Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу — ФСБның үче". Азат Мифтахов гаиләсе аңа карата ачылган эш турында


"Бу — ФСБның үче". Азат Мифтахов гаиләсе аңа карата ачылган эш турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:36 0:00

"Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнеп бер елдан артык тикшерү изоляторында утыручы МДУ аспиранты Азат Мифтаховка 21 мартта 27 яшь тулды. Аны сак астында тоту 7 апрельгә кадәр озайтылды. Азатлык Түбән Камада Азатның гаиләсендә булып, аның туганнары белән аралашты.

Азатның әнисе Гөлнур ханым сүзен улының балачагы турында сөйләүдән башлады:

— Кияүгә чыкканчы укыган бер китапта бик озын бер әкият бар иде, "Батырлар илендә" дип атала иде бугай (авторы — Әхмәт Фәйзи). Аның төп герое — Азат, ул бик кыю каһарман булып истә калган. Китапны укып бетергәч, улым туса, Азат дип кушачакмын, дип уйлап куйдым.

Кияүгә чыккач, улым туды. Мин теге әкият героен онытмаган идем, ирем һәм аның туганнары каршы булса да, исемен Азат дип куштык.

Бик тыныч малай булып үсте Азат. Күп йокларга ярата иде. Бер яше тулганчы елаганы да булмады. Минем әни оныгын күрергә дип килә иде дә, Азат һәрвакыт йоклагач, "тагын оныгымны күрмәдем" дип кайтып китә иде.

Гөлнур Хөсәенова
Гөлнур Хөсәенова

Азатка сигез ай тулганда, әтисе белән кибеттән төрле төстәге зур уенчык пирамида алдык. Азат аны әкрен генә җыярга тотынды. Бервакыт күршеләр Азаттан өч айга зуррак кызларын алып килделәр, карыйм, ул бала пирамиданың детальләрен тәртип буенча түгел, болай гына да җыя алмый. Азат ул пирамиданы күзен йомып та җыя ала иде инде, күршеләр махсус карап торырга җыела иде. Соңрак әни аңа ракет алып килде, Азатка ул вакытта унбер ай иде. Катлаулы конструкция, зурлар да тиз генә җыя алмый торган ракетны унбер айлык Азат җыярга өйрәнде, бөтен танышлар, кунаклар гаҗәпләнә иде. Катлаулырак конструкцияләр бүләк итә башладык.

Ул ике яшьтә бакчага йөри башлады. Тәрбиячеләр "Сезнең улыгыз бик акыллы, башлы малай" дип һәрвакыт әйтеп торалар иде, бөтен балаларны акыллы дип мактыйлар инде ул дип, мин бик җитди кабул итми идем.

Азатка алтынчы яшь киткән иде. Аны бакчадан алырга никтер иң соңгы булып килдем. Ә анда ниндидер өлкән яшьтәге ир-ат утыра, үзе миннән "Сезме Азатның әнисе?" дип сорый. "Әйе, ни булды?" дигәч, "Без берничә дәрес уздырдык, балаларны күзәттек, Сезнең улыгыз бик сәләтле булып чыкты, без аны икенче гимназиягә алырга телибез", дип аңлатты.

Икенче гимназия бик престижлы санала иде, анда керергә күпләр хыяллана иде, ә керүе кыен иде. Азатны алты яшьтән шул гимназиягә алдылар. Алты яшьтән мәктәп укучысы булды дип әйтеп булмас, аларның беренче сыйныфта, укудан тыш, бакчадагы кебек йокы сәгате дә бар иде. Башлангыч сыйныф укытучылары да һәрвакыт "Улыгыз бик акыллы" дип әйтеп килде. Ләкин ата-аналар җыелышларында башка балаларның теге йә бу олимпиадаларга җибәрелүен ишетеп, аптырый идем, Азатны никтер бер олимпиадага да алмыйлар иде. Сорау бирмәдем, шулай кирәктер дип уйладым.

Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Азат бишенче сыйныфка күчкәч, математика укытучысы миңа бер кызык вакыйга сөйләде: ул коридорда сугышкан ике малайны аерып алып, сыйныф бүлмәсенә алып керә дә, математикадан мәсьәлә чишәргә утырта. Ике малайның берсе минем Азат була. Укытучы аның мәсьәләләрне яратып чишкәнен, математикага тартылганын күреп ала. Соңыннан миңа шалтыратып, "Гөлнур, без сезнең улыгызны олимпиадаларга әзерли башлаячакбыз", дип хәбәр итте. Азат республика олимпиадаларына йөри башлады, Казаннан яхшы урыннар яулап кайта иде. Укытучы соңрак кабат мине чакырып алып, "Сезнең Азат математикага бик тартыла, бәлки, аны 24 лицейга — татар-төрек лицеена күчерерсез?" дип тәкъдим итте. Анда махсус математика түгәрәге бар иде бугай. Без шул лицейга күчтек.

— Лицейда татарча укыталар идеме?

— Лицейда уку татар телендә дә, рус телендә дә барды, төрек телен дә укыдылар.

— Азат татарча белә, димәк?

— Әйе, ул татарча әйбәт белә.

— Ни өчен Мәскәүне сайладыгыз?

— Мәскәүне Азат үзе сайлады. Мәктәптән соң кайда укырга телисең, дип бәрәңге бакчасында эшләгәндә сүз арасында гына сораган идем. Ул, уйлап та тормыйча, МДУга керергә телим, дип белдерде. Мин моны ишеткәч бик аптырадым — ул вакытта ул әле алтынчы сыйныфта гына укый иде.

Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

— Сез каршы идегезме?

— Юк, киресенчә, минем улым МДУ турында уйлый, дип бик гаҗәпләндем. Анда керү өчен акча күп кирәк булачак, дип кенә уйлап куйдым. Тугызынчы-унынчы сыйныфларда ул русиякүләм дипломнар, яхшы бүләкләр алып кайта башлады.

— Мәскәүгә укырга керү авыр булмадымы?

— Ул унберенче сыйыфны бетергәч кабат сорадым "кая керергә телисең" дип. МДУ, диде, фикерен үзгәртмәде. Андагы имтиханнарны ничек тапшырырга җыенасың, дигәч, минем ике Бөтенрусия олимпиадасы дипломы бар, мин конкурссыз гына узарга тиеш, диде. Без Мәскәүгә документлар тапшырырга килгәч, Азат кабул итү комиссиясенә кереп китте. Чыгуына кулында бер документы да юк. Мин әле Мәскәүгә узмаса, бәлки, Казанга яки Уфага тапшырып карарбыз дип уйлап тора идем. "Юк, әни, мин монда укыячакмын", ди Азат. Мин, ышанмыйча үзем кереп киттем. Кабул итү комиссиясе хезмәткәре, елмаеп, "Борчылмагыз, улыгыз исемлектә иң беренче рәтләрдә, университетка кабул ителгән" дип тынычландырды. Без инде, сөенеп, кайтып киттек.

— Гөлнур ханым, Азат бәләкәй чакта ук бунтарь булып үстеме? Гаделсезлеккә карата түземсезлеге сизелә идеме?

— Бунтарьлыгы турында әйтә алмыйм. Гаделлек хисе көчле иде — мин чак кына арттырып сөйли башласам, "Әни, син бусын арттырасың, ник дөресен сөйләмисең?" дип тәнкыйтьли иде. Ул моңа бик җитди карый иде. Ничә ел буена мин аның ялганлаганын хәтерләмим.

Азат сеңлесе Зөлфия һәм бабасы Фәнзаман Баттал белән
Азат сеңлесе Зөлфия һәм бабасы Фәнзаман Баттал белән

— Азатның бабасы Фәнзаман Баттал да үз чорында илдәге сәяси режимны тәнкыйтьли торган иде. Азат бабасы белән еш аралаша идеме?

— Әйе, алар минем әти белән еш аралашалар иде. Ниндидер темаларда бераз каршылыклары да бар иде, ләкин сәяси карашлары турында үзара бәхәсләшергә яраталар иде. Әти, әлбәттә, Азатның һәрвакыт мәсьәләләр генә чишеп утырырга яратуын күреп борчыла иде: "Өйдә мисал чишеп кенә утырсаң, өйләнмичә дә калырсың", дип шаярта иде.

— Гадел абыйсы да бит Азатның фән белән генә мавыгуына борчылып, аны спортка тартырга тырышканын сөйләгән иде.

— Азат белән Гадел абыйсы бик яхшы аралашалар. Гадел белән безнең әтиләр башка. Аның әтисе көрәш буенча тренер, җәй саен Азатны спорт лагерына ала иде. Аларга ияреп, Азат та спорт белән шөгыльләнә башлады, кичләрен йөгерә иде.

Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

— Мәскәүдәге тормышына килгәндә, Азатның полиция белән бәрелешләре моңа кадәр дә булдымы?

— Булды бер тапкыр. Мәскәүдә аларның компаниясенә штат киемендәге кешеләр килеп бәйләнә дә, башкалар китеп өлгерә, аларның кулына Азат кына эләгә. Азат һөҗүм итүчеләрнең берсенең йөзенә газ баллоныннан сиптерә. Азатны штрафка тарталар. Болай бар да яхшы тәмамлана, мин үзем моның административ гаепме, җинаять гаебеме икәнен аңламыйм, ләкин хәзер СИЗОда утыруының сәбәбе итеп шул гаепләү срогы чыкмавын атыйлар. Ул штрафы түләнгән иде.

— Сез түләдегезме?

— Юк, үзе түләде.

— Азат бер елдан артык тикшерү изоляторында утыра. Сезнең өчен иң авыры нәрсә?

— Азатның тоткарлануына бер ел да ай ярым. Аның ирексез утыруына борчылам инде. Зарланмый. Бервакыт авырып алды — колагы авыртты, ютәлләде, температурасы булып алды. Дарулар тапшырдык. Айга ике мәртәбә очрашу мөмкинлеге бар, ләкин чынлыкта ай ярымга бер генә күрешә алабыз — миңа Мәскәүгә еш йөрүе авыр, эштән китүе дә кыен, сменалап эшлибез. Телефоннан аралашу юк. Хатларны сеңлесенә яза.

— Бүген сезгә кем ярдәм итә?

—МДУ бик зур ярдәм күрсәтә.

—Инициатив төркемме?

—Әйе. Алар көчле акцияләр уздыра, матди ярдәм дә оештыра. Азатка ярдәм дигән аерым төркем бар, алардан да көчле ярдәм сизәм. Тагын аерым FREEAZAT хәрәкәте барлыкка килде. Өчесе өч яктан ярдәм итә.

— Мәскәүдәме?

— Әйе, Мәскәү ярдәм төркемнәре.

Азат Мифтаховка теләктәшлек шигаре
Азат Мифтаховка теләктәшлек шигаре

— Ә Түбән Камадан ярдәм итүчеләр бармы? Бу вакыйгаларга карата нинди фикерләр йөри?

— Туганнар ярдәм итә. Эштәгеләр бик булыша. Ике укытучысы ярдәм итеп килә — таныйлар, борчылалар, юлга чыкканда акчалата булышалар. Алар Азатның кулга алынуының төп сәбәбе дип аның фәнни эшчәнлеген атый, аның эше кемгәдер комачаулый, ул кемнеңдер юлына аркылы төшкән дигән фикердә. Кемнеңдер урынын алып торгандыр, дип уйлыйлар.

— "Сәяси репрессияләргә каршы аналар " берләшмәсендә тору сезгә ничек ярдәм итә? Аерып карау бармы? Кемдер сәяси эшләр, кемдер дин өчен утыра бит.

— Миңа ноябрь башында аналарның берсе чыкты. Мин берүзем дип уйлый идем, без бик күп булып чыктык. Бу төркем оешкач, никадәр күп булуыбызны күрдем. Үзара аралашып, бер-беребезгә ярдәм итеп торабыз, хатлар язабыз. Президентка мөрәҗәгать белән чыгабыз, танылган кешеләргә мөрәҗәгать итәбез. Балалары дин яисә сәясәт өчен утыралар дип ата-аналарга аерып карау юк, барыбызның проблемнары да уртак.

— Аналар төркеме Путинга хат язган иде, җавап килдеме?

— Юк, ул хат җавапсыз калды.

— Айдар Гобәйдуллин СИЗОдан чыкты да чит илгә китте. Сәяси сыену көтә. Галия ханым белән аралашасызмы? Айдар котылды дип саныйсызмы?

— Айдар дөрес эшләде дип саныйм. Берникадәр вакыттан соң аны барыбер тагын СИЗОга тыгарлар иде. Галия ханым белән аралашып торабыз.

— Йөрмә, шау-шудан хәерлесе юк, тыныч булсагыз, тизрәк чыгар дип әйтүчеләр, киңәш бирүчеләр бармы?

— Эш башында тикшерүче "Җәмәгатьчелек болай зур тавыш чыгармаса, Азат инде иректә булыр иде", дип әйтештерә иде. "Минем улым белән шундый хәл булса, үләр идем", дип "хәлгә керүчеләр" дә булды. Ник үлим соң мин? Ул бит кеше үтермәгән, көчләмәгән, гаебе юк, ник мин андый балам өчен оялырга тиеш?

Казанда Азат Мифтаховка теләктәшлек чарасы
Казанда Азат Мифтаховка теләктәшлек чарасы

— Азат белән булган хәлдән соң сезнең, туганнарыгызның Русиягә, дәүләткә, полиция, мәхкәмә системына караш үзгәрдеме?

Азат кулга алынганчы хокук саклау системын гадел, чиста дип уйлый идем

— Әйе, үзгәрде. Азат кулга алынганчы хокук саклау системын гадел, чиста дип уйлый идем. Хәзер көннән-көн моның дөрес булмавына инанасың. Башка эшләрне караганда, хөкемдар дөрес карар чыгара дип уйлыйсың. Ә хәзер аның өстендә дә кемдер утырганы билгеле, алар өстәгеләр кушу белән эшли. Аларның һәммәсе кемгәдер бәйле.

— Хәзер вакытны кире кайтарып булса, Азат тормышында нәрсә үзгәртер идегез?

— Укуын бетергәч, ул аспирантурада укырга калырга теләде, мин аннан "Дипломың бар бит инде, аспирантура кирәкме соң?" дип тә сораган идем. Юк, университетта эшләргә, фән белән шөгыльләнергә телим, диде.

— Азатны азат итү өчен барысы да эшләнә дип саныйсызмы? Хәлегездән килсә, ни эшләр идегез?

Миңнехановка да язып карадым — бернинди реакция дә булмады

— Мин аналар төркеме оешканчы, әле ялгызым көрәшкәндә Миңнехановка да язып карадым — бернинди реакция дә булмады.

— Нәрсәгә өмет итәсез, Гөлнур ханым? Иреккә чыгарырлармы Азатны?

— Азатны кулга алгач, Мәскәүгә мәхкәмәгә барган саен, аны чыгарырлар дигән өмет белән бардым. Әле ул мәхкәмәнең тоткарлау төрен сайлау өченме, гаепләү өченме икәнен дә белмичә. Хәзер дә шуңа өметләнәм инде.

Азат Мифтаховка теләктәшлек чарасы
Азат Мифтаховка теләктәшлек чарасы

— 21 март Азатның туган көнендә аны яклап онлайн-пикетлар узды. Сез ул көнне ничек уздырырга теләгән идегез?

— 21 март минем эш көне иде. Дүрт кешелек эштә икәү эшлибез, беребез авырый, беребез авыру әтисен карый. Сменалар алыштыру өчен өченче кызны башка нокталардан китерәләр. Мине алыштырырга кеше юк. Әлбәттә, барып күрешергә бик теләр идем. Мәскәүдәге хәрәкәтне карап барам инде.

— Хат йә открытка җибәрдегезме?

—Әйе, ул бик тиз барып җитә. Электрон ресурс аша язып җибәрәбез, аны кәгазьгә бастырып, Азатка тапшыралар. Азат исә хатны кулдан яза, аны фотога төшереп, безнең электрон почтага җибәрәләр. Кулга кәгазь хат килми. Бу телефонымны кулга алыныр алдыннан Азат бүләк иткән иде, Яңа ел бәйрәмендә Түбән Новгородтагы фәнни конференциядән кайтты да, миңа бәйрәм бүләге ясады. Иске телефонымның ватылганын күреп алган булган. Конференциядән бик күтәренке күңел белән кайткан иде, ул вакытта чыгышлары өчен гонорарлар да ала башлаган иде. Кулга алган вакытта математика китабына кыстырып куйган шул гонорарын да алганнар, әлбәттә, аны кире кайтаручы булмады.

Азатның әти-әнисе һәм сеңлесе
Азатның әти-әнисе һәм сеңлесе

Азатның сеңлесе Зөлфия белән дә сөйләшеп алдык.

— Ничәнче сыйныфта укыйсың, Зөлфия?

— Икенче гимназиянең унынчы сыйныфында.

— Абыең ни өчен СИЗОда утыра дип саныйсың?

Мин моны ФСБның үче дип саныйм

— Мин моны ФСБның үче дип саныйм: Азатны кулга алганчы, Архангельскида унҗиде яшьлек егет ФСБ бинасын шартлаткан иде, шуннан соң анархистларны, активистларны эзәрлекли, кулга ала башладылар. Анархия хәрәкәтенә кушылуны начар итеп күрсәтергә тырышалар, халыкны куркыталар.

— Син Азатның анархист карашлары белән таныш идеңме?

— Әйе, белә идем.

— Ни өчен аны чыгармыйлар?

— Монысын әйтә алмыйм.

— Мәктәптә, дусларыгыз белән бу хакта сөйләшәсезме? Ни диләр?

— Алар Азатны балалар бакчасы заманыннан ук белә. Азат мине бакчадан килеп ала иде, мәктәп чорында алар абыйның олимпиадада катнашулары турында газетларда чыккан мәкаләләрне китереп күрсәтәләр иде. Бу хәлләр башлангач, миңа килеп, йомшак кына "Азат белән ни булды?" дип сорый башладылар. Алар минем абый яклы, ярдәм итәргә тырышалар.

Азатның сеңлесе Зөлфия
Азатның сеңлесе Зөлфия

— Азатка хат язасыңмы?

— Әйе, язышабыз. Соңгы вакытта сирәгрәк яза.

— Хыялың бармы?

Безнең гаиләнең иң зур хыялы — Азатның иреккә чыгуыдыр

— Мөгаен, безнең гаиләнең иң зур хыялы — Азатның иреккә чыгуыдыр. Очрашу вакытында безгә әйтүенчә, Азат үзе дә яз көне иреккә чыгарга хыяллана. Әйтүенчә, аны Франциягә, Һарвардка чакыралар, ул анда барып белем алырга хыяллана.

— Күп яшьләр чит илгә китәргә тели. Синең андый теләк бармы?

— Бар андый теләк. Укуны яхшы итеп тәмамлап, чит илгә китәргә телим. Нинди уку йортына керәсемне уйламадым әле.

— Русиядә нәрсәне үзгәртер идең?

— Әйтә алмыйм. Хөкүмәтнедер. Халык белән хакимият мөнәсәбәтләрен. Матди тигезсезлекне.

— Азат белән сез бик дус, ахры?

Ул минем өчен гел яшәү мәгънәсе булды һәм булачак та

— Миңа хәзер Азат җитми. Ул мине тәрбияләп үстерде, әти белән әни һәрвакыт эштә булды. Мин аннан бик еш киңәш сорый идем, ул бөтен әйберне аңлата иде. Үзебезнең уртак темалар, башкалар белми торган шуклыклар бар иде. Математик шаяруларын аңламый идем. Ул математикадан теорияләрне аңлата иде, лекцияләр сөйли иде. Кич тәм-томнар алып, мультфильмнар карарга ярата идек. Математикадан өй эшләрен эшләргә ярдәм итә иде, ул кунакка кайтканда, минем билгеләр яхшыра иде, ул китүгә кабат йомшара.

— Азатны үзеңә үрнәк шәхес дип әйтә аласыңмы?

— Әгәр кешеләрне аларны ярату дәрәҗәсенә карап бәяләсәң, абый минем өчен беренче урында. Ул минем өчен гел яшәү мәгънәсе булды һәм булачак та.

XS
SM
MD
LG