Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коми республикасында интернет-басманы коми телендә язган өчен штрафка тартканнар


Комида митинг (архив фотосы)
Комида митинг (архив фотосы)

Сыктывкар шәһәрендә Роскомнадзорның "7x7" интернет-журналына карата шикаяте каралган. Басманы гамәлгә куючыны язмаларның телен үзгәртеп, канун бозуда гаеплиләр.

"7х7" журналында коми һәм инглиз телләрендә язмалар чыгарган өчен басманың гамәлгә куючысын җавапка тартканннар. Журналга 20 мең сум күләмендә штраф җәзасы бирелгән. Элегрәк журналда блогер Николай Удоратинның коми телендә өч язмасы дөнья күргән була. Бу язмалар урыс теленә тәрҗемә белән тәэмин ителгән. Моннан тыш, Удоратинның ике язмасы инглиз телендә басылган.

Мәхкәмә бу гамәлләрдә канун бозу күргән, чөнки 2010 елда журнал теркәлгән вакытта аның теле урыс теле дип күрсәтелгән була. Хәзер журналны Русия административ кодексының "Массакүләм мәгълүмат чаралары продукциясе тарату тәртибен бозу" маддәсе нигезендә штрафка тартканнар.

Мәхкәмә утырышында журналны яклаучы юрист бу канун бозуларны формаль булуын, җәмгыять өчен куркыныч тудырмавын әйтеп, административ эшне туктатуны сораган. Мәхкәмә бу дәлилләргә колак салмаган.

"7х7" басмасы мөдире Павел Андреев мәхкәмәдән соң анда чыгарылган карар белән килешмәве турында сөйләгән.

"Русия күпмилләтле ил, кемдер бу турыда оныта ахры. "7х7" Коми республикасында чыга, мин үзем Сыктывкарда яшим. Кешеләрнең үз туган телендә сөйләргә һәм язарга хокукы бар. Комида хәтта милли телне саклау турында аерым канун да бар. Без Русиянең тел күптөрлелегенә ярдәм күрсәтүне мөһим дип саныйбыз. Туган телендә яза торган блогерны цензурага дучар итү безнең уебызда да булмады. Без журналыбызга авторларның туган телләрендә язулары һәм туган телләрен популярлаштырулары белән горурланабыз" дип сөйләгән Андреев.

Ул штрафның Коми республикасындагы Роскомнадзор бүлегенең журналга карата системлы эше нәтиҗәсе дип бәяли. Аның сүзләренчә, Рокомнадзор хезмәткәрләренә төрле вак сәбәпләр табып, журналга каныгырга кушылган.

"Икенче сәбәп – Кремль хакимиятенең иң өстеннән башлап җибәрелгән милли телләргә каршы сәясәт. Мәктәпләрдә милли телләрне мәҗбүри укытуны бетерү шуның мисалы", дигән Андреев.

XS
SM
MD
LG