Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда татар хокукчыларына кытлык


3 декабрь – юридик тармакта эшләүчеләрнең һөнәри көне. Мәхкәмә утырышының татар телендә алып барылуын теләүчеләр да аз түгел. Әмма Татарстанда мондый белгечләргә кытлык. Шуңа да, урысча утырышка тәрҗемәче чакырып кына эш ителә.

Татар халкы үз борчуы, кимсетелүе һәм дөрессезлеккә каршы, үз хокукларын яклап, хокук саклау органнарына күп мөрәҗәгать итми дип санала. Алар артык кәгазь эшен хупламый, нерв системасын какшатырга теләми һәм дөреслеген дәлилләүгә ышанмый ди социологлар. Юристлар көне 2008 елдан үткәрелә башлады. 90 елларда, коммерция барлыкка килгән чорда, юрист абруйлы, чагыштырмача югары хезмәт хакы түләнүче һөнәрнең берсенә әйләнде.

“Иң текә” белгечлек

90 нчы еллардан университетларның бу факультетларына яшьләр агылды. Абруйлы уку йортларындагы юридик бүлекләргә бер урынга хәтта 30 ар кеше дә дәгъва кылганы булган. Теләүчеләр күп булганга, бу тармакта махсуслашкан дәүләтнеке булмаган коммерцияле уку йортлары, яңа факультетлар ачылды.

Русиядә ел саен 700 мең студент юрист дипломы ала. Соңгы вакытта бу өлкәдә белемле яшь белгечләрне әзерләү мәсьәләсе кискен куелды. Юридик белем биргән вуз санын кыскарту, читтән торып уку программасын катлауландыру турында тәкъдимнәр булды. Монда уку өчен гаять зур бәядә акча түләргә туры килсә дә, юридик факультетка хаман да укырга керергә теләүчеләр күп. Мисал өчен, Казан Дәүләт университетының бу бүлегендә укырга түләү бәясе – 90 мең сум тора.

Татарстанда татар юристларына кытлык

Бүген Казан универитетының юридик факультеты студенты “Юриспруденциядә татар теле” дигән фән укый ала. Әмма ул берничә фән арасында сайлауга куелган дәресләрнең берсе генә. КДУда бу студентларга юридик татар телен укытучы Фирүзә Сибгаева дәресләргә теләп йөрүчеләр әллә ни күп түгел ди. Укытучы Сибгаева үзе юристлар татар телен белергә тиеш дип саный.

“Мәхкәмә система, әлбәттә, татарча белгән белгечләргә мөхтаҗ. Мәхкәмәгә биргән гаризаларны укып аңлауда, җавап бирүдә еш кына кыенлыклар туа. Гап-гади генә сорауларга да алар татар телендә җавап бирә алмыйлар. Беренче чиратта, мәхкәмә хезмәткәрләре белән халык арасында аңлашылмаучанлык шушы нигездә туа”, ди Сибгаева.

Мәхкәмә утырышын татар телендә алып барылуын теләүче кешеләр еш очрый. Әмма мәхкәмәне татар телендә алып бару мөмкин түгел икән, тәрҗемәче сорап була ди, Сибгаева.

“Мәхкәмә утырышын татар телендә алып барырга теләүчеләр еш очрый. Татарстанның кайбер районнарында татар телендә алып барыла. Югары мәхкәмәдә дә шушындый утырышлар еш була. Мәхкәмәнең татарча алып барырга теләгән кеше гөзерен әйтеп гариза яза, әгәр дә утырыш барыбер урыс телендә алып барыла икән, ул тәрҗемәче сорый ала. Бу эшне дәүләт түли”, ди Сибгаева.
XS
SM
MD
LG