Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ХХ йөз башында бай татар ханымнары мәктәп ачкан, хәзер матурлык салоны, кибет ача"


Китап авторлары Алсу Зиннәтуллина (с) һәм Ләлә Мортазина

XX гасыр башындагы кебек бүген дә бай татар хатын-кызлары бар. Ләкин алар мәктәпләр ачмый, үз файдасы өчен генә эшли, дип саный галимәләр.

Татарстан милли китапханәсендә "ХХ гасыр башы татар вакытлы матбугатында хатын-кыз мәгарифе мәсьәләләре" дигән китап тәкъдим ителде. Аны Мәрҗани исемендәге тарих институты галимәләре Ләлә Мортазина һәм Алсу Зиннәтуллина әзерләгән. Хезмәттә сүз инкыйлабка кадәр татар матбугатында хатын-кызларга кагылышлы мәкаләләр урын алган. Аның тиражы нибары 100 данә. Бу китапта татар хатын-кызларының күтәрелеше, феминизм һәм милли мәгариф өлкәсендә хезмәте турында укырга мөмкин.

Очрашуга галимәләр, җәмәгать эшлеклеләре һәм гади хатын-кызлар да килгән иде. Журналист Фәния Хуҗахмәт китапны тәкъдим итү чарасында бу китапны бүгенге бай хатын-кызларга да гыйбрәт буларак күрсәтергә кирәк дип киная белән әйтте.

Фәния Хуҗахмәт
Фәния Хуҗахмәт

"Рөстәм Миңнехановның хатыны Гөлсинә ханымга бу китап белән барып, нинди кешеләребез булганын күрсәтергә була. Елына 18 млн сум эшли тоган министр Рафис Хәбибуллинның хатыны Миләүшә ханымга барып, менә гасыр башында да сезнең кебек уңган татар хатын-кызлары булган дип әйтергә була", дигән фикер белдерде ул.

XX йөз башында татар хатын-кызлары нәрсә өчен көрәшкән? Ни өчен бүген бай татар хатын-кызлары үз акчаларын милли мәгарифкә сарыф итми? Хәзер татар хатын-кызларын тәрбияләү өчен нәрсә эшләргә кирәк? Азатлык китапның авторлары Ләлә Мортазина һәм Алсу Зиннәтуллина белән сөйләште.

— XX гасыр башында татар хатын-кызлары феномены нидән гыйбарәт булган?

Ләлә Мортазина
Ләлә Мортазина

Ләлә Мортазина: 1906-1917 ел аралыгы – тарих өчен зур вакыт. Без 1906 елда хатын-кызларның мәгарифкә карата мөнәсәбәтен күрәбез. Ә инде 1914 елда алар азатлык сорый, ирләр белән бертигез хокук булырга тиешлеген әйтә. 1906 елда хатын-кызның уянып килгән вакыты гына була. Матбугатта гади кызлар әтиләренә ачык хат яза. Менә руслар үз кызлары өчен мәктәпләр ача, хәтта чит илләргә җибәреп укыта, ә безнең әтиләр мәктәп ачу турында да уйламый, дип белдерәләр. Әкренләп бу проблем хәл ителә. 1916 елда Русиядә төрки халыклар арасында беренче булып кызлар өчен Аитова гимназиясе ачыла. Бу башланган эшнең ун елдан соң нәтиҗәсе турында сөйли.

— Бүген феминизм турында күп сөйләнелә. Хәзер татар җәмгыятендә хатын-кызлар белән ир-атлар арасында тигезлек бармы?

Алсу Зиннәтуллина: Миңа калса, хәзер хатын-кызлар ир-атлардан өстенрәк тора.

Ләлә Мортазина: 1906 елда хатын-кызлар үзләрен кешелекнең гүзәл яртысы дип яза. Без ир-атларның булган хокукларыннан да файдаланырга тиеш дип санаган. Ислам хокукы ягыннан караганда, мөселман хатын-кызларының хокуклары булган. Мәсәлән, аерылганда ул милекнең бер өлешен үзе белән алып китә алган. Ул вакытта да хатын-кызларны изелгән дип санамыйлар.

XX гасыр башы – европалашу, урыслашу вакыты. Ул хатын-кызларга уңай яктан үтеп керә. Белем алырга, һөнәр үзләштерергә, өйдә генә утырырга кирәкми диләр. Бу феминизмның бер башлангычы инде. 1916 елларда хатын-кызлар тигез хокуклы, ирләр ике хатын алырга тиеш түгел, дип үз таләпләрен куя башлаганнар. Шагыйрә Гыйффәт туташ, чын исеме – Заһидә Борнашеваның да мәкаләләрен бу китапка керттек. Ул совет чорында да феминизм өчен көрәшкән татар хатын-кызы. Аның хатын-кызлар хәрәкәте турында басылып чыккан китабы да булган. Ул минем белем аласым килә, дип гаиләсеннән качып китә. Мәскәүгә кадәр барып җитә. Моны татар җәмгыяте төрлечә кабул иткән.

Алсу Зиннәтуллина: Казанга караганда, Уфада, Оренбурда хатын-кызлар мәгарифенә игътибар зуррак була. Мондагы укытучылар Уфага сәяхәткә бара. Казанда хатын-кызлар әле күтәрелмәгән, йоклыйлар дигән нәтиҗәгә киләләр.

Алсу Зиннәтуллина
Алсу Зиннәтуллина

Ләлә Мортазина: Урта Азиядә, хәзерге Казакъстан җирендә татар кызлары өчен мәктәпләр ачылган. Алар бөтенесе дә Казанда, Оренбурда басылган дәреслекләр белән укытканнар. Бер-берсе белән элемтәдә торган. Аерым курсларга җыелганнар.

— Ә татар хатын-кызларының бу хәрәкәтенә каршы булучылар күп булганмы? Бәлки кадимчеләрдән янаулар булгандыр?

Ләлә Мортазина: Янаулар дип әйтеп булмый инде. Кадими мәдрәсәдә укытучылар каршы булган. Татар хатын-кызлары җәдиди мәктәп ачкан. Анда дөньяви фәннәр дә укытылган. Беренче урында дин гыйлеме, татар, гарәп, фарсы телләре булган. Моннан тыш, рус теле, математика, география буенча да белем бирелгән. Рус теле укытылгач, җәмгыятьтә каршылык булган. Рус теле – чукындыруга бер адым итеп каралган.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

— Татар кызлары өчен мәктәп-мәдрәсәләр ни кадәр киң таралган була? Алар башка төрки халыклар арасында нинди урынны биләгән?

Ләлә Мортазина: Русия күләмендә төрки халыкларны карасак, аерым алганда, үзбәк, казакълар арасында татар хатын-кызлары беренче урынны алып торган. 1917 елгы корылтайда казакъ, азәрбайҗаннардан да хатын-кызларны күрәбез. Башлангыч чорда татар хатын-кызлары алда барган, башкаларга йогынты ясаган. Үзбәк, казакъларда хатын-кызлар мәгариф таратуда зур эш башкарган. Татар мәктәпләрен, җәдиди кызлар мәктәпләрен Урта Азиядә татарлар ачкан. Аннары катнаш мәктәпләре дә оештырылган. Анда укыту теле татар теле була, казакълар да, үзбәкләр дә татарча белем алган.

— Бүген татар хатын-кызларын төп проблемнары нинди?

Ләлә Мортазина: Бүген татар хатын-кызлары җәберләнеп яши дип әйтеп булмый.

— Шулай да ХХ гасыр башында кызлар мәдрәсәләре булса, бүген мондый уку йортлары бармак белән генә санарлык. Моны кайтарып буламы? Бүген татар кызлары өчен милли мәгариф бармы?

Ләлә Мортазина: Бу проблем инде. Безнең татар гимназияләре, кызлар мәктәпләре бар. Бәлки киләчәктә хосусый мәктәпләр ачылыр. Ул вакытта Хөсәеновлар никадәр мәктәп ачкан, күпме студентны чит илгә укырга җибәргән.

— Ләкин бүген дә бай татар хатын-кызлары бар.

Алсу Зиннәтуллина: Алар ХХ гасыр башындагы кебек хәйриячелек белән шөгыльләнми. Ул вакытта кызлар өчен берни өмет итмичә мәктәп ачканнар, һөнәри белем бирү түгәрәкләре оештырганнар. Үз хисапларына чыгымнарын каплаганнар. Мәсәлән, Аитова фәкыйрь кызлар өчен һөнәри мәктәп ача. Бинаны үзе тота, материалны үз хисабына алып бирә. Хәзер андыйлар юк.

— Ә бүгенге бай татар хатын-кызлары нишли? Бизнес, матурлык салонын ача?

Алсу Зиннәтуллина: Алар салон, кибет, үзләренә файда китерүче өлкә белән шөгыльләнә. Миңа калса, андый кешеләр бүген юк. Шәхси мәктәпләр бар, мәсәлән. Ләкин анда уку ат бәясе бит.

Ләлә Мортазина: XX гасыр башы белән бүгенге вакытны чагыштырып булмый. Ул вакытта милләтне саклау беренче урында торган. "Милләт анасы" дигән төшенчә булган. Милләтнең киләчәген җитештерәчәк әниләр турында сүз барган. Әниләр укый-язарга гына тиеш түгел, тәрбия өлкәсендә белемле, гаиләдә үз урынын белергә тиеш, дигәннәр. Хәйриячеләр балаларны тәрбияләүдә милләтебезнең киләчәген күргән.

— Хосусый мәктәпләргә кайтсак, бүген татар хатын-кызларын тәрбияләү өчен хосусый мәктәпләргә генә өмет итеп буламы?

Ләлә Мортазина: Хосусый мәктәпләр ачу – мәсьәләне хәл итүнең бер юлы. Кемдер татарча белеп бетермәскә мөмкин. Ләкин баласын татарча өйрәтергә теләп, татар мәктәбенә укырга бирә. Анда укыту ничек бара? Бу беренче мәсьәлә. Ләкин өйгә кайткач, балага ул ярдәм итә алмый. Безгә XX гасыр башындагы кебек әниләр әзерләү мәктәбе ачарга кирәк. Аны балалар бакчасы каршында эшләтергә мөмкин. Атнага бер тапкыр теләгән әниләрне татар гореф-гадәтләренә, татар уеннарына өйрәтә торган лекция оештыру була ала.

— Фидакарьләр булса, аларга дәүләт ничек ярдәм итәргә тиеш? Салым түлибез бит.

Ләлә Мортазина: Дәүләт ягыннан әйтә алмыйм. Балалар бакчасында татар җанлы мөдир була икән, аны оештырып була. Ул каяндыр укытучы, белгеч чакыра ала. Әти-әниләрне әзерләргә кирәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG