Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә "Казан унлыгы" 22 елга кадәр төрмәгә хөкем ителде


"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган 10 татарстанлыны 11 елдан 22 елга кадәр колониягә хөкем иттеләр.

Идел буе бүлгесе хәрби мәхкәмәсе "Хизб ут-тәхрир" эше нигезендә тоткарланган 10 татарстанлыга хөкем карары чыгарды. Илнар Җәлилов – 22 ел, Руслан Габидуллин һәм Азат Гатауллин – 19ар ел, Абдукахор Муминджанов – 17 ел, Сергей Держипильский – 16 ел, Зөлфәт Сабирҗанов, Комиль Матиев һәм Фәрит Крыев – 15әр ел, Рөстәм Сәлахетдинов 14 ел, Илназ Сафиуллин 11 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде дип хәбәр итә Интерфакс-Поволжье.

Аларны Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының Казан бүлекчәсен оештыруда һәм анда катнашуда, террорчылыкны финанслауда һәм пропагандалауда гаепләделәр.

Тикшерү фикеренчә, гаепләнүчеләр 2014-2017 елларда җыелышлар уздырган, анда алар шәригать тәртипләрен көндәлек тормышта куллану турында сөйләшкән, сәяси яңалыклар һәм мөселманнар арасында агитлау алып бару турында фикер алышкан. Моннан тыш, алар футбол уйнаган – тикшерү фикеренчә, оешма әгъзалары моны үз идеяларын тарату өчен кулланган. Гаепләнүчеләрнең әгъзалык өчен кертемнәр түләгәне, листовкалар бастыруга һәм төрле чаралар уздыруга акча җыюлары да әйтелә.

"Казан унлыгы" эше кысаларында 11 кеше 2017 елда тоткарланды. 2019 елда "Мемориал" хокук яклау үзәге бу кешеләрне сәяси тоткын дип таныды һәм аларны азат итәргә чакырды.

Ике бала атасы Илназ Сафиуллинның хәләл җефете Лилия ханым ирем бернинди җинаять эшләмәде ди. [видео]

XS
SM
MD
LG