Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү студентлары Азат Мифтаховны яклап Азат көне уздырды


Чарадан күренеш

25 гыйнвар Русиядә студентлар көне билгеләнде. "Татьяна көне" дип атала торган бу вакыйганы DOXA студентлар журналы "Азат көне" дип атады. Журнал мөхәррирләре Мәскәүдә Азат Мифтахов эшенә багышланган студентлар кичәсе уздырды.

Чара Мәскәү үзәгендәге "Делай культуру" барында узды. Барның бердәнбер залы бик зур булмаса да, ул төрле форматлы чаралар өчен җиһазландырылган, монда лекция укырга да, киносеанс оештырырга да, дискотека ясарга да була. "Азат көне"ндә боларның барысы да булды һәм алар Азатка, математикага, сәяси тоткыннар темасына багышланды.

Югары икътисад мәктәбе (НИУ ВШЭ) доценты Илья Щуров "Математика, үзидарә һәм һәлакәтләр" темасына лекция укыды. Аның әйтүенчә, математика саннар, формулалар, аңлатманы үзгәртү турындагы фән түгел. Ул аңлау, дөрес фикерне ялгыш фикердән аеру мөмкинлеге, үзеңдәге хатаны күрү һәм төзәтү юлын табу, мөстәкыйльлек, иҗат турында.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Кечкенә залның бер почмагында Азатка багышланган мерч сатылды. "Мәскәү эше" нигезендә хөкем ителгән Влад Барабанов кич буе "Математик Азат Мифтаховка азатлык!" футболкасында йөрде. Сатудан кергән акча Мифтаховның адвокатына түләүгә тотылачак. Кичә азагында оештыручылар утыз мең сумга якын акча җыелды дип хәбәр итте.

"Математик Азат Мифтаховка азатлык!"
"Математик Азат Мифтаховка азатлык!"

Азат эше турында аның университетының инициатив төркеме вәкилләре сөйләде. Сүз уңаеннан, DOXA белән МДУның инициатив төркеме - Мәскәү студентларының үз хокукларын яклау белән шөгыльләнүче иң актив төркемнәр, икесе дә сәяси эшләр нигезендә кулга алынган студентларның мәхкәмә утырышларын калдырмый, үзләренең интернет-ресурсларында өзлексез яктыртып баралар. Инициатив төркем исеменнән чыгыш ясаган Елена Горбань -- анархистлар хәрәкәте әгъзасы, Азат эшендә шаһит буларак аңлатма бирүчеләрнең берсе. Азат өчен җаваплылык алу документларына имза җыюда да DOXA белән МДУ инициатив төркеме бердәм эшләделәр, ул вакытта 1700дән артык имза җыелган иде.

Фильмнан күренеш
Фильмнан күренеш

DOXA редакторы Тима Мутаева төшергән документаль фильмда Азатның абыйсы Гадел Фәхриев федераль каналларда "математик-экстремист" Азатның кулга алынганын күргәч, Балашиха милиция бүлекләре буйлап энесен эзләп йөрүен, бу эштә Константин Котов белән Елена Горбаньның ярдәм итүен сөйли. Фильмны тәкъдим итәр алдыннан, Мутаева аның әле тәмамланмавын, Азат туган Түбән Кама шәһәренә барып, дәвамын төшерергә планнары барын белдерде.

Азатның абыйсы Гадел Фәхриев
Азатның абыйсы Гадел Фәхриев

Фильмда әлегә Азатның абыйсы Гадел Фәхриевнең монологы һәм Русия федераль каналларының Азатны бомба ясаучы экстремист дип атап, кулга алу кадрларын күрсәткән өлешләре генә бар. Гадел абыйсы Азатның балачактан ук математиканы яратуын, яшьтәшләре арасында һәрвакыт иң чандыр гәүдәлесе булуын, аның өчен борчылып, спорт секциясенә дә яздыруларын сөйли. Үзе көрәш белән шөгыльләнгәч, энесе дә үз-үзен яклардай булып үссен дип тырыша. "Аңа бу акылы белән чит илдә эшләргә тәкъдим итүчеләр дә булды, ләкин ул Русиядә калып эшләргә телим дип әйтә килде. Шушы яшенә җитеп, аның чит ил паспорты да юк, ә аны илдән качарга мөмкин дип, читкә чыкмау шарты белән иреккә чыгарырга да теләмиләр" ди ул.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Азат катнашкан мәхкәмә утырышларын яздырып, domdr-and-the-name-of-sofya төркеме алгоритмик музыкага салган. Гомумән, Азат көнендә математика игътибар үзәгендә булды -- барның бер дивары чиксезлек формуласы белән бизәлгән, кичәнең темасы да шул формула исеме белән атала -- рус теленнән бу "чамасызлык формуласы" дип тә аңлашыла (формула беспредела).

"Чамасызлык формуласы"
"Чамасызлык формуласы"

Ачык микрофон вакытында Паша Никулин "Мәскәү эше", җәйге протестлар, сәяси репресияләр турындагы шигырьләрен укыды.

Чыгышлар беткәч, диджей математик рок куйды -- экранда видеографик математик тигезләмәләр чишә, графиклар сыза, теоремалар исбатлый. Math rock стиле тумышы белән көнбатыштан, музыканың үзенчәлекле математик ритмы өчен шулай атала, Русиядә әлегә танылып кына килә.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG