Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтахов эшен караучы мәхкәмә утырышы кичектерелде


Азат Мифтаховка теләктәшлек белдереп мәхкәмә утырышына килүчеләрнең бер өлеше
Азат Мифтаховка теләктәшлек белдереп мәхкәмә утырышына килүчеләрнең бер өлеше

8 июльдә Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе математик-анархист Азат Мифтахов эшен карады. Утырыш башта 3 июньгә билгеләнгән иде, СИЗОдагы карантин аркасында ул берничә тапкыр күчерелеп килде.

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов “Бердәм Русия” офисының тәрәзәсен ваткан өчен экстремизмда гаепләнә. Азатның изоляторда утыруына 1,5 ел тулды.

Мәхкәмә утырышы 14:30га билгеләнгән иде. Утырыш башланганчы ук коридор Мифтаховны якларга килүчеләр белән тулды. Азатның әнисе Гөлнур Хөсәенова Азатлыкка хөкемдар Сергей Базаровның иртәгә изоляторда Азат белән күрешергә рөхсәт бирүен хәбәр итте. Русиянең кеше хокуклары омбудсмены Татьяна Москалькова белән узасы очрашу булмаган. Гөлнур ханым әйтүенчә, очрашу узасы көнне, Москалькова күрсәтмәсе нигезендәме, Азатны өч тапкыр СИЗО җитәкчелегенә чакырганнар, бик ягымлы сөйләшкәннәр, Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тавыш бирергә теләмәве аркасында анархистка басым ясау тукталган.

Утырышлар залына адвокат Светлана Сидоркина, Гөлнур Хөсәенова һәм утырышның башка әгъзалары гына уза алды, Азатны якларга килгән тыңлаучыларны залга кертмәделәр. 14:40та конвой Мифтаховны мәхкәмә залына алып керде, тагын ун минуттан хөкемдар Базаров килеп, утырышны башлап җибәрде.

Хөкемдар киңәшмә бүлмәсеннән кайткач, киләсе утырышның 29 июльдә 14:30да узачагын белдерде.

Мифтахов адвокаты Сидоркина, мәхәкәмә утырышлары күп булу сәбәпле, 23 июльдән тыш 29 июль көнен дә алып куюын әйтте.

Азат узганда, коридордагы төркем аны "Азатлык!" ("Свободу!") дип каршы алды. Мәхкәмә хезмәткәре "Кычкырыштыгыз инде, чыгыгыз!" дип, төркемне урамга куа башлады. Азатның әнисе Гөлнур ханымга да сакчыларның берсе "Сезнекеләр безгә комачаулый" дип зарланды.

Шул ук көнне Мәскәүдә Гөлнур Хөсәенова улын азат итү таләбе белән ялгыз пикетка чыкты.

Азатның изоляторда утыруына елъярым булды. Гөлнур Хөсәенова Азатлыкка хөкемдар Базаровның иртәгә изоляторда Азат белән күрешергә рөхсәт бирүен хәбәр итте.

Гөлнур Хөсәенова ялгыз пикетта
Гөлнур Хөсәенова ялгыз пикетта

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов сәяси нәфрәт нигезендә "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнә. Мифтаховны 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарладылар.

Тулай торакта аның бүлмәсендә тентү үткәрделәр. Азатны шартлаткыч ясауда гаеплиләр. Тоткарлаудан соң Азат полиция тарафыннан җәзалануы турында белдерде, гаепне танымаса, шөреп боргыч белән газаплаячаклары белән янаулар турында сөйләде.

Шартлаткыч ясау расланмагач, Мифтахов 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде. Аны сак астында тоту вакыты даими озайтылып килде. Соңгы тапкыр аны 4 сентябрьгә кадәр озайттылар.

Тикшерү фаразынча, Мифтахов, Андрей Ейкин һәм Елена Горбань “Бердәм Русия” офисы тәрәзәсен ватып, эчкә төтен шашкасы ташлаганнар. Тикшерүчеләр моны гаепләнүчеләр алдан килешеп эшләгән дип саный. Исеме сер итеп калдырылган шаһит Мифтахов бинага һөҗүм вакытында тышта сакта торган дип белдерә.

Мифтахов үзен гаепле дип танымый. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан азаплаулар хакында белдерде.

Ейкин гаебен танып тикшерү белән килешүгә барган. Горбань читкә китмәү шарты белән иреккә җибәрелгән.

Элек гаепләнүчеләр арасында булган анархист Святослав Речкалов исеме тикшерү бәяләмәсеннән төшеп калган диелә. Речкалов та, Мифтахов кебек үк, азаплаулар турында сөйләгән иде. 27 февральдә медиа аның Франциядә сәяси сыену алганын хәбәр итте.

"Мемориал" хокук яклау үзәге Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Күптән түгел Мифтаховны Конституциягә үзгәрешләр кертү турындагы тавыш бирүдә катнашырга мәҗбүр итмәкче булганнар. Бу хакта аның адвокаты Светлана Сидоркина Facebook сәхифәсендә язып чыкты.

Аның язуынча, 25 июнь көнне Мәскәүнең "Бутырка" тикшерү изоляторында, башка изоляторларда кебек үк, Русия конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тавыш бирү оештырылган. "Изоляторда утыручыларга үз "граждан позициясен" белдерү мөмкинлеген биргәннәр", ди Сидоркина.

Мифтаховка көн дәвамында биш тапкыр тавыш бирүдә катнашу таләбе белән мөрәҗәгать иткәннәр, ләкин ул моннан баш тарткан. Мифтахов үзе Сидоркинага белдергәнчә, аның тавыш бирүдән баш тартканы өчен проблемнары булачак дип тә әйтелгән.

Адвокатка Мифтахов тавыш бирүдән баш тартуын анархист карашлары белән аңлаткан, сайлауда катнашуны ул "гаделлек һәм демократия иллюзиясе" буларак бәяләвен һәм моны хупларга җыенмавын әйткән.

XS
SM
MD
LG