Accessibility links

Кайнар хәбәр

Математик Азат Мифтахов Киров тикшерү изоляторына күчерелә


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Мифтаховның кайсы колониядә утырачагы әлегәчә билгеле түгел. 

"Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен вату эше нигезендә хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем ителгән Азат Мифтаховны Мәскәүнең "Бутырка" тикшерү изоляторыннан Киров шәһәрендәге 1нче тикшерү изоляторына җибәрелгән. Бу хакта ОВД-Инфога Мифтаховның хатыны Елена Горбань хәбәр иткән.

14 июльдә тикшерү изоляторы хезмәткәрләре Мифтахов әлегә "Бутырка"да дигән, әмма математикның соңгы хатында ул бу көнне җибәрелергә тиешлеге язылган.

15 июльдә генә Горбаньга ирен Кировка җибәрүләре турында әйтелгән. Мифтаховның кайсы колониядә утырачагы әлегәчә билгеле түгел.

Мәскәү изоляторында математик 2,5 ел утырды.

9 июньдә Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Мифтаховны хулиганлыкта гаепле дип таныган Головинский районы мәхкәмәсе карарын гамәлдә калдырды.

18 гыйнвар Мәскәүнең Головино мәхкәмәсе математик Азат Мифтаховны 2019 елның гыйнварында "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепле дип тапты. Мифтахов алты елга ирегеннән мәхрүм ителде. Мәхкәмә Азат Мифтахов, Елена Горбань һәм Андрей Ейкинны сәяси нәфрәт мотивлары белән хулиганлык кылуда гаепле дип таныды. Әлеге өчлек "Народная самооборона" төркемендә катнашкан, сүз куешып план төзегән, "тәрәзә ватар өчен" махсус предмет һәм төтен шашкасы тапкан диелә хөкем карарында. Горбань — дүрт, Ейкин ике елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителде.

Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG