Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмәдә татар теле: белгечләр бар, әмма тел кулланылмый


Мәхкәмә утырышы, архив фотосы
Мәхкәмә утырышы, архив фотосы

Мәхкәмәдә һәркем туган телен кулланырга хокуклы. Ләкин бу хокук чынбарлыкта никадәр файдаланыла? Моңа ихтыяҗ бармы? Азатлык Татарстан мәхкәмә системында татар теле торышын тикшерде.

Коми активисты Алексей Ивановның мәхкәмәдә республиканың дәүләт теле булган коми телендә сөйләшүе, эшне туган телендә алып баруны таләп итүе һәм хөкемдарның моңа җавап итеп ачуланып сөйләшүе Азатлыкны Татарстандагы мәхкәмә системында татар теленең кулланышын тикшерүгә этәрде. Кәгазьдә барысы да ал да гөл, кануннар да телне файдаланырга мөмкинлек бирә, әмма шәһәрдә түгел, күпчелек татарлар яшәгән районнарда да мондый практиканы кулланучылар юк диярлек.

1990нчы еллар башында, милли күтәрелеш чорында татар теле мәхкәмә системына да керде. Ул елларда мәхкәмә утырышлары гына түгел, документ әйләнешендә дә дәүләт татар теленә өстенлек бирелгән. Бу хакта Азатлыкка озак еллар Татарстан Югары мәхкәмәсендә хөкемдар булып эшләгән Рафаил Шакирьянов раслады. 1990нчы елларда мәхкәмә эшләрен алып баручыларның күбесе ике дәүләт телен камил белә иде дип искә ала ул.

Рафаил Шакирьянов
Рафаил Шакирьянов

— 1990нчы елларда бик күп хөкемдарлар эшләрне татар телендә алып барды. Бу гражданлык та, җинаять эшләренә дә кагыла. Белгечләр җитәрлек иде, гомумән хөкемдарлар арасында ике телне белү табигый иде, — дип искә ала ул. — Мәсәлән, шундый хәл истә калган: Татарстан Югары мәхкәмәсендә барган эш тулысынча татар телендә иде, гаепләүче як та, адвокатлар да татарча сөйли, мин – хөкемдар, сорауны да туган телдә бирәм, беркетмәләре дә, хөкем карары да татарча булды. Моңа аптырыйсы юк иде. Бу гына түгел, шул документлар барысы да Мәскәүгә бер тәрҗемәсез юлланды. "Берни аңламыйбыз, тәрҗемә итегез" дип кире борып кайтаручы да юк. Ул вакытта, белүемчә, федераль мәхкәмәләрдә үз тәрҗемәчеләре бар иде.

90нчы елларда мәхкәмә документлары Мәскәүгә татар телендә җибәрелә иде

Татарстан Конституциясендә мәхкәмә эшләре ике дәүләт телендә алып барылырга тиеш дигән сүз юк, әмма 1990нчы елларда бу үзеннән-үзе кулланышка кереп китте. Документлар ике телдә язылды. Мәхкәмә терминологиясе татарча бик табигый яңгырый. Русиянең барлык кодекслары да татарчага тәрҗемә ителде. Бу эштә Татарстан белгечләре, шул исәптән мин дә катнаштым. Китаплар мәхкәмәләргә таратылды. Кем тели, шул куллана ала. Бернинди дә каршылык юк.

Шакирьянов фикеренчә, белгечләргә бүген дә кытлык юк, мәхкәмәләрне ике телдә алып баруга, тәрҗемә белән тәэмин итүгә, мөрәҗәгатьләр, шикаятьләргә дә татарча җавап бирүгә каршылык юк. Мәсьәлә кешеләрнең татар телен куллануга никадәр әзер булуына бәйле дип саный ул.

Бүген КФУда хокук фәнен укыткан Рафаил Шакирьянов берничә хезмәттәше белән Русиянең фундаменталь тикшерү үзәге грантына ия булган. Аның нигезендә Русия субъктларында гражданнар эшләре русча каралу белән берәттән милли телләрнең никадәр файдалануы турында сораштыру уздырылган. 22 милли төбәктән Татарстан белән Якутиядә генә республиканың дәүләт телләренә ихтыяҗ бар булып чыкты, диде Рафаил әфәнде. "Без бу грант нигезендә Русиянең граждан процессуаль кодексын милли телләргә тәрҗемә итә ала идек. Хәтта Башкортстан да моңа кызыксыну белдермәде", ди ул.

Соңгы елларда татарча алып барылган мәхкәмәләр артканмы, кимегәнме дигән сорауга җавап бирә алмыйм, әмма телгә ихтыяҗны кешеләрнең мөрәҗәгатьләре, шикаятьләреннән күреп була, ди Шакирьянов. Элекке хөкемдар Коми республикасы мәхкәмсендә Алексей Ивановның дәүләт туган телендә эш алып барырга соравы кануни ди саный.

— Минемчә, бу беренче чиратта кешеләрнең телгә мөнәсәбәтенә бәйле. Никадәр алар мәхкәмәдә туган телне кулланырга хокук биргән кануннан файдаланырга әзер? Кешеләр бит дәүләт, муниципалитет органнарына хатларны, мәхкәмәгә шикаятьне бары тик русча язарга мөмкин дип уйлый. Бу — мәдәният мәсьәләсе, — ди Шакирьянов. — Иманым камил, Татарстанда дәгъвачылар шикаятьне татар дәүләт телендә язсалар, аларга шул телдә җавап бирәләр. Тәрҗемәчеләр проблемы да юк. Кайчак була шундый очраклар: дәгъвачы татар телен таләп итә, ярар, проблем юк, әмма яклаучысы татарча белми булып чыга.


Хәзер рус телен белмәгән, аңламаган кеше юк инде ул, әмма эш анда түгел, һәр кеше мәхкәмә эшенең үз телендә алып барылуына хокуклы. Коми республикасында бу гадәттән тыш хәл булып кабул ителсә, Татарстанда мәхкәмә эшендә татар телен кулланып була. Теләк кенә кирәк.

Татар иҗтимагый үзәк активисты, озак еллар Татарстанда хөкемдар булып эшләп, лаеклы ялга чыккач ТИҮ рәисе булып сайланганның икенче көнендә үк Татарстанның хөкемдарлар коллегиясе һәм Русия Югары мәхкәмәсе карары белән тиешле пенсиясеннән мәхрүм ителгән Галишан Нуриәхмәт фикере башкача.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

— Дөрес, совет чорында ТАССРдагы хөкемдарлар татар телен куллана иде, кимендә район җирләгендә шулай иде. Мәсәлән, Сарман, Мөслим, Актаныш, Әтнә, Балтач районнары һәм Әлмәт шәһәре мәхкәмәләрендә утырышлар татар телендә алып барылды. Тыю булмады. 1990нчы еллардагы милли күтәрелеш белән мәхкәмә системы да татарлашты. Милли җанлы, ике телне дә камил белгән хөкемдарлар күп иде, — ди ул. — Әмма сәяси вертикаль көчәя барган саен татар теленә дә игътибар кимеде, татар теле мәхкәмә, тикшерү һәм полиция системыннан кысып чыгарылды. Мәсәлән, мин беркетмәләрне татарча алып барган мәхкәмәләрне белмим. Аерым кешеләр, ә алар башлыча милли хәрәкәт активистлары, татар телен таләп итә, әмма соңгы елларда бу эш тәрҗемәчеләр аша бара.

Мәхкәмәләрдә туган телдә чыгыш ясау хокукы Русия Консутитуциясенең 26нче, 68нче маддәләре нигезендә яклана. Шулай ук Русиянең мәхкәмә системы турындагы 10нчы маддә дә, Русия граждан процессуаль кодексының 9нчы маддәсе дә туган телләрне куллануны гарантияли.

Мәхкәмәләрдә татар телле белгечләр юк дип әйтеп булмый, әмма алар никадәр кулланыла һәм татар теленә ихтыяҗ бармы?

2017 елда Татарстанның министрлар кабинеты мәхкәмә эшендә татар теленең куллану даирәсен киңәйтү турында (2265-р санлы) карар кабул итте. Аның нигезендә Татарстанның мәхкәмә хезмәткәрләренә, башлыча җәмәгать хөкемдарларына татар теле курслары оештырылды. Курслар беренче тапкыр 2018 елда уздырылды, 2019, 2020 елларда да оештырылган ул. Финанслар Татарстанның дәүләт телләре һәм башка телләрне саклау һәм үстерү програмы нигезендә бүленгән. Бу курсны оештыру Русия дәүләт хокук университетының Казан филиалына тапшырылган.

Уку йортының квалификацияне үстерү факультеты деканы Регина Долотина Азатлыкка әйтүенчә, өч ел дәвамында бу курсларда Татарстанның төрле районнарыннан 39 җәмәгать хөкемдарлары һәм мәхкәмәдә эшләүче 34 хезмәткәр укыган.

Регина Долотина
Регина Долотина

— Бер курс 24 сәгатькә тәгаенләнгән. Биредә эшлекле сөйләм теле укытыла. Безнең университетта мәхкәмә эшен әдәби татар телендә укыта алган укытучыларыбыз бар, — дип аңлатты ул. — Гадәттә татар телле кешеләр укый, районнарда эшләүче җәмәгать хөкемдарлары инде алар. Аларга махсус терминология өйрәтелә. Имтихан тест рәвешендә уза. Курс тәмамлану белән эшлекле сөйләм телен тикшерү өчен түгәрәк өстәлләр уздырыла. Бу курсларны узучыларның барысы да бу рәвешле белем эстәү мөһимлеге турында әйтә. Уку сәгатьләрен арттыру турында сорыйлар.

Татарстан хакимияте татар теле үсеше өчен акча бүлә. Республикада 43 муниципаль берәмлек бар икән, 34 җәмәгать хөкемдары бу курсларда телләрен чарлаган икән, димәк һәр районда диярлек мәхкәмәне татарча алып бара алган хөкемдар бар булып чыга.

Азатлык берничә райондагы мәхкәмәләргә шалтыратып, татар теленә булган ихтыяҗны тикшереп карады.

Татарстанның Актаныш районының мәхкәмәсе хөкемдары Гөлназ Нурымова Азатлыкка мәхкәмә эшләре үзләре дә, кәгазь эшләре дә рус телендә бара дип әйтте. "Әлегә кадәр мәхкәмә утырышы татар телендә барсын дип мөрәҗәгать итүче булмады. Әлбәттә, андый сорау булса, тәрҗемә итүгә бернинди дә каршылык юк", диде ул.

Сарман районы мәхкәмәсендә дә документлар русча языла, мәхкәмә утырышлары да русча бара. Район мәхкәмәсенең матбугат үзәге җитәкчесе Регина Ризатдинова Азатлыкка тәрҗемәчеләр хезмәтенә мөрәҗәгать итү еш була, диде. "Кайчак шаһит булып өлкән яшьтәге әби-бабайлар килә, аларга аңлау авыр, шул чакта тәрҗемәчене чакырабыз, алар гадәттә, татар теле укытучылары була. Бер генә очракны хәтерлим, бер җинаять эше буенча гаепләнүче татарча гына аңлыйм дип әйтте, әмма мәхкәмә эше татарчага күчмәде, тәрҗемәче аша барды", диде ул.

Арча районында да шул ук хәл. Барысы да рус телендә. Район мәхкәмәсендә "Әлегә татарча шикаять тә, гариза да язучы булмады. Ник татарча бармый мәхкәмә утырышы дип дәгъва белдерүләр дә юк", диделәр.

Татарлар күпләп яшәгән бу өч районда хөкемдарлар да, мәхкәмә вәкилләре дә саф татар телендә сөйләшә. Тел проблемы берсендә дә сизелмәде. Тик курслар оештырыла, моңа акча бүленә икән, ни өчен кызык өчен булса да татар телен дә кулланмаска? Акча да бар, татарча белүчеләр дә бар, әмма татар теле генә һаман нәүмиз кала. Бу мәсьәләне ничек хәл итәргә?


Соңгы елларда мәхкәмәләр татар телендә барсын дип таләп итүчеләр – милли хәрәкәт активистлары гына. Чаллыда язучы, җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова, язучы Айдар Хәлим, активистлар Тәлгать Әхмәдишин, Дамир Шәйхетдин кебек шәхесләр аларга карата ачылган җинаять, административ эшләрне карауны татар телендә алып баруны таләп иттеләр. Казанда бу таләпне Татар иҗтимагый үзәге активистлары даими күтәрә.

Язучы Фәүзия Бәйрәмова әйтүенчә, һәр татар кешесе үз туган телендә яклануны таләп итәргә тиеш. "Бөтен җирдә татарча сөйләшү, татар телендә хезмәт күрсәтүне сорау – һәр татарның принцибы. Татар телендә чыгыш ясасаң да, мәхкәмәнең документлар әйләнешендә татар теленә урын юк", ди ул.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

— Узган җәй мәхкәмә вакытында хөкемдар миннән: "Сез бит русча беләсез, нигә татарча сөйлисез?", дип сорады. Беренчедән, бу – туган телемә хөрмәт күрсәтү, икенчедән, туган телдә чыгыш ясарга канун ягыннан рөхсәт ителә. Туган телендә кешегә үз фикерен җиткерү җиңелрәк, монда психологик мизгел дә бар, — ди ул. — Әйе, бу эшне катлауландыра, күп очракта тәрҗемәче терминнарны белми, аның аркасында беркетмәгә минем фикеремнең мәгънәсе үзгәргән килеш кертелә, аны тикшерәсе була.

Татарстанда бер генә җирдә дә мәкхәмә эше дә, аның кәгазьләре дә татар дәүләт телендә алып барылмый. Мин, мәсәлән, үтенеч кагазе бирәм, аны кабул итмиләр, русчага тәрҗемә итүне сорыйлар. Шул рәвешле утырыш кичектерелә. Чаллы шәһәр мәхкәмәсе чыгарган хөкем карарын да Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итәбез, әмма анда да безнең апелляция татарча булганга күрә кабул ителми, русча язып бирегез, диләр.

Татар теле укытучысы, Мәскәүдәге "Умарта" татар теле курсларын оештыручы Лилиана Сафина Азатлыкка Мәскәүдәге мәхкәмәләрдә тәрҗемәче булып эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның сүзләренә караганда, ул инде 10 ел дәвамында Русиянең Югары һәм төрле район мәхкәмәләре утырышларында тәрҗемәче булып эшли. Елына кимендә 4-5 мәхкәмә эшендә татарчага тәрҗемәче буларак хезмәт күрсәтергә туры килә, ди ул.

Лилиана татарларда рус теле белән проблем юк, татарлар Пушкин телен камил белсә дә, мәхкәмә вакытында кеше дулкынлана, аңа туган телендә фикерен җиткерү, аңлату җиңелрәк, дип аңлата.

Лилиана Сафина
Лилиана Сафина

— Төрле эшләрдә катнашам, бик озак һәм катлаулы процесслар да, бер көн эчендә хөкем карары чыгарылган эшләр дә бар. Әлегә кадәр гаепләнүченең татар телендә тәрҗемәче булсын дигән гозеренә бер генә хөкемдар да: "Сез бит русча беләсез, нигә кирәк сезгә тәрҗемәче?" дип гаҗәпләнгәнен ишеткәнем булмады. Шуңа күрә Коми республикасындагы хөкемдарның реакциясе артык хисле, — ди ул. — Төрле очраклар булды минем тәҗрибәмдә дә, мәсәлән, ике гаепләнүче татар телен шулкадәр камил дәрәҗәдә беләләр булып чыкты, аларның теле XX гасыр башы зыялыларның сөйләшүен хәтерләтте. Аларның аңлатуларын тәрҗемә иттем. Тагын бер ханым истә калган, ул урысча сөйләгәндә дулкынлана, каушый, ә туган телендә сөйләгәч, фикерен ачык җиткерде.

Татарстанда мәхкәмәләрнең татарча узганын белмим. Мәсәлән, авылларда өлкән абый-апалар да мәхкәмәгә эләгә ала, русча мәхкәмә терминологиясе катлаулы, тәҗрибәсе булмаучылар сорау биргәндә дә буталып бетәргә мөмкин. Татарча узса, сорау алынса, күпкә җиңелрәк. Йә кешеләр бу мөмкинлекне белми, йә аңлату эше аксый.

Сафина фикеренчә, Татарстанда махсус китаплар, әсбаплар да бар, әмма мәхкәмә терминологиясе үзгәрә, заманлаша, тел галимнәре бу мәсьәләне хәл итәргә тиеш. Интернеттагы сүзлекләрнең күбесе мәхкәмә терминологиясен бозып итеп тәкъдим итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG