Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мемориал" "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган 10 татарстанлыны азат итәргә чакыра


Казанда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнгән дүрт кешене хөкем итү утырышы, 2017 ел
Казанда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнгән дүрт кешене хөкем итү утырышы, 2017 ел

"Мемориал" хокук яклау үзәге Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелүче 10 Татарстан кешесен сәяси тоткын дип таныды һәм аларны азат итәргә чакырды. Әлеге эш Самардагы хәрби мәхкәмәдә карала.

Хокук яклаучылар сүзләренчә, эшнең бер материалы да тоткарланучыларның көч кулланып җинаять кылырга җыенганлыгы турында белдерми. "Мемориал"да эш фигурантлары нинди дә булса террор гамәле кылуны планлаштырмаган диләр. Шуңа күрә, шикләнелүчеләрне җинаять эзәрлекләве нигезсез дип саный хокук яклаучылар.

2017 елда Казанда тоткарланган 11 кешенең барысы да Русия җинаять кодексының 205.5-нче маддәнең беренче өлеше нигезендә гаепләнә. Алар: Марсель Гималиев, Фәрит Крыев, Азат Гатауллин, Сергей Держипильский, Руслан Габидуллин, Илнар Җәлилов, Зөлфәт Сабирҗанов, Абдукахор Муминджанов, Рөстәм Сәлахетдинов, Камил Матиев, Илназ Сафиуллин. Бер кеше эзләүдә.

Шушы ук эш нигезендә 2017 елда Әлмәттә тоткарланган биш мөселманны күптән түгел Самардагы хәрби мәхкәмә 13 елдан алып 22 елга кадәр кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.

18 июнь Дондагы Ростовта Русиянең көньяк хәрби мәхкәмәсе аннексиялән Кырымның Акмәчет шәһәрендәге "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә биш кырымтатарны җәмгысе 68 елга ирекләреннән мәхрүм итте.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG