Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азат иреккә чыгуга илдә вазгыять үзгәрер, хакимият алышыныр дип өметләнә"


Гөлнур Хөсәенова
Гөлнур Хөсәенова

Ел ярым дәвамында Мәскәүнең тикшерү изоляторында утыручы аспирант Азат Мифтахов кичә әнисе белән очрашты. Пандемия вакытында тикшерү изоляторлары моңарчы ябык иде. Азатлык Гөлнур ханымнан улының хәлләре турында сорашты.

Мәскәү изоляторында инде ел ярым утыручы Азат Мифтахов ​мәхкәмәсендә чираттагы утырыш 8 июль узды. Ул 15 минут дәвам итте. Хөкемдар аны янә сак астында кала дип игълан итте. Киләсе утырыш 23 июль уза.

Мәхкәмә утырышына Азат Мифтаховка теләктәшлек белдерү өчен ике дистәгә якын кеше килгән иде. Алар һәр мәхкәмә саен килә, алар арасында бу юлы Азатның әнисе Гөлнур Хөсәенова да бар иде. Ул да инде ел ярым Түбән Кама-Мәскәү юлын таптый.

Берничә минут булса да улымны күрә алам, ә ул мине күреп, үзенең ялгыз булмавын тоя ала

"Гомеремдә дә баламның төрмәдә утыруы күз алдыма да килмәгән иде, бервакытта да дәүләт системы кешегә бу кадәр басым ясый ала дигән фикер дә башыма кермәгән иде", дип сөйли ул. Мәхкәмәнең уңай нәтиҗә чыгаруына ышанмый ул, тагын кичектерәчәкләре алдан ук билгеле. Әмма үзе әйтүенчә, "күңел яхшыны өмет итә". Азатның мәхкәмәләре әледән-әле күчерелә, карар чыгарылмый, "улымны, безне ник шулай интектерәләр икән?" дип сорау куя ана. "Әмма ни генә булмасын, Түбән Камадагы эшне, гаиләне калдырып Мәскәүгә мәхкәмәләргә йөрүем юкка түгел. Берничә минут булса да улымны күрә алам, ә ул мине күреп, үзенең ялгыз булмавын тоя ала", дип аңлата ди Гөлнур ханым.

Чәршәмбе узган мәхкәмәдән соң Гөлнур Хөсәенова, "Азат Мифтаховка — азатлык" дип язылган шигар тотып, Мәскәүнең Пушкин һәйкәле янында ялгыз пикетка чыкты. Берничә минут торганнан соң, аның янына ике полиция хезмәткәре килеп, документларын тикшерде, әмма ул улын яклап торуын дәвам итте.

Гөлнур Хөсәенова ялгыз пикетта
Гөлнур Хөсәенова ялгыз пикетта

9 июль Гөлнур Хөсәеновага улы Азат Мифтахов белән очрашырга рөхсәт ителде. Соңгы тапкыр мондый мөмкинлек гыйнвар азагында бирелгән иде. 22 мартта Азатның туган көненә туры китереп очрашу булырга тиеш иде, әмма пандемия аркасында булмады.

Улы белән күрешү өчен Гөлнур ханым мәхкәмә көнендә поезд белән килгән, очрашудан соң да поездга юнәлде. Кунар өчен кунакханәне Азат утырган Бутырка янында сайлаган. Сәгать ярым очрашу турында Гөлнур ханым Азатлыкка да сөйләде.

Азат Мифтаховның әнисе улының төрмәдә көр күңелле булуын сөйләде
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:22 0:00

Гөлнур ханым, Азат белән күрешә алдыгызмы?

— ​Кичәге мәхкәмә дә, бүгенге очрашу да вакытында башланды. Мин кичә мәхкәмәдә ни турында сөйләгәннәрен дә тыңлый алмадым, Азатка гына карап утырдым. Хөкемдар сәркатибы мәхкәмә залында Азат утырасы читлек янындагы урынга утырырсыз дип, җайлы урын да күрсәтеп куйган иде, Азатны алып кергән конвоирлар Азатны миннән каплап басты, миңа, улымны күрер өчен, күчеп утырырга туры килде. Ябыккан, агарган. Азатны хуплап күп кеше килгән иде, барысына да рәхмәт. Утырыш беткәч, автозакка утыртып алып киткән арада Азатны күреп калыр өчен, эчке ихатага чыгып, сәгатьтән артык көтеп тордык, башка тоткыннар белән бергә Азатны алып чыкканда, "Азатлык!" дип кычкырып, автозакны озатып калдык.

