Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрмә никахы. Азат Мифтахов Елена Горбань белән язылышты


Елена Горбань Азат Мифтахов белән язылышудан соң. 23 июнь 2021 ел
Елена Горбань Азат Мифтахов белән язылышудан соң. 23 июнь 2021 ел

23 июнь көнне Мәскәүнең "Бутырка" төрмәсендә яшь галим Азат Мифтахов һәм аның белән бергә "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ватуда гаепләнүче Елена Горбань никахы теркәлде.

Кияү дә, кәләш тә анархистлар хәрәкәтеннән. Хәзерге вакытта алар бер үк эш фигурантлары – икесе дә "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ватуда катнашуда гаепләнә. Азат та, Елена да бу гаепләүне кире кага. Азат тоткарланып, аның белән элемтә югалгач, аның адвокаты һәм абыйсы белән аны эзләшүчеләрнең берсе Елена була.

Мифтахов инде ике ел ярымга якын Мәскәү изоляторында тотыла – ике ел хөкем карарын көтсә, хәзер төрмәгә этаплаганнарын көтә. Әнисе Гөлнур Хөсәенова әйтүенчә, ул 24 июнь көнне улы белән очрашырга җыена. Абыйсы белән очрашуга Азатның сеңлесе Зөлфия дә килгән.

Азатлык тозак астындагы сәяси тоткын белән аның шартлы хөкем алган кәләше никахында булды.

Азат Мифтахов төрмәдә Елена Горбань белән язылышты
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:26 0:00

Тәүге нокта – Мәскәүнең Мещан ЗАГСы. Беренче булып Азатның әнисе Гөлнур ханым белән сеңлесе Зөлфия килеп туктый, алар чәчәк кибете эзләгән арада ЗАГС бинасы янына кәләш килеп җитә. Мәхкәмә утырышларында анархист булуы гадәттә кыяфәтенә үк чыгып торган Елена бүген юка күлмәктән, ЗАГСка керер алдыннан, "истәлеккә фото ясар өчен", урам эскәмиясенә утырып, калын табанлы аяк киемен үкчәле түфлигә алыштыра. Үзе әйтүенчә, кәефе бик яхшы түгел, чөнки бераз соңга кала. Бу вакытта чәчәк букеты белән Гөлнур ханым һәм кызы Зөлфия килеп өлгерә. Гөлнур ханым әйтүенчә, алар соңгы минутка кадәр никах теркәүгә рөхсәт булырына ышанып бетмәгән, шуңа күрә Азатның тарафдарларын чакырырга да җитешмәгәннәр.

Елена Горбань (уртада) Азатның әнисе Гөлнур ханым һәм сеңлесе Зөлфия белән
Елена Горбань (уртада) Азатның әнисе Гөлнур ханым һәм сеңлесе Зөлфия белән

Баштарак кәләштән башкаларны кабинетка уздырырга теләмәгән ЗАГС хезмәткәрләре соңрак фотога төшерергә дә, тантаналар залына узарга да рөхсәт итә, документларны тикшерүгә унбиш-егерме минут вакыт китәчәк, дип кисәтә. "СИЗОга барыбер кәләш белән регистратордан башка кешене кертмәячәкләр, беләсездер" дип өсти.

Елена әйтүенчә, никах документларын әзерләүгә биш айга якын вакыт киткән. "Өйләнешергә мин үзем тәкъдим иттем, безнең очракта бу бик урынлы эш. Анаристлар никахны рәсми теркәүгә омтылырга тиеш түгелдер, чөнки бу дәүләт оешмалары белән мөнәсәбәткә керү дигән сүз, ягъни анархистлар өчен мәҗбүри эш түгел. Әмма кеше төрмәдә чагында бу аның файдасы өчен эшләнә. Рәсми туганы буларак, син ФСИНнан аның турында тизрәк мәгълүмат ала һәм ешрак очраша, күбрәк ярдәм итә аласың", дип аңлатты Елена.

