Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура журналист Иван Голуновтан гафу үтенде


Иван Голунов Мәскәүнең Никулинский районы мәхкәмәсендә
Иван Голунов Мәскәүнең Никулинский районы мәхкәмәсендә

Мәскәүнең Көнбатыш административ бүлгесе прокуратурасы Медуза журналисты Иван Голуновтан аны нигезсез эзәрлекләгәне өчен гафу үтенгән.

Мәскәүнең Көнбатыш административ бүлгесе прокуратурасының Голуновтан гафу үтенүе хакында Русия баш прокуратурасы хәбәр иткән. Ләкин журналист үзе әлегә бернинди дә хат алмаганын белдерә.

Канунга ярашлы, гаепсезгә җинаять эше ачып эзәрлекләнгән кеше алдында дәүләт гафу үтенергә тиеш. Гафу үтенү язмача, җинаять эше ябылганнан соң бер айдан да соңга калмый башкарылырга тиеш.
Гыйнварда Иван Голунов үзенә карата канунсыз җинаять эше алып барган өчен дәүләтнең гафу үтенүен таләп итеп Русиянең яңа баш прокуроры Игорь Красновка язган иде.

Иван Голуновны 2019 елның 6 июнендә тоткарладылар. Аның букчасында әфьюн табылды диелде. Ләкин журналист бу наркотикларны букчага полиция үзе салган диде.

Голуновка карата ялган җинаять эше җәмәгатьчелекнең күтәрелүенә сәбәп булды. 11 июньдә Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев журналистның гаебе дәлилләнмәүне әйтеп, аңа карата җинаять җаваплылыгы туктатылуын белдерде.

Декабрьдә, Голуновның күпсанлы мөрәҗәгатьләреннән соң, аңа наркотиклар салган һәм тоткарлаганда физик көч кулланган полиция хезмәткәрләренә карата җинаять эше ачылды. Голунов зыян күрүче дип табылды.

XS
SM
MD
LG