Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Мемориал”: Русиядә мөселманнарны дини карашлары өчен эзәрлеклиләр


Хокук яклаучылар 2018-2019 елларда Русиядә сәяси тоткыннар санының кискен артуын белдерә.

“Мемориал” хокук яклау үзәге 2018-2019 елларда Русиядә барган репрессияләр һәм сәяси сәбәпләр белән ирегеннән мәхрүм ителгәннәр турында хисап чыгарды.

Документта әйтелгәнчә, Русиядә һәм Кырымда сәяси тоткын дип танылганнарның зур өлеше дини карашлары өчен экстремистлык турындагы маддәләр нигезендә төрмәгә эләгә. Эзәрлекләнүгә дучар ителгәннәрнең иң зур төркеме – Русиядә экстремист дип танылган һәм тыелган “Хизб Ут-Тәхрир” оешмасында катнашуда гаепләнүче тыныч тормышлы мөселманнар, кырымтатарлар, Яһвә шаһитлары, тыелган “Артподготовка” тарафдарлары, ачык чараларда катнашучылар диелгән “Мемориал” хисабының дини эзәрлекләүләрә багышланган өлешендә.

Хокук яклаучылар фикеренчә, мондый эзәрлекләүләр аркылы дәүләт көнкүрештәге исламофобияне көчәйтә, гади кешеләр күңелендә ислам белән терроризим төшенчәләрен берләштерә, шул ук вакыттта махсус хезмәтләр җинаять эшләренең ачылу күрсәткечен күп тапкырлар арттырып күрсәтергә мөмкинлек ала, террорчылык куркынычы турында күзаллауларны үзгәртә һәм террорчылыкка каршы чын көрәшне көрәшкән булып кылану белән алыштыра.

“Мемориал” белдергәнчә, “Хизб Ут-Тәхрир” белән бәйләп мөселманнарны эзәрлекләү торышы Татарстан һәм Башкортстанда авыр булып кала бирә. Татарстанда шундый җинаять эшләре нигезендә 71 кеше эзәрлекләнә, Башкортстанда – 66 кеше.
Йөзләрчә кеше дини фикерләре куркыныч булганга түгел, ә ялганга корылган гаепләр нигезендә эзәрлекләнә диелә хисапта.
“Мемориал” Русиядә сәяси тоткыннар саны артуын яза. 2018 ел башында андыйлар 130 кеше булган, ә хәзер оешманың исемлегендә 314 кеше.

Хисапта әйтелгәнчә, Русия хакимияте ватандашларны эзәрлекләү өчен Җинаять кодексының 35 маддәсен кулланган. Мондый репрессияләр вакытында кешеләрнең азаплауларга дучар ителмәскә хокуклары, шәхси ирек һәм кагылгысызлык, озак тотмыйча мәхкәмә уздыру яки мәхкәмәгә кадәр иреккә җибәрү, гадел хөкемгә хокуклары, фикер белдерү иреге, җыеннар һәм берләшмәләр, намус ирегенә хокуклары бозыла.

2019 елда сәяси тоткыннарга каршы гаепләүләрнең иң зур өлеше экстремистлык һәм террорчылык җинаятьләре белән бәйле булды диелә хисапта. Корал һәм әфьюн белән бәйле гаепләүләр өлеше өч тапкырга диярлек кимрәк булган.

“Мемориал” хисабында сәяси нигездә эзәрлекләнүчеләр арасында татар активистлары Данис Сәфәргали, Рәфис Кашапов, башкорт милли хәрәкәте вәкиле Айрат Дилмөхәммәтов, Уфа кешесе Ринат Нурлыгаянов, Казаннан Әсхәт Хафизов, МДУ аспиранты Азат Мифтахов һәм тагын күпләрнең исемнәре атала.

Сәяси эзәрлекләүләрне булдырмас өчен хокук яклаучылар Җинаять кодексының берничә маддәсен гамәлдән чыгаруны, шулай ук кайбер маддәләрне киредән карап чыгу һәм төгәлрәк итеп язуны таләп итә. Шулар арасында экстремистлыкка каршы һәм террорчылыкка каршы кануннарны, кодексның “төркем белән кылынган” җинаятьләр турындагы маддәләре, кешене әйткән сүзләре өчен эзәрлекләүгә мөмкинлек бирә торган маддәләр телгә алына.

XS
SM
MD
LG