"Азатның бу турыдагы фикерен белмим, гадәттә безнең фикерләр килешә", ди ул. "Туем нинди булыр, дип электән бик уйланганым булмады. Никах теркәү форматы мөһим түгел. Соңгы еллардагы минем тормыштагы сәер хәлләрдән соң хәзер аларның мондый дәвамы да гаҗәп тоелмый. Гомумән, бу икебез өчен дә куанычлы вакыйга. Әлбәттә, моны Азат изоляторда чагында эшләп җитешү кирәк иде, документларны җыю өчен биш ай вакыт китте, җитешмәсәк, өр-яңадан башларга туры килер иде - минем шартлы хөкем аркасында, Азат янына колониягә барып йөрү авырга туры килер иде", дип уртаклашты Горбань.

Елена Горбань
Елена Горбань

"Язылышачагыбыз турында башта хезмәттәшләремә, танышларыма, көне якынайган саен якынрак кешеләремә, иң ахырдан әти-әниемә хәбәр иттем. Алар өчен көтелмәгән хәбәр булды, әмма алар каршы түгел. Ә Азатның гаиләсе, аеруча әнисе, безнең өчен бик сөенде", ди Елена.

Гөлнур ханым бу яңалык турында Азатка алты еллык хөкем карары яңгырагач белүен сөйли: "Гыйнвар аенда мәхкәмәдән соң поездга кадәр Елена белән кафеда утырганда "Лена, безнең килен булуыңны бик телим", дидем. Ул елмайды да, "Без Азат белән язылышачакбыз", диде. Ул миңа беренче күрүдә үк ошады, без аны бик яраттык. Ул мине Мәскәүгә килгән саен каршы ала, озатып кала, Азатка атна саен передачалар ташый. Безгә бу кызны Аллаһ бирде. Азатның тизрәк иреккә чыгуын, озак һәм бәхетле яшәүләрен телим", ди Гөлнур ханым. "Без әле Ленаның әти-әнисе белән таныш түгел. Ленаның әтисе соңгы утырышка килде, шуннан күреп хәтерлим. Язылышканнан соң аларга, Люберцы шәһәренә барачакбыз", ди ул. "Дулкынланам, борчылам. Аллаһ боерса, Азат чыгар, Лена белән безгә - Түбән Камага килерләр, туй ясарбыз - барыбыз да көтәбез. Барысы да булыр. Иң мөһиме - исән-сау булсыннар һәм бер-берсен яратсыннар", дип тели ана.

Кәләш белән "Бутырка"га барырга тиешле ЗАГС хезмәткәре үзен шактый кырыс тотты: "Сез миңа кире кайтыр өчен дә такси чакырырга тиеш", дип кисәтергә дә онытмады, һәрдаим ашыктырып торды. Аның "кәләштән башка кешене изоляторга кертмәячәкләр" диюе дә дөрескә чыкты - пропусклар бюросында алдан ук аккредитация гаризасы тапшырган матбугат вәкилләрен "рөхсәт юк" дип кире бордылар. Аларга да, Азатның туганнарына да "Бутырка"ның кирпечләре коела башлаган тарихи бинасы янында көтеп торырга туры килде.

Бер сәгатьтән изолятор ишегендә рәсми язылышу таныклыгы һәм яңа мөһерле паспорт тоткан кәләш күренде. ЗАГС хезмәткәре эшенә, кәләш – әти-әнисен яңа туганнары белән таныштыру өчен өенә ашыкты. Саубуллашыр алдыннан Елена "Азат белән күрешә алдым, безгә бераз аралашырга рөхсәт иттеләр. "Үз ризалыгың белән аласыңмы, үз ризалыгың белән барасыңмы?" кебек стандарт сорауларга җавап бирдек. Азатның кәефе яхшы, бәйрәмчә" дип уртаклашты ул. "Мөддәтен киметерләр дип өметләнәбез, хәзер башка җинаять эшләре өстәмәсеннәр дип теләү урынлы булыр. Кассация эшен ахырына җиткерсә, һөҗүмдә корал кулланылган дигән җөмләне алсалар, мөддәтне киметергә мөмкиннәр – ничә елга икәне әлегә билгесез, әмма бу ихтимал", диде Елена Горбань.

Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG