Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галишан Нуриәхмәт: "Татар милли хәрәкәтен бетерү максаты куелган"


Галишан Нуриәхмәт: "Татар милли хәрәкәтен бетерү максаты куелган"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:20 0:00

Галишан Нуриәхмәт: "Татар милли хәрәкәтен бетерү максаты куелган"

5 июньдә Казанда Татар иҗтимагый үзәге пикет уздырып, татар милли хәрәкәтен кысрыклауны туктатырга чакырды.

Бауман урамында узган пикетта "Китмибез! Татарлар исән әле!", "Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә һөҗүм - татар халкына һөҗүм!", "Прокурор Нафиков! Требуем расследования провакации против ВТОЦ 12 апреля", Президент Миңнеханов!Татарларга Казанда урын табасызмы?" дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

Пикетны оештырган татар иҗтимагый үзәгенең вәкиле Галишан Нуриәхмәт, Татарстанда системлы рәвештә милли хәрәкәтне эзәрлекләү һәм аны юк итү максаты тормышка ашырылып бара, дип белдерде.

"Татарстанда безнең соңгы Корылтайны үткәртмәс өчен бөтен чаралар күрелде. Алдан тиешле урыннарга мәгълүмат бирүебезгә карамастан без Корылтай үткәрәсе урыннарны тиз генә ябып куйдылар. Без Корылтайны урамда уздырырга мәҗбүр булдык һәм бу чараны урамда уздырган өчен алты кешебезне мәхкәмәгә биреп унар мең сумлык җәзага тарттылар", дип белдерде Нуриәхмәт.

ТИҮ вәкиле сүзләренчә, бу Корылтайны уздырырга комаучалаган кешеләрнең үзләрен прокуратурага һәм тикшерү комитетына, Русия һәм Татарстан президентларына шикаять итсәләр дә бер нәтиҗәгә дә ирешә алмаганнар.

"Без җибәргән документлар хәзер Казанның Мәскәү районы тикшерү комитетында ята. Безне кирәкмәгән вакытта, сорамыйча митинг уздыруда гаепләделәр. Безнең бу чара, беренчедән, митинг түгел, ә Корылтайның дәвамы иде. Икенчедән, җиде кеше митинг үткәрергә рөхсәт алырга тиеш түгел. Корылтайларыбыз алга таба барыбер үткәреләчәк. Чөнки без дәүләт тарафыннан теркәлгән оешма. ТИҮне әле беркем дә япмады, аңа беркем дә чикләү кертмәде. Шулай булгач, безнең бөтенесе дә кануни. Алга таба да Корылтайларны үткәрергә комачаулыйлар икән без шундук аларны мәхкәмәгә бирәчәкбез. Хәзерге вакытта Русиядә татар милли хәрәкәтен бетерү максаты куелган һәм шул алып барыла", диде Галишан Нуриәхмәт Азатлык сорауларын җаваплап.
XS
SM
MD
LG