Азат аларны ишеткән, бик шат. Бүген очрашуда Азат ул автозакның шәһәр буйлап берничә мәхкәмәдән тоткыннарны җыеп, төнге бердә генә изоляторга кайтып җиткәннәрен сөйләде. Ягъни, без аларны мәхкәмә бинасыннан озатып калганда кичке биш иде, аларны төнге бергә кадәр шәһәр буйлап йөрткәннәр. Бик арыган.

— ​Иртән изолятордан алып киткәннән соң, мәхкәмә бинасында көтеп утырганда, утырыштан соң ашату-эчертү бармы?

— Юк, мәхкәмә көнендә көне буе ашамый-эчми йөриләр.

— ​Бүгенге очрашу ничек узды?

— Күрешү кабинасында кеше аз иде, бер рәттә мин берүзем генә утырдым. Бу юлы Азат бик канәгать иде, үзен яклап килгәннәргә сәлам әйтергә, ярдәм өчен рәхмәт әйтергә кушты. Аңа газетлар да, күчтәнәчләр дә, хатлар да килә башлаган. Математиканы ташламадыңмы, дип сорадым. —​ Юк, ташламадым, ләкин фәнни дискуссияләр җитми, ди. Инглиз телен ныгыта башлаган. Форманы югалтмас өчен спорт белән шөгыльләнергә тырышам, ди, камерадашлары да спорт күнекмәләре ясый, диде. Дус яшибез, камерада тәртип саклыйбыз, ди, яхшы кешеләр туры килүенә шат, диде. Соңыннан Азатны алырга конвой килде, саубуллаштык. Мине Азатның дуслары каршы алды.

— ​Азат үзгәргәнме?

Ярты ел элек бала гына иде, хәзер чын ир-егет

— Әйе, үзгәргән. Соңгы тапкыр гыйнварда күрешкән идек, ярты ел эчендә олыгайган, димме соң. Матурайган, сабырланган. Ирләрчә тыныч. Ярты ел элек бала гына иде, хәзер чын ир-егет.

— ​Очрашуга ничек языласыз?

— Элек бер көн гариза язып илтүгә, икенче көн очрашуга китә иде. Хәзер телефон аша электрон языласы булгач, җиңелрәк, гариза тапшырыр өчен аерым барып йөрисе юк, ике-өч сәгать эчендә рөхсәт килә. Бу юлы хөкемдар белән ярдәмчесе дә хәлемә кереп, берьюлы ике ай өчен рәттән рөхсәт бирде: ай саен ике тапкыр күрешергә рөхсәт, хәзер рөхсәт саен судьяга кереп йөрисе булмаячак.

— ​Адвокатны Азат янына уздыралармы?

— Уздыралар, ләкин алдан язылып куелучылар күп, буш көн юк, шуңа күрә адвокат Светлана Сидоркина тере чират белән керергә тырышачакмын, диде. Азатны калдырмыйм, булдыра алган кадәр ешрак киләчәкмен, диде, Азат та Светлана ханым еш килә, диде.

Азатка теләктәшлек күрсәтергә килүчеләр
Азатка теләктәшлек күрсәтергә килүчеләр

— Азатның кәефе ничек?

— Яхшы, кичә үзенә теләктәшлек күрсәтергә килгән халыкны күргәч, илһамланган. Минем Азат белән очрашасын белгәч, миңа бик күп яздылар, Азатка сәлам әйтергә куштылар. Сәяси тоткын аналары аеруча. Азат "Сеть" турында да, "Новое величие" турында да яңалыкларны укып бара, аңа "Новая газета" килә, Александр Шестун белән дә бер-берсенә теләктәшлек белдереп торалар. Кичә мәхкәмәгә килгәндә, чәче тагын да үстеме икән, дип уйлап килгән идем. Чөнки Азат әйтүенчә, анда ике генә вариант — йә үсә, йә пеләшкә кыркалар. Ә мәхкәмәгә килгәндә аның чәче матур итеп кистерелгән иде, бөдрәләре юк — камерадашының осталыгы бар икән, аңа чәч кисү машинкасы биргәннәр дә, ул Азатның чәчен кыскарткан. Иректә дә болай яхшылап кистергәннәре юк иде, ди Азат.

— Иреккә чыккач, Азат нишләргә җыена?

Мин чыгуга бәлки илдә вазгыять тә үзгәрер, хакимият тә алышыныр, барысы да нормальләшер

— Мин дә "Бу хәлләр бервакыт бетәр бит, азат булгач, нишләргә җыенасың, монда калмассың бит инде", дип сорадым. Сезнең янга Түбән Камага кайтмыйм инде, Мәскәүдә калам, ди. Ул бит биш яшьтән фән белән шөгыльләнәм, галим булам дип хыялланды, бишенче-алтынчы сыйныфта ук МДУга керәм, дип белдерде. Мәскәүдә сиңа тыныч яшәргә бирмәсләр, тагын шундый берәр эш тагарлар, дим. Алай кабатланса, китәргә туры килер инде, дип килеште. Ләкин аның Мәскәүдә каласы килә. Мин чыгуга бәлки илдә вазгыять тә үзгәрер, хакимият тә алышыныр, барысы да нормальләшер, ди.

* * *

Алдагы көнне мәхкәмә утырышыннан соң Азатны якларга килгән Мәскәү дәүләт университетының инициатив төркеме активистларының берсе Карина Мищенкова, Азатлыкка Азат Мифтахов өчен җаваплылык документына имзалар җыйганда Мәскәү татар җәмгыятенә мөрәҗәгать итүе турында сөйләде. Татар яшьләре шурасына мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр, ди ул.

Карина Мищенкова
Карина Мищенкова

"Без ноябрьдә шура рәисе Артур исемле егет белән языштык (Артур Рәхмәтуллин - Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге каршында яшьләр шурасы рәисе - ред.), ул миннән Азатның досьесын, характеристикасын сорап алды, ноябрьдә ниндидер зур чара булачак, бәлки шунда имза җыю оештырып булыр, диде. Без аның белән күрешергә сөйләшкән идек, ләкин күрешкәч ул минем белән бик агрессив сөйләште. "Мин һәр татар кешесе өчен ул татар булган өчен генә кул куярга тиеш түгел, әгәр аның хакимият белән проблемнары бар икән, моның безнең оешмага да кагылуын теләмим" дип белдерде. Миңа чып-чын "допрос" оештырды. Без Киевская метросы янындагы сәүдә үзәгендә очраштык, аның белән тагын ике егет бар иде, ләкин алары миңа бернинди гаеп ташламады. Мин бу эшнең уйдырма икәнен тәфсилләп аңлаттым, ул мине аңлаган кебек тә тоелды, бәлки яхшы кыяфәт ясамакчы булгандыр, "ярар, ярар" дип электрон документларны сорап алды да, соңыннан җавап бирмәде, югалды.

Татар яшьләренең үз милләттәшенә карата мондый мөнәсәбәтенә бик гаҗәпләндем

Күпмедер дәрәҗәдә социаль ышанычка ия булырга тиешле бу егетнең үзен болай тотуын күргәч, күңелем төште, чөнки эшем буенча миңа милли оешмалар белән күп очрашырга туры килә, милләттәшенә карата мондый мөнәсәбәтне беренче тапкыр күрәм. Мин Себер һәм Ерак Көнчыгышның аз санлы халыклары белән тыгыз аралашам, анда, бәхеткә, мондый хәл юк, мин аларның эчке мөнәсәбәтләрен яхшы беләм, мондый хәл килеп чыкса, алар үз милләтенең теләсә кайсы вәкилен яклап чыгачак. Татар яшьләренең үз милләттәшенә карата мондый мөнәсәбәтенә бик гаҗәпләндем. Шуңа күрә дә мин аларны хакимият кулы астында эшлиләр дип уйладым. Безнең дәүләтнең һәм илнең кая кереп барганын күреп торганда, турыдан-туры дәүләт аппаратына буйсынмаган оешмаларның да шундый позициядә булулары бик куркыныч.

Татар оешмаларына беренче тапкыр гына мөрәҗәгать итүем түгел. Үзем укый торган Югары икътисад мәктәбенең Татар клубына да яздым, "Якташыбызның шундый хәлгә эләгүе кызганыч, ләкин университет кагыйдәләре буенча, без мондый эшчәнлек белән шөгыльләнә алмыйбыз" дип җавап бирделәр. Мари Илендәге татар теле активисты Рамай Юлдаш мине Мәскәүдә яшәүче активист Әскәр Бикбаев белән тоташтырганчы, тискәре җаваплар күп килде. Әскәр бу тәкъдимне бик яхшы кабул итте, үз фиркасе эчендә таратты. Азатны яклауны сорап мөрәҗәгать иткәч, уңай җавап биргән бердәнбер кеше Әскәр булды" дип сөйләде Азатлыкка Карина Мищенкова.

Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

XS
SM
MD
LG