Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Азат Мифтаховны февральгә кадәр сак астында калдырды


Мәхкәмәгә килүчеләр
Мәхкәмәгә килүчеләр

Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнеп тоткарланган яшь галим Азат Мифтаховны 2020 елның 7 февраленә кадәр сак астында калдырды. Февральдә Азатның сак астына алынуына нәкъ бер ел булачак.

3 декабрь Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсендә Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов эшен карады. Көндезге өчкә билгеләнгән утырыш алтынчы яртыда гына башланды. Утырыш узасы катта куәт оешмалары хезмәткәрләре бу юлы ике тапкыр күбрәк иде.

Утырыш башланганчы коридорда 50гә якын кеше җыелды. Кайберләре "Free Azat" дигән футболка кигән. Килүчеләр арасында элек "212нче маддә тоткыннары" булган Даниил Конон һәм Владислав Барабанов та бар. Шунда ук сак астыннан чыгарган очракта Азат өчен җаваплылык алу документлары имзаларга дип махсус килүчеләр дә күренде. Бу имзаланган кәгазьләр Азатның адвокаты Светлана Сидоркинага тапшырылды. Сидоркина әйтүенчә, аларның саны инде 1700 дән арткан.

Светлана Сидоркина җыелган документлар белән
Светлана Сидоркина җыелган документлар белән

Мифтаховны мәхкәмә залына конвой белән алып килделәр. Коридордагылар Азатны алкышлап каршы алды, мәхкәмә сакчылары кул чабуны туктатырга кушты. Утырыш залына Азатның абыйсы Гаделгә, адвокатына һәм аккредитацияле берничә журналистка гына керергә рөхсәт ителде - калганнар коридорда көтеп калды. Сакчылар моны мәхкәмә залында урын аз булу белән аңлатты.

Утырыш барышында прокурор Азатны сак астында калдыруны сорады. Адвокат тикшерү эшләрен дәвам итү мәгънәсезлеген, гаепләүче якның дәлилләре булмавын кабатлады, Азат өчен җаваплылык алганнарның имзалы кәгазьләрен теркәүне сорап мөрәҗәгать итте.

Хөкемдар Лилия Венедиктова Азат эшен беренче тапкыр карады. Мәхкәмә залында булганнар әйтүенчә, ул Азатның дипломнары белән танышкач, аларны эшкә теркәүдән баш тарткан, киләсе утырышка күчермәләрен алып килүне сораган. "Ләкин киләсесе инде булмаячак", дигән ул, чөнки Азатка белдерелгән гаепләү маддәсе нигезендә гаепләү карары чыгармыйча аны 12 айдан артык тикшерү изоляторында тоту тыела.

Хөкемдар никтер Азат Мифтаховтан аның татарча белү-белмәве белән кызыксынган һәм "Азат" сүзе татарчадан ничек тәрҗемә ителә? "Счастье"мы?", дип сораган.

"Юк. "Свобода", дигән Азат.

"Менә нәрсәдә икән хикмәт", дигән хөкемдар.

Прокурор фикерен дә исәпкә алып, хөкемдар Венедиктова Азатны яклап язылган хатлар санын исәпкә алырга вәгъдә иткән, ләкин аларның икесен генә теркәгән.

Мифтаховның коридорда калган дуслары тәнәфес вакытында утырыш залына кермәкче булды, ләкин сакчылар рөхсәт итмәде.

Тәнәфестән соң мәхкәмә Азатны 7 февральгә кадәр сак астында калдыру карары чыгарды. Нәкъ шул көнне Азатның икенче тапкыр кулга алынуына бер ел тула.

XS
SM
MD
LG