Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Югары мәхкәмәсе "Уфа егермелегенә" хөкемнәрне үзгәрешсез калдырды


Russia -- "Ufa 20", Hizb ut-Tahrir
Russia -- "Ufa 20", Hizb ut-Tahrir

Русия югары мәхкәмәсе карары белән егерме мөселман Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнеп 10 елдан алып 24 елга кадәр төрмәгә хөкем ителде.

Русия югары мәхкәмәсе “Уфа егермелеге”нә 2018 елның 30 июлендә чыгарылган карарына мәхкәмә шикаятен карады. Мәхкәмә хөкем карарларының барысын да диярлек үзгәрешсез калдырды. Бу турыда Facebook-та “Кырым теләктәшлеге” активисты Лутфие Зудиева мәхкәмә утырышыннан соң хәбәр итте.

Бары бер тоткынның – Хәлил Мостафинның төрмә җәзасы 1 елга киметелеп, 21 елга калдырылган диелә.

“Уфа егермеле” фигурантлары барысы да кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде.

Радмир Мәкъсүтов һәм Руслан Фәттахов — 10 елга, Фәнис Әхмәтшин һәм Фәрит Мостафаев — 11 елга, Александр Корнев, Урал Якупов — 13 елга, Илгиз Гыймалетдинов, Шамил Шәрипов һәм Ирек Таһиров — 14 елга, Азамат Каюмов — 20 елга, Радик Әхмәтов — 21 елга, Линар Вахитов, Рөстәм Галләмов, Артур Сәлимов, Данис Фәйзрахманов һәм Рафаэль Фәттахов — 22 елга, Рөстәм Хәмзин — 23 елга, Ринат Нурлыгаянов — 24 елга колониягә хөкем ителде. Күпчелеге 400 мең сумнан 700 мең сумга кадәр штраф җәзасына да тартылды.

Узган атнада егетләр Русия югары мәхкәмәсендә соңгы сүзләрен әйтте. Аларның күбесе күп балалы әтиләр. Соңгы алты елларын сак астында уздырган мөселманнар гаиләләре белән күрешү мөмкинлеге булмавын, аларга тәрбия бирә алмаячакларын әйтте, әлеге эш нигезендәге хөкем карарын "тарихи гаделсезлек" дип атады.

XS
SM
MD
LG