Accessibility links

"Репрессияләр җәмгыятьне контрольдә тотуның төп коралына әйләнде"


Сергей Давидис
Сергей Давидис

"Мемориал" хокук яклау үзәгенең "Сәяси тоткыннарга ярдәм" програмы җитәкчесе Сергей Давидис илдә репрессияләр ничек үзгәргәнен һәм моның артынди ни торуын сөйләде.

30 октябрь – сәяси золым корбаннарын искә алу көне. "Мемориал" хокук яклау үзәге бүгенге Русиядә сәяси тоткыннар турында мәгълүмат тупланмасын көн саен диярлек яңартып тора. Хәзер бу исемлектә өч йөздән артык исем бар. Әлеге оешма хокук яклаучылары бүген Русиядә кимендә 649 кеше сәяси сәбәпләр аркасында эзәрлекләнә ди. Илдә репрессияләр системы соңгы 30 елда ничек үзгәргән, хакимият нәрсәдән курка, идеологиягә нигезләнгән маддәләр ни өчен кирәк – болар турында "Мемориал" хокук яклау үзәге шурасы әгъзасы, "Сәяси тоткыннарга ярдәм" програмы җитәкчесе Сергей Давидис сөйләде.

Сәяси тоткыннар саны хакимияткә Путин килгәч артты

Сергей Давидис сүзләренчә, Русиянең яңа тарихында сәяси тоткыннар хакимияткә Владимир Путин килгәч, ЮКОС эшеннән соң күбәеп киткән. Баштарак һәр мондый эшнең исәбе алып барылган булса, алга таба сәясиләштерелгән һәм канунсыз эзәрлекләүләрнең исәпкә алынган саны – ул бөтен эшләрнең бер өлеше генә ди Давидис. Һәм исәпкә алынмаганнарның саны арта гына бара.

Террорчылык куркынычы да, чит ил шымчылары куркынычы да – дәүләт сәясәтенең, дәүләт риторикасының бер өлеше

"Мисал өчен, бернинди террор гамәле дә булмаган килеш террорчылык турында ачылган чиксез күп җинаять эшләрендә гаепләүләр дәлилләнмәгән, билгеләнгән генә икәне ачык күренә. Дәүләткә хыянәт итү турында әллә никадәр эш ачылган, һәм алар арасында, һичшиксез, ялганга корылган эшләр бик күп. Мондый төр эшләрдә сәяси сәбәп һәрвакыт диярлек бар, чөнки террорчылык куркынычы да, чит ил шымчылары куркынычы да – дәүләт сәясәтенең, дәүләт риторикасының бер өлеше. Бу алга таба да кешеләрнең хокукларын чикләргә, бер үк кешеләрнең дистәләгән еллар дәвамында хакимиятне үз кулларында тотуын акларга мөмкинлек бирә. Без бу турыда белмәячәкбез, чөнки эшләр йә сер итеп саклана, яисә без ул материалларга барып җитә алмаячакбыз, мәсәлән, каядыр бер төбәктә билгесез бер Үзбәкстан мигрантына каршы террорчылыкта гаепләп ачылган эшкә” дип аңлата ул.

Элек "хизбутчыларны" иректә калдыралар иде, хәзер 20шәр елга ябалар

Давидис шулай ук кануннарның үзгәреп торуына басым ясый.

“Элек террорчылык оешмасында катнашкан өчен тыелган экстремист оешмада катнашуда гаепләү очрагындагы кебек үк эзәрлекли иделәр. Ул вакытта мәхкәмә теге яки бу оешмада катнашудан җәмгыятькә ни дәрәҗәдә куркыныч янавына карап җәза билгели иде. Ләкин 2010 еллар башында террорчылык оешмасында катнашу турында 205.5 маддә кертелде, һәм ул күпкә кырысрак җәзаны күздә тота.

Елдан ел төрмәдә утыру вакытлары озынрак була бара

Мәсәлән, әле 2003 елда ук террорчы дип игълан ителгән "Хизб ут-Тәхрир" ислам фиркасендә торуда гаепләнүче кешеләргә ун ел дәвамында кыска вакытлы төрмә җәзасы биреп килделәр, яисә андый эшләрнең яртысында ирегеннән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәзага тарталар иде. 2013 елдан соң һәр очракта да реаль төрмә җәзасы бирелә, һәм елдан ел төрмәдә утыру вакытлары озынрак була бара. Югыйсә бу оешмада катнашуның җәмгыять өчен куркынычлылыгы берничек тә үзгәрмәде", ди хокук яклаучы.

Давидис сүзләренчә, бу маддәгә үзгәрешләр нигезендә бөтен террорчылык турындагы маддәләр комплексында җәзалар кырыслатыла. "Шундый ук кешеләр 20 ел элек шуны ук эшләп тә, иректә кала иделәр. Хәзер кешеләр көч куллану белән берничек тә бәйләнмәгән эшчәнлек өчен 24 ел төрмә җәзасы ала, чөнки яңа маддә барлыкка килде", ди ул.

Әгәр ирекле сайлаулар, хакимият алышынуы юк икән, хакимият сәяси көндәшлек механизмнарына юл куярга теләми икән, ул башка каналларны да ябарга тиеш була һәм шулай эшли дә, ди Сергей Давидис.

"Хакимиятнең репрессив эшчәнлеге зур дәрәҗәдә җыеннар иреген, фикер белдерү, берләшүләр иреген бастыруга юнәлтелгән. Берләшүләр иреге белән намус иреге дә бәйләнгән: дини берләшмәләр хакимиятне ныграк та куркытадыр әле, чөнки алар идеологик нигезле һәм дәүләт контроленә бөтенләй буйсынмый.

Хәзер пропаганда акрынлап файдасызга әйләнә башлады

Андый бастыруларга ихтыяҗ арта бара. Элек болар пропаганда һәм икътисади ысуллар белән рәттән, өстәмә рәвештә кулланыла торган бер корал булса, хәзер пропаганда акрынлап файдасызга әйләнә башлады. Хакимиятнең җәмгыятьне икътисади яктан стимуллау, акча биреп үз ягына аудару мөмкинлекләре дә кимеде. Өстәвенә – кризис, чималга бәя төшү, пандемия.

Репрессияләр җәмгыятьне контрольдә тотуның төп коралына әйләнде. Алар бер яктан хакимияткә куркыныч дип саналган кешеләрнең эшчәнлеген туктатуга юнәлсә, икенче яктан җәмгыятькә тәкъдим ителүче идеологик конструкция формалаштыруга юнәлгән", ди хокук яклаучы.

Ул шулай ук гаепләү карары чыгару елдан ел гадиләнә, бик аз дәлилләр җыела дип сөйләде. Систем примитивка әйләнә бара, ди ул.

"Мәхкәмәдә бернинди дә көндәше булмаган тикшерүче реаль эшләрне дә яхшылап тикшерү күнекмәләрен югалта. Бу системның гомум деградациясенә китерә", ди Давидис.

Моңа каршы ничек көрәшергә?

Сергей Давидис хакимият үзенең популярлыгын югалтты һәм бу аны иҗтимагый фикергә колак салырга мәҗбүр итә дип саный. "Хакимият җәмәгатьчелекнең ачуын китерергә мөмкин хәлләр тудырудан курка. Без моны Иван Голунов эше һәм "Мәскәү эше" кысларында күрәбез. Иҗтимагый басым һәм ышандырырлык юридик көрәш башка уңайлы шартлар булганда җиңүгә шанс бирә.

Көрәш, иҗтимагый фикер аркасында кеше ун ел урынына биш ел алырга, тикшерү изоляторында яки колониядә аның хокуклары бозылудан сакланып калырга мөмкин. Һәм мондый иҗтимагый фикер елдан ел активлаша. Ул сәяси репрессияләр белән кызыксына, алар турында социаль челтәрләрдә хәбәр итә, ул сәяси тоткыннарга ярдәм итәргә әзер. Бу – җәмгыять өлгерүнең мөһим индикаторы", ди Давидис.

