Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтахов: "Вирус төрмәгә килеп эләксә, барыбыз да бик тиз чирләячәкбез"


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Азат Мифтахов һәм тагын берничә тоткын коронавирус төрмә тормышын ничек үзгәрткәнен сөйләгән. “Вирус төрмәгә килеп эләксә, барыбыз да шундук авырачакбыз, чөнки иммунитетыбыз какшаган”, ди Мифтахов.

ОВД-инфо проекты Русия төрмәләрендә утыручы сәяси тоткыннардан аларның коронавирус пандемиясе шартларында ничек яшәве турында сорашкан. Хулиганлык маддәсе нигезендә гаепләнеп, 2019 ел башыннан тикшерү изоляторында тотылучы Азат Мифтахов адвокат Светлана Сидоркина аша үзенең күзәтүләре һәм фикерләре белән бүлешкән.

Азат коронавирус турында медиалардан ишетеп белгәнен, ул Кытайдан бөтен дөньяга да таралыр дип уйламаганнарын сөйләгән.

“Гадәти тормышыбызда үзгәрешләр башланды – туганнар белән күрешүне тыйдылар, безгә әйбер китерергә ярамый башлады. Туклану рационы үзгәрмәде, тиешенчә ашаталар. Мунчаны да тыймадылар – бары да элеккечә”, дип язган Азат.

Аның сүзләренчә, тоткыннар уртак файдалана торган бүлмәләрне дезинфекцияләү ешрак башкарыла. Төрмә хезмәткәрләре ике атнага бер алышына башлаган. Хезмәткәрләр битлекләр һәм бармакчалар кия.
“Китапханәче сирәгрәк килә башлады, кибеттәге азык-төлек һәм көндәлек кирәк тауарларның төрлелеге хәзер даими рәвештә тулыландырылмый. Адвокатлар белән күрешү пыяла аркылы. Адвокатлар сәер киенә”, дип сөйләгән Азат (ОВД-инфо язганча, Мәскәүдәге кайбер тикшерү изоляторларында адвокатларга керер алдыннан химик саклану костюмнары бирәләр).

Азат Мифтахов коронавирусның тикшерү изоляторында һәм колониядә таралу ихтималыннан куркуын әйтә. “Камерада бергә тотылучылар да борчыла. Әгәр чир таралса, без шундук авырып китәчәкбез, безнең иммунитет какшаган. Мин үз мисалымда әйтәм – узган елның көзендә гадәти грипп белән чирләдем, бер ай терелә алмый интектем, ә иректә вакытта берничә көндә савыга идем. Ләкин бу этапта, уйлавымча, мөмкин булганның барысы да эшләнә, һәм кизүгә килгән хезмәткәрләр авырып китмәсә, без дә сәламәт булырбыз”, дигән Мифтахов.

Май уртасында җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) изолятор һәм төрмәләрдә барлыгы 617 хезмәткәр һәм 145 тоткынның коронавирус йоктырганнын хәбәр иткән иде. 16 марттан тоткыннарга якыннары белән күрешүләр тыела, аларга иректән әйберләр тапшыру да рөхсәт ителми.

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов сәяси нәфрәт нигезендә "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнә. Мифтаховны 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарладылар. Сак астында тоту вакытын берничә мәртәбә озайттылар.

Мифтахов үзенең гаепсез булуын белдерә һәм аңа карата җинаять эше ялганга нигезләнгән булуын әйтә.

"Мемориал" хокук яклау үзәге Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

“Бердәм Русия” бинасы тәрәзәсен вату турында җинаять эше 18 майда карала башларга тиеш иде. Әмма ул көнне мәхкәмә утырышы булмады, соңыннан ул 3 июньдә узарга мөмкин диелде.

XS
SM
MD
LG