Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Штрафны түләтүен түләтерләр, һичьюгы мәхкәмә татарча барсын"


Татарстан Югары мәхкәмәсе
Татарстан Югары мәхкәмәсе

Татар иҗтмагый үзәге корылтаен урамда оештыручыларның берсе буларак 10 мең сум штрафка тартылган Рәүф Ибраһимов карарны Югары мәхкәмә президиумына шикаять итмәкче. Ул моны карарны үзгәртү максатыннан түгел, ә мәхкәмә утырышларын татарча үткәрүне таләп итү өчен эшли.

30 июль көнне Татарстанның Югары мәхкәмәсе Рәүф Ибраһимовка элегрәк чыгарылган Мәскәү районы мәхкәмәсенең 10 мең сум штраф түләтү карарын үз көчендә калдырды. Билгеле булганча, Татар иҗтмагый үзәге корылтаен урамда оештырган өчен сигез кеше 10 мең сум штрафка тартылган иде. Шулар арасында Рамай Юлдашка гына әлеге штрафны түләтү кире кагылган.

“Ул бит Мари Илендә яши. Ә андагы мәхкәмә протоколны төзегәндә Рамай Юлдашев үзе булмаган һәм шуңа бу дөрес түгел дип кире каккан. Димәк Рамай 10 мең сум түләмиячәк”, ди Ибраһимов.

Рәүф Ибраһимов
Рәүф Ибраһимов

Рәүф әфәнде үзе ахырга кадәр көрәшергә уйлый. 30 июльдә узган мәхкәмәнең ул татарча алып барылуын таләп иткән.

“Татарча алып бармыйбыз, сезгә тәрҗемәче чакырабыз, диделәр. Мәхкәмәгә килгәч анда чыннан да тәрҗемәче бар иде, әмма ни гаҗәп хөкемдар үзе дә ара-тирә татарча сөйли башлады. Шулай итеп мәхкәмә утырышында без дә, тәрҗемәче дә, хөкемдар да татарча сөйләште. Алга китеш булды ахры дип уйлыйм инде. Югары мәхкәмә элекке чыгарылган карарны үз көчендә калдырса да, һичьюгы мәхкәмә татарча барды”, ди ул.

Тагын ике атнадан Ибраһимов мәхкәмә карарын алып аны инде Югары мәхкәмәнең президиумына шикаять итәчәген әйтә.

"Бәлкем президиум хөкемдарлары да татарча сөйләмәсме дип уйлыйбыз. 10 мең сумны аны барыбер түләтерләр инде түләтүен, һичьюгы мәхкәмәне акрын-акрын булса да татарча сөйләтергә өйрәтәсе иде. Бу да минем өчен табыш. Шуңа ахырга кадәр йөрергә булдым ", ди ул.

XS
SM
MD
LG