Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: "Әти-әниемне газет чыгарган өчен генә унар елга хөкем иттеләр"


Надир Дәүләт
Надир Дәүләт

Төркиядә яшәүче күренекле тарихчы Сталин репрессияләре чорында ничек ятим калуы һәм үз башыннан кичергәннәре турында сөйләде.

Күренекле татар галиме, хәзер Төркиянең Истанбул шәһәрендә яшәүче тарихчы Надир Дәүләт Сталин репрессияләре нәтиҗәсендә сабый чактан ятим калган миллионнарча баланың берсе була. Ике яшендә аны балалыкка алып үстергән гаиләдәге әти-әнинең үз әти-әниләре булмавын 14-15 яшендә генә белеп, үз әти-әниләре өчен кайгырып ул бер ел чамасы ни эшләргә белми каңгырап йөри. Соңрак үз гомерен репрессив совет хакимиятенә каршы көрәшкә багышларга карар итә, Истанбулда Тукай клубын оештыруда катнаша, аның актив әгъзаларыннан берсе була, татар тарихы белән ныклап кызыксына башлый.

30 октябрь — сәяси золым корбаннарын искә алу көнендә Азатлык аннан бу хәлләрнең үз тормышына ничек тәэсир итүе турында кызыксынды.

Надир Дәүләт большевизм диктатурасыннан качып Кытайдагы Манчжуриягә сыенган Рокыя һәм Ибраһим Дәүләт-Килдиев гаиләсендә 1944 елда дөньяга килә. Аның әти-әнисе Гаяз Исхакый тырышлыгы белән оештырылган “Милли байрак” газетын чыгара, анда татарларның хәле, киләчәге турында мәкаләләр яза. 1945 елда совет гаскәре Манчжуриягә бәреп керә һәм Кытайга сыенган күпләгән татарны кулга ала. Рокыя һәм Ибраһим Дәүләт-Килдиевне шпионлыкта гаепләп 10 ел төрмәгә хөкем итәләр һәм икесен ике якка ГУЛАГ лагерьларына алып китәләр. ГУЛАГ юлында кечкенә Надирның сеңлесе Фәридә туа.

Яшь ярымлык Надир бабасы белән генә кала. Берничә айдан бабасы да вафат булгач Надирны Манчжуриядә калган бер мәрхәмәтле татар гаиләсе, Гайниҗамал һәм Әхтәм Ильясов балалыкка ала. Кытайда Мао Цзедун хакимияткә килеп 2-3 елдан коммунистлар хакимияте урнашкач Совет берлегендәге хакимияттән Кытайга сыенган меңнәрчә татар Япония, Австралия, АКШ, Төркия кебек илләргә күченә. Ильясовлар гаиләсе Төркиягә китә.

Надир Дәүләт: "Кеше хакимияткә килгәч шул кадәр бәгырьсез була аламы?"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:38 0:00

“Мин Төркиядә үстем, мәктәпкә йөрдем. 14-15 яшьләрдә аларның минем чын туган әтием белән әнием булмавын белдем. Алар моны миңа үзләре әйтте. Бу минем өчен бик зур шок булды. Мин кем, нигә мин бу хәлдә, нигә минем әни-әтием юк, кебек сорауларга баттым. Бу минем мәктәптәге укуыма да, дәресләремә дә зыян китерде. Бер ел буе шулай интектем. Аннан гына тагын акылыма килеп укый башладым. Шул миңа бик зур рухи тәэсир ясады. Мин аларны нигә алып китүләрен, нигә төрмәләргә ябуларын, нинди гаепләре булуын белергә теләдем. Алар каракмы, җинаятьчеме? Газетта язган мәкаләләре өчен генә кешеләрне шулай җәзалыйлармы дигән сораулар мине борчый башлады”, дип искә ала Әхмәт Ибраһим.

Шуннан соң үсмер Надирда әни-әтисе өчен репрессив совет хакимияттеннән үч алу теләге туа, татарлыкны өйрәнергә, татар телен яхшыртырга карар итә һәм үзе дә татарлар турында күп укый һәм яза башлый. 1963 елда ул Истанбулда татар яшьләренең “Тукай клубы” исемле оешмасын төзүдә дә актив катнаша. Соңрак Истанбул университетда тарихны өйрәнә башлый. 1972-1984 елларда Азатлык радиосында тапшырулар алып бара. Әмма барыбер Төркиягә кайтып фәнни эшчәнлеген дәвам итәргә, татарларның узган гасыр башларындагы бәйсезлек көрәшен, большевиклар хакимиятенең гамәлләрен өйрәнүне дәвам итәргә, тарих фәне белән ныклап шөгыльләнергә була.

Бертуган сеңлесе Фәридә белән Надир Дәүләт беренче мәртәбә 1990 елда Казанда гына күрешә ала. Ул чагында Надир Дәүләткә 46, сеңлесенә 45 яшь була.

Сәясәт белән шөгыльләнгәннәргә, кайбер дини йолаларны үтәгәннәргә, башкача уйлаганнарга шундый зур җәзалар бирү кирәк идеме?

“Сталин, Сталин чорын, Сталинның миллионнарча кешене ГУЛАГта, лагерьларда юк итүен кабул итә алмадым. Әйе, гаеплеләрне җәзаларга кирәктер, әмма сәясәт белән шөгыльләнгәннәргә, кайбер дини йолаларны үтәгәннәргә, башкача уйлаганнарга шундый зур җәзалар бирү кирәк идеме? Кеше хакимияткә менгәч шундый бәгырьсез була аламы? Әйе, Сталин шундый иде. Сталин Совет берлеген авыл системыннан сәнәгать системына күчерде. Әмма моңа миллионнарча җәсәднең, үлекнең өстенә басып иреште. Мин шуны кабул итә алмыйм, нинди генә уңыш дип аталса да, ул кешеләрнең җаны исәбенә булмаска тиеш иде. Мин әле дә Сталинны хөрмәт итмим. Аның җинаятьләрен һәрдаим фаш итәргә тырышам”, ди Надир Дәүләт.

Ул тарихчы буларак Татарстанның тарих институты галимнәрен татар тарихының күп кенә сәхифәләрен ачарга теләмәүдә гаепли, чөнки коммунизм чорында тәрбияләнгән тарихчылар элеккечә фикерли, "коммунизм" сүзе хәзерге заманга карата кулланылмаса да, эшчәнлек элеккечә дәвам итә ди. 30 ел эчендә, бигрәк тә мөмкинлекләр күбрәк булган элеккерәк елларда Казан ханлыгы тарихын, 1905-1917 еллар тарихын, 2018 елда татарларның дәүләтчелек өчен көрәше үрнәге булган Милли мәҗлес тарихын ачып бирергә була иде, тик болар эшләнмәде ди Надир дәүләт.

Әмма хәзер инде Русиядә моның өчен мөмкинлекләр тагын кимегәннән кими бара ди ул.

Путин Сталинның шәхес шөһрәтен файдаланып үзенә яңа юллар ачарга тели

“Путин хакимияте чорында Сталинга мәхәббәт тудырылды. Чөнки күп вакыт узу сәбәпле кешеләр, бигрәк тә яшьләр Сталинның репрессияләре турында белмиләр. Чөнки тарих дәресләрендә ул турыда укытмыйлар, Сталин җинаятьләрен фаш итүче әсәрләр бастырылмый. Шуңа күрә Путин Сталинның шәхес шөһрәтен файдаланып үзенә яңа юллар ачарга тели дип уйлыйм. Шул сәбәпле сәяси эшчәнлектә катнашучыларга басым тагын да артачак, сәяси тоткыннар, оппозициягә басым тагын да көчәячәк”, ди галим.

Шулай да, аның фикеренчә, коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә илдә бик зур үзгәрешләр булырга мөмкин.

“Бераздан халыкның түземлеге бетәчәк, шул ук вакытта яшьләр башкача фикерли башлаячак һәм өлкән яшьтәге җитәкчелеккә буйсынырга теләмәячәк. Русиядә репрессив сәясәт беркадәр дәвам итсә дә, ил халкының 30-40 проценты гына турыдан-туры Путинны яклый. Калганнарының хуплавын хакимият төрле манипуляцияләр юлы белән алдап күрсәтә”, ди Надир Дәүләт.

Надир Дәүләт күп еллар буе Төркиянең Мармара университетында укыта, күпсанлы тарихи хезмәтләр авторы. Хәзер пенсиядә. Аның "1917 елгы Октябрь инкыйлабы: Русия төркиләренең яшәеш өчен көрәше" исемле тарихи хезмәте Азатлык сәхифәсендә дә чыкты.

XS
SM
MD
LG