Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "Хизб ут-Тәхрир" җитәкчесе булуда гаепләнелүче Эдуард Низамов 23 елга ирегеннән мәхрүм ителде


Эдуард Низамов
Эдуард Низамов

Низамовка прокурор 25 ел сораган иде. Адвокатлар аның гаебе дәлилләнмәгән, акларга кирәк дип белдерде.

Екатеринбурдагы хәрби мәхкәмә Казан кешесе Эдуард Низамовка хөкем карары чыгарды. Ул Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының Русия канатын җитәкләүдә гаепләнеп, 23 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

7 февральдә прокурор Низамовка 25 ел колония хөкеме сораган иде. Адвокат Рифат Яхин сүзләренчә, Низамовны гаепләүнең дәлилләре юк. Ул шаһитлар күрсәтмәләре каршылыклы, эзлексез дип белдерде һәм Низамовны аклауны сорады.

41 яшьлек Низамов 2018 елның 11 октябрендә Казанда тоткарланган иде. ФСБ аны "Хизб ут-Тәхрир"нең Русиядә иң югары дәрәҗә җитәкчесе булуда гаепләде.

Эдуард Низамов гаебен танымый, күрсәтмәләр бирүдән баш тартты. Ул моңа кадәр дә 2005 елда экстремистик оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп, ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән булган.

Низамов белән бер көнне Чистайда Илдар Әхмәтҗановны һәм Чаллыдан Рәис Гыймадиевны да кулга алдылар. Аларга да "Хизб ут-Тәхрир" эшчәнлеген оештыру турында гаепләү белдерелгән.

XS
SM
MD
LG