Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Илдә конкурентлы сайлауларны Навальный гына булдыра ала"


Коми активисты Алексей Иванов Навальныйны яклау чарасында

Коми активисты Алексей Иванов Навальныйны яклау чарасына Коми байрагын күтәреп чыккан. Протестлар узгач, полиция хезмәткәрләре аның эш урынына килеп, полиция бүлегенә алып киткән. Алексей Азатлыкка шушы хәлләр турында сөйләде.

Сәяси активистлар, урам чараларында катнашучылар, аларны яктыртучы журналистларның бер өлеше протест чаралары барышында тоткарланса, кайбер активистлар чаралар узгач эзәрлекләнә башлады. Азатлык коми активисты Алексей Иванов белән шушы вакыйгалар турында сөйләште.

— Урам чараларына беренче тапкыр чыгуым түгел. Беренче тапкыр, мөгаен, 2017 елда чыкканмындыр. Ул вакытта да шулай ук тоткарламакчылар иде. Мин алар белән коми телендә сөйләшә башладым һәм минем белән мәшәкатьләнмәскә булдылар.

Сез Навальный тарафдарымы, әллә урамга башка сәбәпләр чыгардымы?

— Мин Комидагы Навальный штабында эшләдем. Ул штаб бездә ике ел гына эшләде, аны яптылар. Мин хәзер дә аның тарафдары булып калам. Штаб эшләсә, һаман да шунда эшләр идем.

Хәзерге эшегез дә сәясәт белән бәйлеме?

— Юк, хәзерге эшем сәясәткә бәйле түгел, телефоннар төзәтү белән шөгыльләнәм.

— Сыктывкарда кеше күп чыктымы протест чарасына?

— Төгәл санын белмим. Килештерелмәгән җыенга бу кадәр күп кеше килгәне юк иде әле. Бер тапкыр гына күбрәк булды - былтыр җәй көне Шиесны яклау чарасына ике мең чамасы кеше чыккандыр. Бу кышкы протестта сигез йөзләп кеше чыккандыр.

Ни өчен бу юлы халык күбрәк чыкты дип уйлыйсыз? Мәсәлән, "Он вам не Димон" фильмыннан соң бу кадәр кеше күтәрелмәде.

— Хәзер протестларда кеше күбрәк, чөнки халык илдә барган бу чамасызлыктан күбрәк арыды. Һәм Путин - күпкә әһәмиятлерәк фигура, аның урлашулары халыкның ачуын күбрәк чыгара.

Сезнең кебек принципиаль кешеләр бармы?

— Әйе, берничә кеше бар. Бәлки, ишеткәнегез дә бардыр, бер ел элек пикетчы Николай Удоратинның полиция хезмәткәрләре белән коми телендә сөйләшүен YouTube платформасында меңнәрчә кеше карады.

Полициядә коми телендә протокол таләп итүгә карата нинди реакция булды?

— Митинг вакытында миңа беркем дә килмәде, бер сүз дә әйтмәделәр, мин тыныч кына өйгә кайтып киттем. Протестлар узгач, полиция минем эш урынына килде. Белмим, ник эш урынына килгәннәрдер, минем кайда эшләгәнне ничек белгәннәрдер — килделәр, полиция бүлегенә алып килергә куштылар дип эштән алып киттеләр. Мине алып килгән полиция хезмәткәрләре гафу үтенделәр, эштән аерган өчен ачу тотма, безгә шундый фәрман бирделәр, безнең эшебез шул, дип аңлаттылар. Мин алар белән русча аралаштым. Бүлеккә китергәч, митинглар белән шөгыльләнә торган полиция хезмәткәрләре — "эшник"лар белән инде коми телендә сөйләшә башладым.

Алексей Иванов
Алексей Иванов

Мин аларны танып беләм, кыска буйлы башлыклары минем коми телендә сөйләшүемне ишетү белән һәрвакыт ямьсез шаярта, мәсхәрәли башлый. Минем коми телендә сөйләгәнемне аңламагач, протокол төзергә коми телен аңлаган хезмәткәрне утырттылар. Ул протокол төзеде, сораштырды. Үзе комича аңлый, ләкин сөйләшергә ояла. Әлбәттә, мин 51нче маддәгә сылтап, бернинди күрсәтмә дә бирмәдем. Протоколны төзеп бетергәч, мин аны коми теленә күчерүне сорадым, коми телендә булмаса, кул куймыйм, дидем. Алар никтер тәрҗемәчене чакырдылар. Юкса, мин тәрҗемәче сорамадым, мин бит аларны аңлыйм, алар мине аңламый. Тәрҗемәче дә "ник протоколны коми теленә тәрҗемә итәргә теләмисез?" дип сорады, бу сорауга бернинди җавап та булмады, протоколны русча төзеделәр дә юк иттеләр, мин имза куймадым.

Коми телен камил беләсезме?

— Әйе, гаиләдә коми телендә сөйләшәбез. Республикада коми теле дәүләт теле саналса да, ул элмә такталарда, дәүләт оешмаларында гына кулланыла. Мәктәпләрдә укыту бетте, бөтен Русия буйлап республика мәктәпләрендә дәүләт телләрен укытуны бетерделәр. Гомумән, хәлләр бик яхшы түгел, чөнки республика коми телен үстерү белән кызыксынмый.

Сездән башка милли байрак белән чыгучылар бар идеме? Яшьләрдә байракка мөнәсәбәт нинди?

Республиканың гади төбәк кенә түгел, ә дәүләт икәнен ассызыкларга тырышам

— Бар иде. Аларны тоткарладылар, штрафка тарттылар. Яшьләрнең мөнәсәбәтен әйтә алмыйм, мин үзем һәрвакыт байрак белән чыгарга, республиканың ниндидер бер гади төбәк кенә түгел, ә дәүләт икәнен ассызыкларга тырышам. Гомуми мөнәсәбәт нейтраль дип була, негатив караш тәгаен юк.

Федерализм мәсьәләсенә ничек карыйсыз?

— Безнең Русия, федерация дип аталса да, унитар дәүләт, федерализм юк дияргә була, хәтта безнең республика башлыгы да Мәскәүдән куелган кеше, республикага аның бер катнашы да юк. Алай булырга тиеш түгел. Хакимият өчен көрәшүче нәкъ менә җирле кешеләрне хакимияткә уздырмыйлар. Федерализм юк бездә. Минемчә, хакимият болай итеп начар эшли — шулай дәвам итсә, кешеләрдә канәгатьсезлек артачак, ахыр чиктә федерация җимереләчәк. Мондый хәлгә каршылык артачак кына.

Навальныйның федератив дәүләт төзелешенә карашын беләсезме? Бу сорауда сез аның килешәсезме?

— Навальный — хакимиятне алыштырыр өчен корал гына. Аның федерализмга карата анык позициясе юк, шуңа күрә бу мәсьәләдә аның белән кайчан да килешеп була дип саныйм. Мин аның тарафдары, чөнки ул сәяси системны үзгәртү ноктасына иң якын кеше. Илдә конкурентлы сайлаулар булдыруга ул гына сәләтле.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG