Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ким Миңнуллин: "Татарстанның дәүләт телләре кануны белән федераль канун арасында каршылык бар"


Ким Миңнуллин
Ким Миңнуллин

Административ чаралар белән генә мәсьәләне хәл итеп булмый, ди галим.

Федераль оешмаларда элмә такталар ике дәүләт телендә язылмавы Татарстанның дәүләт телләре турындагы кануны белән федераль канун арасында каршылык булуы белән бәйле. Бу хакта Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Ким Миңнуллин матбугат очрашуында белдерде.

"Татарстанның дәүләт элмә такталарына бәйле сорауларны хөкүмәт карары нигезендә таләп итә алабыз. Мәдәният министрлыгы тарафыннан эшләнгән мемориаль һәм истәлек такталары безнең систем аша узмаса гына хаталар очрый.
Дәүләти булмаган оешмалар, федераль оешмалар, кибетләрдәге элмә такталарында, "Халык контроле" хезмәтендә исәпкә алынып бетмәгән әйберләр бар. Дәүләт телләре турындагы Татарстан кануны белән федераль канун арасында каршылык күрәбез. Рекламга, сәүдәгә килсәк, әлеге тармакка караган кануннарга кереп китәбез. Бу мәсьәләләр Татарстанда гына түгел, Русия күләмендә дә хәл ителмәгән. Республика белән федераль үзәк кабул иткән кануннар арасында каршылык бар", диде ул.

Миңнуллин сүзләренчә, административ чаралар белән генә мәсьәләне хәл итеп булмый. 2017 елдан институт аша алты мең элмә такта узган. Галим әйтүенчә, хәтта Татарстан дәүләт оешмаларында да бу мәсьәлә тиешенчә хәл ителмәгән.

"Телләр турындагы канунны бозганга административ чаралар бар. Анда зур сумма штраф каралмаган. Ләкин моның өчен зур юл узарга кирәк. Кемдер аны (хаталы элмә тактаны элүче оешманы) мәхкәмәгә бирергә тиеш. Нәтиҗәдә, ул 500 сум штрафка тартыла.
Үз тәҗрибәмнән чыгып, мин моның хәл итү юлын башкача күрәм. Һәр районның хакимияте бар, элек анда телләр комиссиясе эшли иде. Җирле хакимият вәкилләре белән җәмәгать эшлеклеләре мәсьәләне уртага салып эшләде. Бу 90нчы еллар турында сүз бара.
Хәзер районнарда тәрҗемәчеләр билгеләнгән. Ни өчен бөтен язмаларны шуның аша уздырмыйлар? Хәзер методик кулланма чыгардык. Тәрҗемәчеләр өчен онлайн семинар оештырабыз. Тиешле таләпнең үтәлмәве бу. Кемдер элмә тактаны куйганда кул куя, хаталы эш өчен дәүләт акчасын түли. Алардан сорау җитми", диде Ким Миңнуллин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG