Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү республикаларның дәүләт телләрен бетерү юлларын тикшерә


"Милли республикаларда, әйтик, Татарстанда бердәнбер дәүләт теле — урыс теле булырга тиеш, ә татар телен — рәсми тел дип атарга кирәк." Мәскәүдә Русиянең тел сәясәтенә багышланган утырышта төп белгеч саналган Дмитрий Бондаренко шундый тәкъдим ясады.

16 февраль Русия фәннәр академиясенең Тел белеме институтының Дискуссия-аналитика клубы тел сәясәте мәсьәләләренә багышланган бишенче онлайн-утырышын уздырды. Өч сәгать барган җыелышта бердәнбер нотыкны хокук фәннәре кандидаты, Русия география җәмгыяте әгъзасы, федераль мәгариф кануннары үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Дмитрий Бондаренко ясады. "Русия Федерациясе тел кануннарына аналитик күзәтү һәм илдәге тел сәясәтенең актуаль моделен сайлауда тәкъдимнәр" дип аталган нотыкта милли республикалардагы дәүләт телләренең статусын төшерү тәкъдимнәре дә яңгырады.

Бондаренко мәгариф министрлыгы карамагындагы кануннар үзәгенең мәгариф тармагындагы кануннарны күзәтү, өйрәнү, үзгәртү белән шөгыльләнүен сөйләде. Моннан тыш, бу үзәк, мәгариф өлкәсенә кагылышы булган очракта, телләр турындагы кануннарның үтәлешен дә күзәтә.

Бондаренко тел сәясәте турындагы сүзен телне белүнең шәхес өчен кул яки аяк кебек үк кирәклеген әйтеп башласа да, чыгышын ул хәзерге көндә Русия төбәкләрендәге милли телләрнең "дәүләт теле" статусында кулланылуы тел сәясәтенең хокукый яссылыктагы проблемын чишүгә комачаулавын аңлатуга багышланды.

Дмитрий Бондаренко
Дмитрий Бондаренко

Галим юкка чыгып баручы, азчылык яки миноритар телләрне саклау өчен шартларны дәүләт тудырырга тиеш дип саный. Лингвистик иминлек күзлегеннән караганда, телләр арасында оптималь баланс булдыру өчен телләр куллануның ачык һәм аңлаешлы кануни системы, ягъни empire-механизмы булырга тиеш. Бу механизмга галим күпмилләтле төбәкләрдә урыс телен укытуны камилләштерүне дә кертә. Спикер милли төбәкләрдә билингваль методикаларның җитмәвен дә искә алды, аның фикеренчә, чагыштырма грамматикалы билингваль уку әсбаплары ике телнең дә - урыс теле һәм төбәктәге җирле телнең фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләрен тизрәк үзләштерергә ярдәм итәчәк.

Дөньяда кулланылган телләр сәясәте тәҗрибәсеннән галим Европадагы кануннар системын аеруча кыйммәткә ия һәм кулланырга яраклы чыганак дип саный. Ә Русия тәҗрибәсе күрсәткәнчә, күп телләргә дәүләт теле статусын бирү хокукый мөнәсәбәтләрнең тиешле дәрәҗәдә үсешен, дәүләтнең баланслы тел сәясәтен гамәлгә ашыруны тәэмин итә алмый.

"Безнең тикшерүләр һәм гомумән безнең бөтен тормыш моны чишүнең башка, күпкә нәтиҗәле юллары булуын күрсәтә. Бүген безнең фәнни җәмәгатьчелек бер илдә 34 дәүләт теле булудан хәтта дәүләт иминлеге өчен дә потенциаль куркыныч янавын аңлый башлады. Мондый бай потенциалны көйләр өчен тиешле иҗтимагый-сәяси чаралар, хокукый база булмавы да шундый ук куркынычка тудыра. Мондый күптөрлелек башка бер илдә дә юк. 277 тел һәм диалектта сөйләшүче 193 халык яшәгән, дәүләт мәгариф системында 81 тел кулланылган илдә телләр турындагы канунның теләсә кайсы бушлыгы милләтара киеренкелек тудыруга сәбәп була ала", диде Бондаренко.

Бондаренко чыгышыннан слайд
Бондаренко чыгышыннан слайд

Спикер шулай ук Русиядәге тел сәясәтен мультимәдәни дип атарга ашыкмаска чакыра, чөнки, галим фикеренчә, Русия башка телдәге мәдәниятләрне бердәм урыс телле мәдәният эченә кертергә омтыла.

Тел сәясәте ягыннан исә Русиядә уникаль модель: өлкәләрдә бер компонентлы модель, милли республикаларда — ике, өч яки күпкомпонентлы модельләр кулланыла. Бондаренко 85 төбәктә телләр куллануның бер-беренә охшаш булмаган төрле хокукый системнар кулланылуын, федераль канун белән көйләнүче бердәм ориентирлар булмавын ассызыклап әйтте. Тел кануннарының искерүен, алда әйтелгәнчә, канун системында күп бушлыклар барлыкка килүен, ә кайбер аспектларда бөтенләй декларатив рольдә генә калуын әйтеп узды галим. Бүгенге көндә илдәге тел сәясәтен бары ике канун — "Русия федерациясе телләре турындагы" (1991) һәм "Русия федерациясенең дәүләт теле турындагы" (2005) кануннар көйли.

Русиянең күпмилләтле субъектлары тел мәсьәләләрен бүген һәрберсе үзенчә хәл итә, ди галим. Мондый хәрәкәт язма теле булмаган телләрне югалу чигенә яки юкка чыгуга китерә, дип саный ул. "Матди яктан тәэмин итүне, тулы масштаблы тикшеренүләр уздыру, язмасыз сирәк телләр өчен алфавит булдыруны гарантияләүче бердәм федераль канун булмавы шуңа китерде — без хәтта Русиядә бүген ничә тел барлыгын да төгәл белмибез", дип зарлана белгеч.

"Русиядәге республикаларның телләренә дәүләт теле статусы бирү мөмкинлеген Конституциягә беркетү бу телләрнең саклануын гарантияләми. Киресенчә, бу хәл тиздән безнең илдә илледән артык дәүләт телен булдыруга китерә ала. Мәсәлән, Дагыстанда хәзер республика телләре турында яңа канун проекты карала, анда бик күп телләргә дәүләт теле статусы бирергә тәкъдим ителә, — Бондаренко бу урында дистәләгән дәүләт теле кулланылган Һиндстан, Мексика, Боливияне мисал итеп китерә. — Бу илләр алга киткән икътисад илләре түгел, мөгаен, бу кадәр күпсанлы телләргә дәүләт теле статусы бирү этабын Русия үткәндер инде: Сталинның милли телләргә махсус хокуклар бирүе төбәкләрнең милли үзенчәлек ихтыяҗын канәгатьләндерү, совет хакимияте идеологиясен җәелдерү өчен кирәк була. Хәзер тел сәясәте күпкә үзгәрде, дөресен әйткәндә, максатчан эшләнгән һәм анык уйланган тел сәясәте дә юк, телләр канунын төрлечә аңлатырга була", ди Бондаренко. Ул кануннан алынмаган минимум ике коллизиягә игътибар итә: "туган тел" дип урыс теле булмаган теләсә нинди тел атала, төбәкләрдәге дәүләт телләре белән Русиянең дәүләт теленең хокукый статуслары буталуга китерә.

Ә милли телгә дәүләт статусы бирелмәгән бердәнбер республика — Карелияне исә милли телләрне саклау ягыннан уңышлы мисал дип саный Бондаренко. Республикада карел, веб һәм фин телләрен саклаучы програмнар уңышлы эшли, ди ул. "Милли тел проблемнары башка республикалардагы проблемнардан азрак та, күбрәк тә түгел", дип чагыштыра галим.

Шул ук вакытта галим ике дәүләт теле һәм күпләп яшәгән башка милләтләр теленә махсус статус бирүче Алтай һәм Башкортстандагы тел кануннарының үтәргә яраксыз булуына игътибар итәргә чакыра. Ә Ингушетия Конституцисендә исә ингуш теле республиканың гимны, гербы һәм байрагы белән бер дәрәҗәдәге дәүләтчелек билгесе итеп беркетелгән. "Ни өчен Русия Конституциясенә дә урыс теленең шундый ук статусын беркетеп куймаска?" ди галим.

Бондаренко республикалардагы милли телләргә дәүләт теле статусы мәҗбүри түгел, дип саный. Ул Русиядә телләр турындагы бердәм канунда телләрнең статусын һәм куллану тармагын аерып куярга: бер дәүләт теле (урыс теле), рәсми телләр (республикаларның милли телләре), аз санлы халыклар теленә аерырга тәкъдим итә. Галим Русиядә бердәнбер дәүләт телен калдыру һәм милли республикалардагы хәзерге дәүләт телләренә "рәсми тел" статусы бирү яклы.

Галим тануынча, тел мәсьәләсе — бик нечкә тема, масштаблы тел реформасында сак булырга кирәк, әмма тел сәясәттән читтә кала алмый.

* * *

Тарихчы Рафаил Хәкимов Азатлыкка әйтүенчә, Мәскәү телләр белән уенын дәвам итә. Татар теле дәүләт статусын югалту – милләтнең Совет берлеге вакытындагы хәленә китерәчәк дигән фикердә ул. Башта туган телләрне мәҗбүриләү ярамый дигән канун чыгарылды, телләрне дәүләт теле буларак укыту мәсьәләсе хәл ителмәде, ә хәзер гомумән статусын түбәнәйтү турында уйлыйлар, ди ул.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов

— Бу – капшап карау, әлегә бу фикерне аерым экспертлардан әйттерәләр. Әгәр дә милли республикаларның телләре дәүләт статусын югалтып, рәсми тел дәрәҗәсенә күчә икән, бу телнең дә, милләтнең дә дәрәҗәсен төшерәчәк. Татар теле факультативка калачак. Без Совет берлеге чорындагы хәлгә калачакбыз. Татар телен рус теле белән бертигез хокуклы дәүләт теле буларак игълан итү безгә телне өйрәнергә дә, өйрәтергә дә мөмкинлек бирде. Мәктәпләр ачылды, китаплар басылды, татар теле фәне дә, фәннәрнең татар телендә үсеше дә тәэмин ителде, Татарстан фәннәр академиясе, институтлар ачылды.
Дәүләт теле дигәндә акча мәсьәләсе дә бар. Рәсми статуска төшә икән, аңа акча бүлеп бирү дә булмаячак. Мәскәү үзе халыклар дуслыгы дип сөйләячәк, үзләре акча бүлеп утырачак. Курчак, фольклор милләткә әйләндерү сәясәте бу.

Федерализм темасын өйрәнүче галим Мидхәт Фарукшин мондый фикер яңа түгел һәм аны тормышка ашыру авыр булачак дип сөйләде Азатлыкка. Моның өчен Русия Конституциясен үзгәртергә кирәк ди ул.

Мидхәт Фарукшин
Мидхәт Фарукшин

— Бу тема әледән әле калкып чыга, әмма аны тормышка ашыру өчен Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертергә кирәк. Русия Конституциясендә милли республикалар үз дәүләт телләрен игълан итәргә хокуклы диелгән. Узган ел Конституциягә кертелгән үзгәрешләр моңа кагылмады. Әлегә диик. Кемгәдер дәүләт ни, рәсми тел ни – бер кебек. Әмма ЮНЕСКО тарафыннан да, халыклара оешмалар тарафыннан да дәүләт статусы вәкаләтләре югарырак, күбрәк дигәнне аңлата. Дәүләт статусы телне төрле яклап яклый да, өстенлек тә бирә. Татар телен алыйк, дәүләт статусына ия булгач, ул мәгариф системында, бакчадан алып урта, югары уку йортларына кадәр укырга тиешле телгә әверелде. Федераль үзәктән басым булганга күрә бездә дәүләт теле тулы хокуклы булып үз функцияләрен үти алмый. Татар телендә имтихан тапшырып булмый, татар теленнән имтихан да номиналь: теләсәң тапшырасың, теләмисең икән юк. Дәүләт теле буларак татар теле мәгариф системыннан кысрыклап чыгарылды.

Дәүләт теле һәм рәсми тел

ЮНЕСКО белгечәләре "дәүләт теле" һәм "рәсми тел" төшенчәләрен түбәндәгечә билгеләргә тәкъдим итә:

Дәүләт теле — әлеге дәүләттә сәяси, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә интеграция функциясен башкаручы, дәүләт символы булып торучы тел.

Рәсми тел — дәүләт идарәсе, кануннар, мәхкәмә эшчәнлеге теле.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG