Accessibility links

Кайнар хәбәр

Mеңнән артык кеше Азат Мифтахов сак астыннан чыгарылган очракта аның өчен җаваплылык алды


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Җаваплылык алучылар Азат Мифтахов сак астыннан чыгарылган очракта, аның мәхкәмә таләпләрен үтәячәгенә ышандыра.

Мәскәү дәүләт университеты, Югары икътисад мәктәбе һәм тагын берничә институтның меңнән артык студенты һәм хезмәткәре хулиганлыкта гаепләнеп кулга алынган аспирант Азат Мифтахов өчен шәхси җаваплылык документы имзалады. Алар аспирант сак астыннан чыгарылган очракта, аның мәхкәмә таләпләрен үтәячәгенә ышандыра. Бу хакта МДУ инициатив төркеме хәбәр итә.

"Җаваплылык алырга әзер булучыларның күплеге университет җәмәгатьчелегенең куәт хезмәткәрләре башбаштаклыгы белән килешмәвен күрсәтә. Безнең карашка, куәт оешмалары Мифтаховтан үз үчләрен алу өчен ватык пыяла эшен куллана", диелә инициатив төркем белдерүендә.

Җаваплылык алу турында имза җыю дәвам итә. Моның өчен анкета тутырырга кирәк.

DOXA Telegram каналы язуынча, җаваплылык имзалаучылар арасында МДУның 58 укытучысы, бәйсез һөнәр берлекләре рәистәше, Кеше хокуклары шурасы Борис Кравченко, "Гадел Русия"дән Дума депутаты Олег Шеин, Югары икътисад мәктәбе профессоры Михаил Финкельберг бар.

25 яшьлек Азат Мифтахов бу елның февралендә кулга алынды. Ул Мәскәү янында "Бердәм Русия" фиркасе офисына һөҗүм итүдә гаепләнә. Ул кулга алынгач полиция кыйнаулары турында да белдерде. Аны сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды.

Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Активистлар аңа теләктәшлек чаралары уздыра. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.

XS
SM
MD
LG