Диктатура мәңгелек булмаячак

Давидис сүзләренчә, вазгыять кайчан да булса үзгәрәчәк, диктатура мәңгелек була алмый. "Еш кына ул тиз һәм көтмәгәндә үзгәреп куя. Шуңа күрә бүген 20 елга хөкем ителгән кешеләр ахырга кадәр утырыр дип уйламыйм. Иҗтимагый-сәяси вазгыятьнең үзгәрүе аларны иртәрәк иреккә чыгарыр дип уйлыйм. Һәр хәрәкәт файдалы һәм мөһим булырга мөмкин", ди Давидис.

Сәяси тоткыннар: Татар-башкортлар

Хәзерге вакытта "Мемориал" үзәге 61 кешене сәяси тоткыннар исемлегенә керткән. Алар арасында Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов, Башкортстандагы сәясәтче һәм публицист Айрат Дилмөхәммәтов тә бар. Аерым исемлектә 252 кеше дини карашлары өчен эзәрлекләнүчеләр буларак теркәлгән. Алар нигездә "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнеп озак елларга төрмәгә утыртылган татар-башкорт мөселманнар.

24 августта Үзәк хәрби мәхкәмәнең Самардагы бүлгесе Айрат Дилмөхәммәтовны Русия җинаять кодексының дүрт маддәсе нигезендә тугыз ел кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.

Айрат Дилмөхәммәтов Русия бөтенлеген җимерүгә чакыруда, террорчылыкны пропагандалау, экстремистлыкка чакыру, террорчылыкны финанслауда гаепле дип табылды.

Дилмөхәммәтов мәхкәмәдәге соңгы сүзендә террорчылыкны пропагандалау, экстремистлыкка чакыру һәм башка гаепләүләр нигезсез булуын, бары аның башкорт халкының үзбилгеләнүенә хокукы барлыгын белдерүе аркасында уйлап чыгарылганын әйтте.

Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасы Дилмөхәммәтовка карата мәхкәмә карарын хөкем итеп чыкты. Көч куллану булмаган гамәлләр өчен җинаять кодексы нигезендә хөкем итү ярамый дип белдерде халыкара оешма вәкилләре.

2015 елның 13 мартында Дилмөхәммәтов инде өч елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Ул "Ахыр Заман" язмасы аша корал кулланып илнең корылышын, Конституциясен үзгәртергә чакыруда гаепләнде. 2017 елның 11 сентябрендә ул иреккә чыккан иде.

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов сәяси нәфрәт нигезендә "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнеп инде ел ярымнан артык Тикшерү изоляторында утыра. Мифтаховны 2019 елның 1 февралендә Мәскәү янында тоткарладылар. Мифтахов үзенең гаепсез булуын белдерә һәм аңа карата җинаять эшенең ялганга нигезләнгән булуын әйтә. Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итте. Азатны шулай ук Америка математика җәмгыяте дә яклап чыкты.

Тумышы белән Уфадан булган Айдар Гобәйдуллин Русиядән качарга мәҗбүр булды. Ул 2019 елның 27 июлендә Мәскәүдә узган урам чараларында катнашуда һәм Росгвардия хезмәткәренә пластик шешә атуда гаепләнде. 18 сентябрь Мәскәүнең Мещан мәхкәмәсе Гобәйдуллинны читкә китмәү шарты белән иреккә чыгарды. Гобәйдуллин Литвага качты.

Илдән киткәнче Гобәйдуллин Мәскәүдә "Сбербанк-технологии" IT ширкәтендә эшләде. Мәктәптә укыганда төрле олимпиадаларда җиңеп килгән. 2018 елда Мәскәүнең физика-техника институтын тәмамлаган.

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнүчеләр

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

Быел Идел буе бүлгесе хәрби мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган 10 татарстанлыга хөкем карары чыгарды. Илнар Җәлилов – 22 ел, Руслан Габидуллин һәм Азат Гатауллин – 19ар ел, Абдукахор Муминджанов – 17 ел, Сергей Держипильский – 16 ел, Зөлфәт Сабирҗанов, Комиль Матиев һәм Фәрит Крыев – 15әр ел, Рөстәм Сәлахетдинов 14 ел, Илназ Сафиуллин 11 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде.

Аларны Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының Казан бүлеген оештыруда һәм анда катнашуда, террорчылыкны финанслауда һәм пропагандалауда гаепләделәр.

Тикшерү фикеренчә, гаепләнүчеләр 2014-2017 елларда җыелышлар уздырган, анда алар шәригать тәртипләрен көндәлек тормышта куллану турында сөйләшкән, сәяси яңалыклар һәм мөселманнар арасында үгетләү эшләре алып бару турында фикер алышкан. Моннан тыш, алар футбол уйнаган – тикшерү фикеренчә, оешма әгъзалары моны үз идеяларын тарату өчен кулланган. Гаепләнүчеләрнең әгъзалык өчен кертемнәр түләгәне, листовкалар бастыруга һәм төрле чаралар уздыруга акча җыюлары да әйтелә.

Илнар Җәлиловның хатыны иренең беренче тапкыр мөселманнарга каршы мәгълүмат бирергә теләмәве өчен утыртылуын әйткән иде. Иреккә чыгуга ук инде куәт оешмалары аны тагын утыртачаклары турында кисәтеп куйган булган.

"Иреккә чыккан сәяси тоткыннар һәм журналистлар язмаса, безнең турыда гел искә төшереп тормасалар, бик авыр булыр иде. Безнең турыда онытмаганны белеп тору яшәү көче бирә" дип әйтте Җәлилов.

2019 елда "Мемориал" хокук яклау үзәге бу кешеләрне сәяси тоткын дип таныды һәм аларны азат итәргә чакырды.

21 сентябрь Русия Югары мәхкәмәсендә "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнгән "Уфа егермелеге" мөселманнарының апелляциясе каралды. Мәхкәмә хөкем карарларының барысын да диярлек үзгәрешсез калдырды. Гаепләнүчеләр 10 елдан алып 24 елга кадәр төрмәгә хөкем ителде. Алар да "Мемориал" тарафыннан сәяси тоткын дип танылды.

"Уфа егермелеге"

2018 елның 30 июлендә Рөстәм Латыйпов 8 елга, Радмир Мәкъсүтов һәм Руслан Фәттахов — 10 елга, Фәнис Әхмәтшин һәм Фәрит Мостафаев — 11 елга, Александр Корнев, Урал Якупов — 13 елга, Илгиз Гыймалетдинов, Шамил Шәрипов һәм Ирек Таһиров — 14 елга, Азамат Каюмов — 20 елга, Радик Әхмәтов — 21 елга, Линар Вахитов, Рөстәм Галләмов, Хәлил Мостафин, Артур Сәлимов, Данис Фәйзрахманов һәм Рафаэль Фәттахов — 22 елга, Рөстәм Хәмзин — 23 елга, Ринат Нурлыгаянов — 24 елга кырыс шартлы колониягә хөкем ителде. Күпчелеге 400 мең сумнан 700 мең сумга кадәр штраф җәзасына да тартылды.

Быел шулай ук Казаннан Эдуард Низамов "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының Русия бүлеген җитәкләүдә гаепләнде. 2020 елның февралендә Екатеринбурдагы хәрби мәхкәмә аны террорчылыкны финанслау, террорчылык эшчәнлеген оешыру һәм хакимиятне көч белән бәреп төшерергә омтылу маддәләре нигезендә гаепле дип табып 23 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.

Низамовның адвокатлары бу җинаять эше ялганга корылган дип белдерә. Низамов җәзалауларга да зарланган иде. "Мемориал" хокук яклау үзәге аны да сәяси тоткыннар исемлегенә кертте.

XS
SM
MD
LG