Accessibility links

Кайнар хәбәр

Human Rights Watch Дилмөхәммәтовны ирегеннән мәхрүм итүне тәнкыйтьләп чыкты 


Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмәдә
Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмәдә

Көч куллану булмаган гамәлләр өчен җинаять кодексы нигезендә хөкем итү ярамый дип белдерде халыкара оешма вәкилләре.

Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасы Башкортстан сәясмәне һәм җәмәгать эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтовка мәхкәмә карарын хөкем итеп чыкты.

"Бары тыныч һәм кануни чыгышлар ясаганы өчен беркем дә "террорчылык" маддәсе нигезендә җинаять җәзасы алырга тиеш түгел. Русиянең террорчылыкка каршы кануннары тиешенчә эшләнмәгән, чөнки алар кешеләрне анык булмаган, көч куллануга берничек тә кагылмый торган нигезләргә таянып җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкинлек бирә. Соңгы елларда хакимият бу кануннарны нинди дә булса көч гамәлләре кылмаган һәм моңа чакырмаган затларга карата элеккегә караганда ешрак куллана" дип белдергән Idel.Реалии-гә Human Rights Watch оешмасының Европа һәм Үзәк Азия бүлеге мөдире урынбасары Рейчел Денбер.

24 августта Үзәк хәрби мәхкәмәнең Самардагы бүлгесе Айрат Дилмөхәммәтовны Русия Җинаять кодексының дүрт маддәсе нигезендә тугыз ел кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.

Айрат Дилмөхәммәтов Русия бөтенлеген җимерүгә чакыруда, террорчылыкны пропагандалау, экстремистлыкка чакыру, террорчылыкны финанслауда гаепле дип табылды.

Мәхкәмәдә соңгы сүзендә сәясмән террорчылыкны пропагандалау, экстремистлыкка чакыру һәм башка гаепләүләр нигезсез булуын, бары аның башкорт халкының үзбилгеләнүенә хокукы барлыгын белдерүе аркасында уйлап чыгарылганын әйтте.

2019 елның апрелендә Русиянең "Мемориал" хокук яклау үзәге Айрат Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип таныды.

XS
SM
MD
LG