Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Медуза" журналисты Иван Голуновка карата җинаять эше туктатылган


Журналист Иван Голунов
Журналист Иван Голунов

Журналистның гаебе дәлилләнмәде дип белдерелде. Голунов йорт сагыннан сишәмбе азат ителәчәк.

"Медуза" журналисты Иван Голуновка карата җинаять эше туктатылган. Бу хакта Русия эчке эшләр министры Владимир Колкольцев хәбәр итте. Журналистның гаебе дәлилләнмәде диде. Голунов йорт сагыннан сишәмбе азат ителәчәк.

Колкольцев Русия президенты Владимир Путинга Мәскәүнең наркотикларның канунсыз әйләнеше белән көрәш идарәсе җитәкчесен вазифасыннан алу мөрәҗәгате белән чыгачакмын дип белдерде.

Министр шулай ук Мәскәүнең Көнбатыш бүлгесе эчке эшләр идарәсе җитәкчесен дә вазифасыннан алуны таләп итәм диде. Голуновны тоткарлаган полиция хезмәткәрләре эшләреннән бушатылган.

Иван Голунов 6 июнь тоткарланды һәм аңа күп күләмдә наркотиклар сатарга җыенуда гаепләү белдерелде. Мәхкәмә журналистны ике айга йорт сагына җибәрде. Голунов билгесез матдәле ике пакетны рюкзагына ташлаулары турында сөйләде һәм кыйнауларга зарланды.

"Медуза" журналистын яклап Русиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казан һәм Уфада да пикетлар узды.

10 июнь Русиянең иң эре басмалары "Ведомости", "Коммерсантъ" һәм РБК бер төрле беренче бит белән чыкты. Анда зур хәрефләр белән "Я/Мы Иван Голунов" дип язылган иде.

Шимбә Голуновның җинаять эшен Мәскәүнең Көнбатыш бүлгесе полициясеннән Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү баш тикшерү идарәсенә күчерделәр.

XS
SM
MD
LG