Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар дәүләте". Һади Атласи сүзләре. Мәхкәмәдә — Фәүзия Бәйрәмова


Фәүзия Бәйрәмова

Фәүзия Бәйрәмованы Русиянең бөтенлеген бозуга чакыруда гаеплиләр.

9 февраль Чаллы шәһәр мәхкәмәсендә язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага карата административ хокук бозу эше карала. Бу юлы аны Русиянең бөтенлеген бозуга чакыруда гаеплиләр. Бу гаепләүгә нигез итеп Фәүзия Бәйрәмованың 2020 елның 20 февралендә Казанда Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) уздырган фәнни-гамәли конференциядә ясаган чыгышын һәм аңа урыс телле белгечләр ясаган экспертиза нәтиҗәсен алганнар. Бәйрәмова Азатлыкка сөйләвенчә, бу җыенда ул чыгышын татарча ясаган, ә экспертизага текстны русчага тәрҗемә итеп биргәннәр.

Бәйрәмова фикеренчә, тәрҗемә бик тупас эшләнгән, мәгънә хаталары, төгәлсезлекләр күп. "Юридик норма буенча, экспертиза оригинал текстка эшләнергә тиеш иде, ә автор белән килештерелмәгән русча тәрҗемәгә түгел. Һәм мондый җаваплы, четрекле экспертизаны Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, татар теле белгечләре ясарга тиеш иде", диде язучы.

Чаллы прокуратурасында ачылган эш белән танышкач, Бәйрәмова бу гаепләү белән килешмәвен белдерде. Ул үзенең чыгышында бер генә урында да Русиянең бөтенлеген бозуга чакыру юк, ә шушы авыр шартларда милләт буларак исән калу юлларын эзләү генә бар дип саный.

Бәйрәмова үзенең ул чыгышында репрессия корбаны Һади Атласиның "үз дәүләте булмаган милләт бетүгә бара", дигән сүзләрен мисалга китергән һәм моннан утыз ел элек булган хәлләрне искә төшереп, "Без шуның белән мәйданга чыктык бит, үзебезнең дәүләтебез, үзебезнең татар дәүләтебез, ислам әхлагы булган үз дәүләтебез булырга тиеш, дип" сөйләгән. Экспертлар "татарның үз дәүләте булырга тиеш", дигән сүзләрне экстремистик дип таныган.

Фәүзия ханым сүзләренчә, шулай ук аның "көрәш методларын үзгәртик", "бер йодрык булып теркәлик", "Мәскәү дәүләте безгә каршы эшли", "яңадан дәүләт мәсьәләсен күтәрик", дигән сүзләрендә дә, милли каһарман буларак Һади Атласины мисалга китерүендә дә экстремизм билгеләре, Русияне җимерергә өндәү күргәннәр.

"Татар иҗтимагый үзәгенә һәм миңа каршы башланып киткән бу хөкем эшләрен Татарстанны милли республика буларак юк итәргә әзерлек дип бәялим, чөнки аны яклап сүз әйтерлек татар оешмаларын һәм милли лидерларның шул рәвешле авызларын томалап куялар", диде Бәйрәмова.

2020 ел июнендә Чаллы шәһәре мәхкәмәсе Фәүзия Бәйрәмовага аның 2019 елда Хәтер көнендә ясаган чыгышы өчен 10 мең сум штраф салды.

Бәйрәмова 2010 елда милләтара ызгыш чыгаруда гаепләнеп бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. 2014 елда Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы язмалары өчен мәхкәмә аны шул ук маддә нигезендә тагын бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

Һади Атласи

Һади Атласи 1876 елда Чүпрәле районы Иске Чәке авылында туа. 1908 елда Оренбурның Каргалы бистәсендәге Гани Хөсәеновның укытучылар семинариясен тәмамлый. 1903 елда Бөгелмә өязе Әлмәт авылы (хәзерге Әлмәт шәһәре) мәдрәсәсендә имам һәм мөдәррис. Әлмәттә кызлар мәктәбе ача.

1907 елда Самар губернасыннан Русия думасына депутат итеп сайлана. 1911-1914 елларда "Себер тарихы", "Казан ханлыгы", "Сөембикә" тарихи әсәрләрен бастырып чыгара. 1929 елда Атласины кулга алып ун елга Соловкидагы каторгага сөрәләр. 1936 елда ул кабаттан кулга алына.

1937 елның 23-28 октябрендә Идел буе хәрби округы хәрби трибуналы тугыз татар зыялысын атарга хөкем итә. Алар: тарихчы Һади Атласи, укытучы Гали Алтынбаев, имам Касыйм Исхаков, язучы Фазыл Туйкин, укытучы Кәбир Туйкин, укытучы Сабир Уразманов, имам Барый Фаттахов, хезмәткәр Зәкәрия Фаттахов һәм имам Рәшит Яруллин.

1958 елда Һади Атласиның гаепсезлеге таныла һәм ул реабилитацияләнә.

Казанда бер урамга Һади Атласи исеме бирелгән. Бөгелмә шәһәрендә 14нче санлы татар гимназиясе Һади Атласи исемен йөртә, анда аның музее да бар. Бөгелмәдә шулай ук Һади Атласи хәйрия фонды эшли, ул ел саен "Мәгърифәтче", "Шәфәгать иясе", "Милләтпәрвәр", "Иҗтиһатлы укучы" номинацияләрендә Атласи премияләрен тапшыра.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (16)

XS
SM
MD
LG