Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йосыф Гәрәй: Биш юл шигырь өчен унбиш ел төрмә


Сулдан: Нәкый Исәнбәт, Йосыф Гәрәй, Фәрит Фаткуллин "Кызыл таң" редакциясендә, 1976 ел
Сулдан: Нәкый Исәнбәт, Йосыф Гәрәй, Фәрит Фаткуллин "Кызыл таң" редакциясендә, 1976 ел

20 март язучы, җәмәгать эшлеклесе Йосыф Гәрәй тууына 115 ел тула. Гомеренең шактый елларын башкорт әдәбиятына һәм мәгарифенә хезмәт итсә дә, Уфада да, туган ягы Шаранда да аның юбилей чаралары узмый.

Йосыф Гәрәй — репрессия елларында зур газаплар чиккән әдип. Совет дәүләтенә каршы контрреволюцион агитация алып баруда, ВКП(б) һәм дәүләт җитәкчеләренә яла ягуда гаепләнеп, Казакъстанның Актүбә һәм Хромтау лагерьларында ун ел утыра. Аннан соң шунда ук биш ел сөргендә була. Җинаять эше ачуга аның "Байрак – Ил" исемле шигырендәге бер строфа сәбәпче була.

Сталин тотканга,
байрак – Ил
Ут сала һәр бәгырьгә,
Һәр сантиметрыннан аның
Владимир Ильич көлә.

Йосыф Гәрәй (1904-1988)
Йосыф Гәрәй (1904-1988)

Бу шигырь 1938 елның февралендә "Октябрь" журналында басылып чыкканнан соң аны кайбер "әдәбият белгечләре" "Ильичның Сталиннан көлүе" дип аңлатып, Сталинга каршы шигырь язуда гаепли. Йосыф Гәрәй 1940 елда РСФСРның Югары мәхкәмәсенә шикаять язып, әлеге шигырьгә аңлатмалар бирә. Анда ул Ильич көлүенең елмаю мәгънәсендә булуын әйтә. Үзенең өстеннән язган Сәгыйть Агишның "буржуаз язучы эмигрант Гаяз Исхакыйга уңай карашта булуы" уңаеннан да аңлатма бирә. Анда ул Гаяз Исхакыйның инкыйлабка кадәр булган иҗатын татар әдәбияты тарихыннан сызып ташларга ярамаганлыгын әйтә. Гаяз Исхакыйны аңларга тырышырга киңәш итә. Айдар Хәлимнең 1990 елда Йосыф Гәрәй турында көн күргән язмасында шундый юллар бар: "Гаяз Исхакый исемен төрмәдә түгел, иректә дә телгә алырга ярамаган шартларда, гаделсез хөкем ителеп, үзе яклауга мохтаҗ булган мескен шагыйрь РСФСР Югары мәхкәмәсенә кадәр инстанциягә Гаяз Исхакыйны аңларга тырышырга киңәш итә. Куркак җанлы бер сатлык кеше эшли алыр идеме аны? Юк! Бу гражданин характерының чагылышы түгелме? дигән сорау куя Айдар Хәлим.

Йосыф Гәрәй кабере
Йосыф Гәрәй кабере

Йосыф Гәрәй гомеренең соңгы елларында татар халкы язмышы, тел статусы турында җан атып, шуның өчен эзәрлекләнүләр кичереп, йөрәге ярылып үлде. Азатлык аның белән якыннан аралашкан каләмдәшләренең фикерләрен белеште.

Шагыйрь Фәрит Габдрәхим:

"Йосыф Гәрәй — бик күп фаҗигаләр кичергән зур шәхес. Ул гади бер авыл малаеннан язучы, җәмәгать эшлеклесе дәрәҗәсенә кадәр юл узган. Ун ел ирегеннән мәхрүм ителүгә, биш ел сөргенгә хөкем ителгән. Ләкин Уфага 18 елдан гына кайтты. Өч ел кайда йөрүен сөйләмәде.

Фәрит Габдрәхим
Фәрит Габдрәхим

Аның әдәби иҗаты да күпкырлы, ул зурлар өчен дә, балалар өчен дә бик күп китаплар нәшер итте. Башкорт телендә тәүге "Әлифба" һәм башкорт теле дәреслекләре, програмнар төзеде. Этимология буенча китап эшләде, ләкин аны исән чагында бастырып чыгарырга өлгермәде. Хатыны Газизә апа аның үлеменнән соң ике бүлмәле фатирын бер бүлмәлегә алыштырып, шул кергән акчага китапларын нәшер итте. Әйткәндәй, аннан халык дошманы ясагач, беренче хатыны баш тарткан иде. Газизә апа белән ул Казакъстанның Хромтау лагерында танышкан. Газизә апа шәфкать туташы буларак аны дәвалаган булган.

Йосыф Гәрәй белән без сердәш булдык. Ул Башкортстандагы татар проблемнары, мәктәпләрдә башкортча укытуга каршы КПСС Үзәк комитетына хатлар язды. Ул хатны обкомга җибәргәннәр. Аны обкомга чакыртып берничә сәгать "эшкәрткәннән" соң "Ашыгыч ярдәм" машинасы чакыртырга туры килгән. Ул Башкортстан Язучылар берлегендә урыс һәм башкорт секцияләре кебек үк татар секциясе оештыру кирәклеге турында минем белән сөйләшергә Матбугат йортына килешли юлда йөрәге ярылып егылган. 1988 елның 2 марты иде ул көн. Мин секция кирәклеге турында обкомга хат язып, шуңа имза җыя идем.

Ул көрәшләр нәтиҗәсез калмады. Башкортстан обкомы Үзәк комитетка язылган хатларны республикадан чыгармаска дигән таләп куйган иде. Мин язуымны танымасыннар өчен гәзитләрдән сүзләр, хәрефләр кисеп, шуларны ябыштырып ул вакытта Мәскәүдә яшәүче шагыйрә Нурия Измайлова аша Үзәк комитетка тапшыру өчен хат җибәрдем. Уфага комиссия килде. Үзәк комитет сәркатибе Егор Лигачев җитәкчелегендә Башкортстандагы башкортлаштыру сәясәтенең дөрес түгеллеге уңаеннан карар чыгардылар. Менә шундый көннәр иде ул.

Йосыф Гәрәй Уфада Галимҗан Ибраһимов исемендәге татар мәдәниятен һәм әдәбиятен сөючеләр клубына да нигез салучыларның берсе булды. Тик андагы кайбер җитәкчеләрнең фикерләрен кабул итеп бетми иде", диде шагыйрь Фәрит Габдрәхим.

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Рәиф Әмиров:

Рәиф Әмиров
Рәиф Әмиров

"Йосыф Гәрәй Башкортстандагы татар милли хәрәкәтенең башында торды. Башкортстан өлкә комитеты сәркатибе Әхнәф Дилмөхәммәтов белән татар проблемнары турында тәүге сөйләшкән кеше дә ул булды. Этимология буенча зур хезмәт язып "Бу сүзләр кайдан килә?" дигән китап әзерләгән иде. Аны Дилмөхәммәтов чыгарырга ышандырса да, сүзендә тормады. "Акай батыр" романын иҗат итте. Аның кайбер өлешләре "Кызыл таң" гәзитендә басылып чыкты, ләкин әсәр тулысынча көн күрмәде.

Мин берничә тапкыр Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенә Йосыф Гәрәй исемен бирү кирәклеген күтәрдем. Ләкин ТИҮ рәисе Кадерле Имаметдинов Йосыф Гәрәйне белми булса кирәк, һаман да булса битараф кала. Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең 30 еллык юбилее уңаеннан узачак чарага да шуны тәкъдим итәм. Әлбәттә, ул чара узса", диде филология фәннәре докторы Рәиф Әмиров.

Йосыф Гәрәй

Йосыф Гәрәй 1904 елның 20 мартында Бәләбәй өязенең Базгыя авылында (хәзер Шаран районына керә) туа. Бәләбәй педагогия курсларында белем ала, берничә ел укытучы, инспектор, Бәләбәй кантон башкарма комитетында инструктор булып эшли. 1930-1931 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә, урта командир дәрәҗәсендә запаска җибәрелә.

Армиядән соң Башкортстан мәгариф комиссариатында кадрлар буенча инспектор, тел һәм әдәбият буенча гыйльми хезмәткәр булып эшли.

1936-1937 уку елында Башкорт дәүләт педагогия институтында урыс теле һәм әдәбиятыннан укыта. Шул чорда башкорт мәктәпләре өчен "Әлифба", байтак дәреслекләр һәм башкорт теле программаларын төзи. Бер үк вакытта СССР Язучылар берлегенең Әдәбият институтында читтән торып укый. Башкортстан Язучылар берлегенең оештыру комитеты секретаре итеп сайлана.

1940 елның 15 июлендә Башкорт АССР Югары мәхкәмәсе Йосыф Гәрәйне РСФСР җинаять кодексының 58-10 мәддәсе буенча хөкем итә. Совет дәүләтенә каршы контрреволюцион агитация алып баруда, ВКП(б) һәм дәүләт җитәкчеләренә яла ягуда гаепләнеп, ул ун елга ирегеннән мәхрүм ителергә һәм биш елга сөргенгә җибәрелергә хөкем ителә. 1957 елның 22 октябрендә хөкем эше җинаять булмау сәбәпле туктатыла.

1958 елны Йосыф Гәрәй Уфага, язучылык эшенә кайта. Ул элеккечә балалар әдәбияты өлкәсендә эшләвен дәвам итә, сабыйлар өчен шигырь һәм әкият җыентыклары чыгара. Документаль проза өстендә эшли. Әсәрләрен башкорт телендә язса да, Йосыф Гәрәй Башкортстанда татар теленә рәсми статус кайтаруны яклап чыга. Язучы 1988 елның 2 мартында вафат була. Язучының җәсәде туган авылы Базгыяга кайтарып җирләнелә. Әдипнең архивы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Кулъязмалар һәм текстология бүлегенең мирасханәсендә саклана.

XS
SM
MD
LG