Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иван Голунов үзен эзәрлекләгән өчен дәүләтнең гафу үтенүен таләп итә


Иван Голунов
Иван Голунов

Журналист үзенә карата канун бозып җинаять эше алып барган өчен дәүләт аның алдында гафу үтенергә тиешлеген белдерә. Ул Русия баш прокуроры исеменә шикаять җибәргән.

"Медуза" журналисты Иван Голунов Русия баш прокуроры Игорь Краснов исеменә шикаять юллап, дәүләттән аңа карата канунсыз рәвештә җинаять эше алып барган өчен гафу үтенүен таләп итте. Бу турыда "Правозащита Открытки" адвокаты Сергей Бадамшин МБХ медиага хәбәр иткән.

Прокурорга юлланган шикаятьтә дәүләт тарафыннан гафу үтенү язмача һәм җинаять эше туктатылганнан соң бер айдан да соңга калмыйча җибәрелә диелгән. Голунов сүзләренчә, бу һаман да эшләнмәгән. Шул сәбәпле журналист баш прокурор Красновтан тиешле эшне башкармаган баш прокуратура хезмәткәрләренең гамәлләрен канунсыз дип таныун сорый.

Иван Голуновны 2019 елның 6 июнендә тоткарладылар. Аның букчасында әфьюн табылды диелде. Ләкин журналист бу наркотикларны букчага полиция үзе салган диде.

Голуновны якларга киң җәмәгатьчелек күтәрелде. Журналист букчасында табылган накротикларның аныкы була алмавы дәлилләнде. Голуновны иреккә чыгардылар, аны тоткарлаган полиция хезмәткәрләре эшләреннән алынды. Әмма журналист озак вакыт аларга карата җинаять эше кузгатуга ирешә алмады.

Соңрак Голуновны тоткарлаганда вазыйфасыннан канунсыз файдаланган полиция хезмәткәрләренә карата җинаять эше ачылды, журналист зыян күрүче дип танылды.

Букчасына наркотиклар ташлап, утыртырга тырышуларын Голунов үзенең коррупциягә каршы журналист тикшеренүләре белән бәйләде.

XS
SM
MD
LG