Accessibility links

"Надир Дәүләт уникаль шәхес иде"


Надир Дәүләт (1944-2021)
Надир Дәүләт (1944-2021)

Төркиянең Истанбул шәһәрендә 76 яшендә күренекле галим, тарихчы, Азатлыкның элекке хезмәткәре Надир Дәүләт вафат булды. Аның белән хезмәттәшлек иткән, аны белгән, бергә эшләгән шәхесләр Азатлыкка хатирәләре белән уртаклашты.

Соңгы көннәрдә ул каты авырды, хастаханәдә ятты. Хәле начар булуы турында берничә көн элек җәмәгате Берил ханым социаль челтәрләрдә хәбәр итте. Бер ай элек хәбәрләшкәндә Надир абый сәламәтлегеннән зарланмады, бары Татарстанга үпкәле булуы сизелде. "Rusya Mültecileri: Uzak Diasporaya savrulan Tatarlar" ("Русия мөһаҗирләре: читкә куылган татарлар") дигән китабы турында Казанга хәбәр итүен, әмма бернинди җавап ала алмавын әйтте. "Ләм-мим, җавап кайтаручы булмады. Татарлар дөньяга ябык халык шул", диде ул.

Надир Дәүләт Татарстан белән элемтәне 90нчы елларда урнаштырды. Татар конгрессы оештырган чараларда катнашты. Күп кенә мәсьәләләр күтәрелүен, әмма бушка булуын әйтте.

"Барысы да бушка. Бигрәк тә тел мәсьәләсе. Мин татар теле минем белән үлеп китәр инде дип тә уйлый башладым. Функциясе булмаган тел ничек яши алсын инде. Сез аны урамда да, кибеттә дә куллана алмыйсыз. Парламентта да татар теле кирәк түгел. Газет-журналларны да укымыйлар хәзер. Басма әдәбият югалу алдында. Мөһаҗирләр исә үз тарихларын белә. Кеше үз тарихын язып калдырырга тиеш. Чөнки тарихын язмаган халык юк була, дип яши алар. Сез белмисез тарихыгызны. "Тартарика" дигән ялгыш исемле китап чыгарасыз. Ул бит грек мифологиясендә җәһәннәм сакчысы дигән сүз. Анда совет чоры, аннан элекке чорны яздылар, ә инкыйлаб чорын язмадылар", дигән иде ул.

Надир Дәүләт татарлар киләчәге өчен һәрдаим борчылып яшәде.

"Асылда, минем куркуым Русиядә яшәүче татарларның да юкка чыгу ихтималы булуына бәйле. Русиядә дә татарлар таралган килеш яши. Татарстан дигән ясалма республика бар, ләкин соңгы вакыйгаларга бәйле аның да киләчәге шикле, Татарстанга гына таянып булмый.

Проблем шунда: төрле төбәкләрдә яшәүче татарларны берләштергән, уртак булган кыйммәтләре юк. Мин Казанга килгәндә, шуңа аптырадым: Башкортстан татарлары дип аерып әйтү бар. Башкортстан-Татарстан – ясалма берәмлекләр бит ул, халкы бер. Ләкин сәяси шартлар шулай итеп татарларны аера", дигән иде ул бер интервьюсында.

Татарстан һәм читтәге татар галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре Надир Дәүләтне чыганаклар белән эшләүче тарихчы буларак искә ала.

Юлай Шамилоглы, галим:

Юлай Шамилоглы
Юлай Шамилоглы

— Ул миңа абый иде. Беренче тапкыр аның белән Истанбулда очраштык, 1968 елда булды. Миңа 10 яшь, Америкадан кардәшләребезгә кунакка кайткан чак. Ул туганнарның дусты булып чыкты. Беренче очрашып танышуыбыз шул булды. Аннары мин университетта укыган чакта ныклап аралаша башладык, мин ул яшәгән Мүнһен шәһәренә дә еш бардым, аның белән, мәрхүм Фәрит Иделле һәм башка татарлар белән аралаштым. Мин аны бөтен күңелем белән яраттым, арабызда самими, ихлас мөнәсәбәтләр булды. Еллар буена шуны сакладык. Аның икенче улының исеме дә Юлай, минем өчен бу – хөрмәт билгесе. Татар җанлы кеше, акыллы иде. Барысына да үз тырышлыгы белән иреште. Төркиядә мәртәбәле галимнәрнең берсенә әверелде. Кайчак Америкада Төркия каналларын кабыза идем, Надир абый килеп чыкса, сөенә идем. Ул Америка университетларына да татарлар, төркиләр турында лекцияләр укырга чакырылды.

Аның уникальлеге – чыганаклар белән эш итүендә һәм язган, өйрәнгән вакыйгаларның эчендә кайнавында

Аның уникальлеге – чыганаклар белән эш итүендә һәм язган, өйрәнгән вакыйгаларның эчендә кайнавында, үз күзләре белән күрүендә. Мин дә мөһаҗирлектә туган кеше, әмма мин аны ишетеп кенә беләм. Бер тискәре ягы бар иде – ул бу теманы өйрәнгән башка белгечләрне танымый иде. Кирелеге бар иде. Әмма күпләргә ул дус, остаз булды. Табында аның белән бергә утыру – үзе бер дөнья! Кызганычка, бу бүтән кабатланмас. Соңгы елларда интернет аша аралаштык, әмма күрешеп кочаклашып сөйләшеп утыра алмадык.

Фәридә Хәмит, Азатлыкның элекке хезмәткәре:

Фәридә Хәмит
Фәридә Хәмит

—Без Истанбулда бер үк йортның төрле катларында үстек, күршеләр идек. Надир Дәүләт, Фәрит Иделле белән 13-15 яшьләрдә бик нык дуслашып киттек, без гел өчәү бергә йөрдек. Гел татар дөньясы турында уйлый, шул турыда сөйләшә, хыяллана идек. Истанбул урамнары буйлап йөргәндә күзебезгә ни күренсә, хәтта банк исемнәрен дә бу татарча ничек була дип татарчага тәрҗемә итә идек. Төркия татар яшьләренең Тукай клубында да бергә җырлап, биеп, кичәләр оештырып, театрда уйнап йөрдек.

Аның балачагы авыр булды. Әмма ул бик тырыш иде, эшләп укыды

Шул чорда Надир үз әти-әниләрен Кытайда чакта ук коммунистлар алып киткәнен, аны тәрбияләп үстергән Гайниҗамал һәм Әхтәм Ильясовларның аның чын әти-әнисе булмавын белде. Аңа кечкенә чакта моны әйтергә теләмәгәннәр, бераз үскәч кенә хәлне сөйләп бирергә булганнар. Бу турыда ишеткәч, ул үзе дә, без дә бик авыр шок хәлендә калдык. Без дә Надир кебек, Кытайда туып, бераз шунда яшәгән һәм Төркиягә күченгән татар балалары бит. Барыбыз да өйгә кайтып, сез безнең чын әти-әниләр түгел, кайда безнең чын әти-әниләр дип сорый башладык. Надир үз әти-әниләренең язмышы турында уйлап бер елдан артык бик нык кайгырып йөрде.

Аның балачагы авыр булды. Әмма ул бик тырыш иде, эшләп укыды. Көндез эшләде, кичен укыды. Бер институтта бик түбән дәрәҗәдә эшләде, шул ук вакытта гимназияне тәмамлады һәм, белүегезчә, ахыр чиктә профессор дәрәҗәсенә күтәрелде.

Соңрак без аның белән Азатлык радиосында да ярты ел чамасы бергә эшләдек. Мин килгәнче ул Азатлыкта 10 ел чамасы эшләгән иде, эшләгәндә дә университетларга йөреп фән юлыннан баруын дәвам итте һәм Азатлыктан Истанбул университетына эшкә китте.

Дамир Исхаков, галим:

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

— Надир Дәүләт – уникаль шәхес. Ул Азатлык радиосында эшләп татарга демократиянең ни булганын аңлаткан кеше. Башта журналист була, аннары фәнгә кереп китә, әмма фәндә дә ул татарга хезмәт итә. Надир Дәүләт XX йөз башындагы милли хәрәкәтнең сәяси көчкә әверелүен, аларның зур мәйданда эш итүен җентекле итеп өйрәнде, китап чыгарды. Кадерле хезмәт, нинди хаталар ясалмаска тиеш, нинди юллар булырга тиеш – барысын да анализларга бер мөмкинлек. Милли сәясәт турында китап ул. Моннан тыш ул Ерак Көнчыгышта Гаяз Исхакыйның татарларны берләштерү юлын өйрәнде. Совет вакытында чит илдән бердәнбер галим буларак аны өйрәнеп язып калдырды. Бу да татарлар өчен мөһим хезмәт.

Надир Дәүләт белән аралаштык, үпкәләгән чаклары да булды. Ул авыр холыклы кеше булды, кырысрак, аның фикере белән килешмәсәң, ачулану, араны өзү гадәте бар иде. Аралар йомшарган чаклар да булды. Хатыны Берил ханым аның кешеләр белән мөнәсәбәтләрен көйли белә иде.

Искәндәр Гыйләҗев, Татар энциклопедия институты мөдире:

Искәндәр Гыйләҗев
Искәндәр Гыйләҗев

— Надир Дәүләт күпкырлы шәхес һәм тирән тарихчы иде. Үрнәк булып торды. Күп тарихчылардан аермалы буларак тирән карашлы тарихчы иде. Шуңа вафаты турында ишеткәч бик борчылдым.

Тарихчының җәмгыятьтә вазифасы бик җаваплы. Ул уйдырмаларга бирелеп түгел, ә чыганакка таянып эш итәргә тиеш. Надир Дәүләт шундый иде, ул төрле яктан тәҗрибә туплаган кеше булды. Катлаулы язмышлы шәхес. Кытайда туып, Төркиядә үсеп, татар дөньясының бер өлеше булып калып зур эшләр башкарды.

Кытайда туып, Төркиядә үсеп, татар дөньясының бер өлеше булып калып зур эшләр башкарды

Хәзер аның мирасы турында уйларга кирәк, аның кайбер китаплары бездә басылды, кайберләре әле басылмый калды. Шуңа татар тарихы белән шөгыльләнүчеләр озакка сузмыйча Надир Дәүләтнең мирасын барларга тиеш дип саныйм. Аның улы һәм хатыны белән элемтәгә кереп бу эшне һичшиксез оештырырга кирәк.

Төркиядә билгеле шәкертләре бар һәм Надир абыйны хөрмәт итәләр, әмма ул алар өчен беренче чиратта төрек галиме. Безнең өчен ул – милләттәш. Шуңа күрә безгә, Татарстанга төрек хезмәттәшләребез белән бергәләп эшләргә кирәк.

Флюра Абдуллина, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе:

Флюра Абдуллина
Флюра Абдуллина

— Надир Дәүләт белән тыгыз элемтәдә булдык. "Татарлар" тапшыруында эшләгәндә Төркиягә барып, аның өендә булып әңгәмә корган идем. Ул моңа гел рәхмәтле булды, үзенең хезмәтләрен күрсәтә алуына рәхмәтле иде. Татар журналистларын бик хөрмәт итте, аларны татар сагында торучылар дип әйтә килде. Казанның 1000 еллыгы тантаналары вакытында бу хакта "Пирамида" күңел ачу комплексында да әйтте. Анда Русия президенты Владимир Путин да катнашты.

Татарстанда татар теленә бәйле мәсьәләләр чыкканда гел борчуын белдереп килде

Татарстанга чараларга килгәч тә мин журналист буларак беренчеләрдән булып аның фикерен алырга ашыга идем, чөнки ул бик абруйлы галим иде. Татарстанда татар теленә бәйле мәсьәләләр чыкканда гел борчуын белдереп килде. Татар теле язмышы өчен битараф түгел иде.

Без әле аның эшләгән хезмәтләрен бәяләп бетерә алмыйбыз. Бер вакытны кайсыдыр чарада чыгыш ясарга бирмәделәр дип әйткән иде. Татар халкы исән чакта кешегә тиешле бәяне бирә белми. Галимнәрне, зыялыларны исән чагында хөрмәтли белергә кирәк, чөнки алар бармак белән генә санарлык. Менә хәзер вафатын ишеткәч тә "күбрәк сөйләшеп калырга иде" дип уйлап куйдым.

Бакыйлыкка күчкән икән, аның исемен мәңгеләштерергә кирәк. Татарстанда да, Төркиядә дә аның исемендә урамнар булдырылсын. Аның нәсел җепләренә карасаң, ата-аналары да татар теле сагында торган кешеләр бит. Аның мирасын Татарстанга кайтару турында, бәлки Төркиядә берәр фондын булдыру турында уйларга кирәктер. Хезмәтләрен киләчәк буыннарга җиткерергә иде. Ул бит читтән торып Татарстанга бәя биргән шәхес. Мондагы галимнәр кайвакыт бәяне куркыбрак бирәләрдер, әмма читтәге галимнең бәясе бик мөһим.

Без 100 танылган татар шәхесенең фотоальбомын эшләгәндә, аның да сурәтен керттек. Ул сыйфатлы булсын дип үзе яхшы фото ясап җибәрде. Олуг шәхес, урыны җәннәттә булсын.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG