Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Азат Мифтаховка хөкем карарын үзгәрешсез калдырды


Азат Мифтахов Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә, 9 июнь 2021
Азат Мифтахов Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә, 9 июнь 2021

Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә Азат Мифтахов һәм "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ватуда гаепләнүче тагын ике фигурантның хөкем карарына апелляция дәгъвасы каралды. Утырышка тыңлаучылар һәм матбугат чаралары вәкилләре уздырылмады.

Мәхкәмә утырышы 40 минутка соңарып башланды. Адвокат Светлана Сидоркина Мифтаховны мәхкәмә залындагы "аквариум"нан чыгаруны, "Петров" һәм "Караульный" тәхәллүсле яшерен шаһитларның шәхесләрен ачуны сорап мөрәҗәгать итте, Азат бүлмәсендә тентү уздырган органнардан тентү өчен нигезләмә таләп итүне сорады. Хөкемдар барысын да кире каккач, гаепләүче һәм яклаучы яклар фикер алышуга күчте.

Җинаять эшендә искә алынган төтен шашкасын офиска һөҗүм кораллары исемлегеннән алудан башка үзгәрешләр кертелмәде һәм хөкемдар элекке карарны үзгәрешсез калдырды.

25 май Мәскәү мәхкәмәсе "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен вату акциясендә катнашуда гаепләнүче Азат Мифтахов, Елена Горбань һәм Андрей Ейкин апелляцияләрен карый башлады. Фигурантларның берсе авыру сәбәпле, мәхкәмә утырышны 9 июньгә күчерде.

18 гыйнвар Мәскәүнең Головино мәхкәмәсе математик Азат Мифтаховны 2019 елның гыйнварында "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепле дип тапты. Мифтахов алты елга ирегеннән мәхрүм ителде. Мәхкәмә Азат Мифтахов, Елена Горбань һәм Андрей Ейкинны сәяси нәфрәт мотивлары белән хулиганлык кылуда гаепле дип таныды. Әлеге өчлек "Народная самооборона" төркемендә катнашкан, сүз куешып план төзегән, "тәрәзә ватар өчен" махсус предмет һәм төтен шашкасы тапкан диелә хөкем карарында. Горбань — дүрт, Ейкин ике елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителде.

Мифтаховның әнисе Гөлнур Хөсәенова Азатлыкка улының соңгы ике утырышына килә алмавын, хөкемдардан июльдә улы белән күрешүгә рөхсәт сораячагын әйтте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG