Accessibility links

Кайнар хәбәр

Математик Азат Мифтаховның Киров өлкәсендәге 17нче колониядә утыруы билгеле булды


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

15 июльдә Мифтахов Мәскәүдән Киров тикшерү изоляторына күчерелгән иде.

"Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен вату эше нигезендә хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем ителгән Азат Мифтаховның Киров өлкәсенең Омутнински шәһәрендәге 17нче төзәтү колониясендә утыруы билгеле булды. 15 июльдә ул Мәскәүнең "Бутырка" тикшерү изоляторыннан Киров шәһәрендәге 1нче тикшерү изоляторына җибәрелгән иде. Мифтаховның кайсы колониядә утырачагы билгеле булмады. Тикшерү изоляторында ул 20 көн уздырырга тиеш иде, ләкин туганнары Азатның кайда булуы турында мәгълүмат ала алмады. Ахырда бу турыда Киров өлкәсе Җәмәгать пулатында эшләүче бер адвокат аркылы гына белешә алганнар.

"Азат 1 августтан Омутнинскидагы 17нче колониясендә утыра. Аның сүзләреннән аңлашылганча, андагы тәртипләр кырыс, әмма аңа басым ясалмый. Хәзер ул дүрт кешелек камерада карантинда тотыла, аларны вакытлыча урнаштыру урыны кагыйдәләрен укырга мәҗбүр итәләр. Ниһаять ул теш табибына керә алган, тешен яматкан, "Бутырка"да кыш ахырыннан бирле шуны эшли алмый интеккән иде", дип язалар Азатның теләктәшәре Telegram-дагы "FreeAzat!" төркемендә.

Якыннары Киров өлкәсе колонияләре турында начар сүзләр йөргәнгә, Азатка анда кыен булыр дип борчыла. Алар нәкъ менә бу колонияне Азатка авыррак шартлар тудыру өчен сайлаганнар дип саный.

18 гыйнвар Мәскәүнең Головино мәхкәмәсе математик Азат Мифтаховны 2019 елның гыйнварында "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепле дип тапты. Мифтахов алты елга ирегеннән мәхрүм ителде. Мәхкәмә Азат Мифтахов, Елена Горбань һәм Андрей Ейкинны сәяси нәфрәт мотивлары белән хулиганлык кылуда гаепле дип таныды. Әлеге өчлек "Народная самооборона" төркемендә катнашкан, сүз куешып план төзегән, "тәрәзә ватар өчен" махсус предмет һәм төтен шашкасы тапкан диелә хөкем карарында. Горбань — дүрт, Ейкин ике елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителде.

9 июньдә Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Мифтаховны хулиганлыкта гаепле дип таныган Головинский районы мәхкәмәсе карарын гамәлдә калдырды.

Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG