тинчурин театры артистлары, ШТКда катнашучылар белем бирәчәк. Төгәл фәннәр курслары да, ай-ти програмнар ясау, БДИга да әзерлек курсын мөмкинлеге карала.

— Татарстан хакимиятеннән кызыксыну булдымы?

— Әле эшли башладык кына. Академиянең вице-президенты Дания Заһидуллина белән сөйләшүләр булды. Гыйнвар аенда очрашып, аралашып торырбыз дип килештек. Алга таба да яңа очрашулар булыр. Без инде фәннәр академиясенең ресурсларын кулланабыз, аларның галимнәре лекция укый.

Президентка әле мөрәҗәгать итмәдек. Бу идея 2017 елда туды. Президентка ул вакытта тәкъдим буларак җибәргән идек. "Афәрин" дигән кебек җавап килде. Миңа калса, дәүләт шундук акча бирмәячәк. Башта эшләп карарга кирәк. Аннары эшебезне күрсәтербез.

— "Акыл фабрикасы" проекты кысаларында "Ачык университет"ка Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан 1 млн сум күләмендә акча бирелүе билгеле. Бу сумма гына җитәме?

— Бер курс 200 мең сумга төшә. Моңа видеога профессиональ төшерү, залны арендалау, програм төзүдә белгечләрне җәлеп итү, таныклыклар чыгару, сәхифәне тоту керә. Профессионал ай-ти белгечләре сәхифәне ясар өчен 1 млн ярым сум акча сорадылар. Безнең андый акчалар юк. Сайтны проектның IT-координаторы Райнур Хәсәнов һәм башка энтузиастлар ясады.

Үзебезнең шәхси акчаларны да керттек. Лицензияне алыр өчен минем 300 мең сум акча китте. Әле оешмада аерым методист тотабыз.

— Ә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгыннан теләктәшлек күрсәтү бармы?

— Илсур Һадиуллинга (Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары) бу турыда сөйләдек. Ул "шәп" диде. Татар телен заманча укыту дигән курс бар. Мәгариф министрлыгы аша укучыларга мәгълүмат җиткерү алып барылды. Хезмәттәшлек итәбез. Акчалата түгел, мәгълүмат тарату белән.

— 2017 елда Миңнеханов еллык юлламасында милли педагогия институтын торгызырга кирәк диде. Ләкин ул тормышка ашмады.

— Бу идея бюрократия һәм КФУ эчендә батып калды. Яхшы тәкъдим иде бу. Имеш, милли педагогия институты КФУ эчендә билингваль белгечләрне әзерләү кысаларында эшләнде, шуның белән максат үтәлде диюе булды бюрократларның.

— 90нчы еллардан бирле милли җәмәгатьчелек милли университет идеясе белән янып йөрде. Моны бүген оештырып буламы? "Ачык университет" аның башлангычы дип атарга мөмкин дип саныйсыңмы?

Татар теленә зур акчалар бүленмәгән шартларда безнеке кебек проектлар гына яши ала

— Хәзер татар теле төбәк дәрәҗәсендә. Соңгы елларда Европа илләрендә төбәк телләренең югары белем бирү системы барлыкка килә башлады. Бу телләр үз вакытында аяныч хәлдә булса да, хәзер торгызыла башлады. Мәсәлән, маори, каталан, валли телләре. 90нчы елларда, әле 2000нче еллар башында да татар теленең позициясе югары була торып, без артка тәгәрибез. "Ачык университет" проекты — милли университет булмаган шартларда шуны тормышка ашырырга омтылу ул. Ниятебез — милли университет тарафына юл тоту. Бу күп елларга исәпләнгән проект. Минемчә, татар теле югары белем бирә торган университетлы булырга лаеклы. Бүген татар теленә зур акчалар бүленмәгән шартларда безнеке кебек проектлар гына яши ала. IT белгече Наил Гыйлман мәгълүматына күрә, татар теленә бюджеттан 100 млн сум гына тотыла. Бу казнаның 0,001 проценты гына. Әкренләп дәүләт, шәхси акчалар ярдәмендә университет ягына бару булыр. Моның өчен 4-5 ел үтәчәк.

— Русиядә, Татарстанда һуманитар фәннәргә мөнәсәбәт хәзер үзгәрә кебекме?

— Европа, Америкада һуманитар фәннәр алга китте. Русиядә ул артка тәгәри бара. Методика, ачышлар ягыннан артта калабыз дип әйтә алам. Шул ук социологиянең методикасы, тарихны башкача язу булсынмы. Русиядә югары бәяләнә торган белгечләр азая бара. Без үзебезнең казанда кайныйбыз. Мәскәү һәм Петербурның гына дөнья фәне белән элемтәсе бар. Шул ук тарихчы Әлфрид Бустанов Амстердам университеты белән эшли. Ул Европа университетыннан чыккан кеше. Алар бармак белән санарлык кешеләр. Соңгы 20 елда Татарстан андый белгечләрне әзерли алмады. Бустанов та Татарстаннан чыккан кеше түгел. Бездә аспирантура тәмамлап, чит илгә киткән кешеләр таныла башлый. Алар татар теле проблемы буенча эшлиләр. Тик хезмәтләре Русиягә дә, Татарстанга да кирәкми. Кайбер темалар бүгенге сәяси шартларда куркыныч та.

XS
SM
MD
LG