Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка математика җәмгыяте Азат Мифтаховны яклап белдерү ясады


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Америка математика җәмгыяте Азат Мифтахов эшендә гадел мәхкәмә таләп итеп рәсми белдерү ясады.

Америка математика җәмгыяте белдерүендә әйтелгәнчә, Азат Мифтахов МДУның механика-математика факультетын тәмамлаган һәм сәяси активист булып тора. Аны "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ватуда гаепләп инде бер ел буена сак астында тоталар.

Матбугат һәм хокук яклаучылар аның канунлы процессуаль хокуклары бозылуы, полиция тарафыннан җәзалаулар, туганнарын эзәрлекләү һәм мәгълүмат чараларында гомофоб мәсхәрәләүләр турында хәбәр итә. Аңа шулай ук үз фәнни эшен карау мөмкинлеге бирелми.

Шундый зур булмаган вандализмда гаепләүнең бер елга төрмәгә ябып кую һәм шәфкатьсез мөгамәлә өчен нигез була алуын алуын аңлавы кыен, диелгән белдерүдә.

Белдерүдә шулай ук Азатның "Мемориал" хокук яклау оешмасы тарафыннан сәяси тоткын дип танылуы искә алына.

"Без Азат Мифтаховка гадел һәм үтә күренмәле мәхкәмә тикшерүе һәм сак астында тоту вакытында кешелекле могамәлә күрсәтергә чакырабыз. Без бу очракны һәм шулай ук математик коллегаларыбызның кеше хокукларына бәйле гомуми вазгыятьне игътибар белән күзәтүне дәвам итәчәкбез" дип тәмамлана белдерү.

* * *

4 февраль Мәскәү мәхкәмәсе хулиганлыкта гаепләнүче аспирант Азат Мифтаховны сак астына тоту вакытын тагын ике айга озайту, 7 апрельгә кадәр тикшерү изоляторында тоту карары чыгарды.

XS
SM
MD
LG